Район комиссиясе утырышында Республика көненә һәм Белем көненә әзерлек, аларны бәйрәм итү чорында иминлек чаралары күрү мәсьәләсе каралды

Террорга каршы район комиссиясе утырышында Республика көненә һәм Белем көненә әзерлек, аларны бәйрәм итү чорында иминлек чаралары күрү мәсьәләсе каралды. 1 сентябрь - Белем көне, иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Ә ун ел элек шушы көнне Бесланда террорчылар коточкыч фаҗига оештырдылар. Ул җан өшеткеч вакыйганы онытырлык түгел. Мондый фаҗигаләр башка кабатланмасын...
Террорга каршы район комиссиясе утырышында Республика көненә һәм Белем көненә әзерлек, аларны бәйрәм итү чорында иминлек чаралары күрү мәсьәләсе каралды.
1 сентябрь - Белем көне, иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Ә ун ел элек шушы көнне Бесланда террорчылар коточкыч фаҗига оештырдылар. Ул җан өшеткеч вакыйганы онытырлык түгел. Мондый фаҗигаләр башка кабатланмасын дисәк, безгә уяулыкны беркайчан да югалтырга ярамый. Күп халык катнашында уза торган бәйрәмнәрдә бигрәк тә. Террорга каршы район комиссиясе утырышында сүз башлыча әнә шул хакта барды.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов бәйрәм көннәрендә күрелә торган өстәмә саклану чаралары хакында мәгълүмат белән чыкты. Бу чорда барлык мәктәпләрдә кизү тору оештырыла, ә база мәктәпләрендә полиция хезмәткәрләре дә дежурлык итәчәк. Уку йортларында шулай ук өстәмә видеокүзәтү приборлары урнаштырыла.
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге хакында район янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Радис Инсапов сөйләде. Аның белдерүенчә, нигездә барлык мәктәпләр дә балаларны кабул итәргә әзер. Ачыкланган вак-төяк җитешсезлекләр төзәтелә. Әйтик, телефон линияләренең төзексезлеге аркасында берничә мәктәптә ашыгыч хәбәр бирү системасы эшләмәгән. Соңгы көннәрдә ул уңай якка хәл ителгән.
Утырышта шулай ук районның баш табибы Светлана Одушкина, мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин, берничә мәктәп директоры чыгыш ясадылар. "Экстремизмга - юк" айлыгын үткәрүгә әзерлек чаралары да каралды.
Утырыш эше белән террорга каршы район комиссиясе җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Ул җаваплы службаларның алда торган бәйрәмнәрне имин үткәрү буенча барлык чараларны күрүен таләп итте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 10:30Тугыз дистә ел дәвамында район газетасы Әлки төбәге тарихын яза Район газетасы чыга башлауга быел 90 ел тулды. Газетабызның горурланырлык бай тарихы бар. Ә мондый олуг юбилей ул - үткәннәргә борылып карарга бер сәбәп тә.2200
-
3 июль 2022 - 10:08Чуаш бәйрәме Уявта нинди чаралар үткәреләчәк Чуаш бәйрәме Уявта түбәндәге чаралар булуы көтелә:2200
-
3 июль 2022 - 08:35Гөлфия Билалова: Балалар, әлеге яраткан шөгылегезне ташламагыз Күпләр өчен гадәти булган һәм инде үткәндә калган 2011 елда мин Балалар иҗат йортына эшкә килдем.3000
-
2 июль 2022 - 10:27Әлки районы Базарлы Матак мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды Чыгарылыш кичәсе – тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе. Гамьсез балачак, дәресләр, тәнәфес – барысы да артта. Зурлар тормышы башлана.8400
-
2 июль 2022 - 08:46Бушка Әгәр үзең тырышсаң Соң ятып, иртә торсаң. Бушка килә барсы да Сүзем шулар хакында.11200
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
28 июнь 2022 - 11:5010 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылынад Уяв бәйрәме үткәреләсәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.23000
-
28 июнь 2022 - 11:00Әлки районында офис җиһазларын утильләштерделәр Оешма – учрежденияләрдә кулланышта бик күп офис техникасы бар. Еллар үткәч алар “картая” гамәлгә яраксызга әйләнә.27400
-
24 июнь 2022 - 07:51Әлки районы үзәк хастахәнәсендә Медицина хезмәткәре көне уңаеннан бәйрәм үткәрелдеБүген актлар залы чәчәкләргә күмелгән, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән.50500
-
30 июнь 2022 - 08:39Шахталар арасында үткәрелгән сабантуй батыры Әсрар-Галигә багышлана Язучы, Әлки район сабантуй батыры 1958 ел. Прокопьевск шәһәре 1964 ел. Шахталар арасында үткәрелгән сабантуй батыры Әсрар-Галигә багышлана.30400
-
1 июль 2022 - 08:44Все бесплатно аларда Хорошо иметь в деревне Әтиең-әниеңне Можно на все лето туда Илтергә бәбиеңне.28300
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара 10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.23000
-
1 июль 2022 - 12:38Спас районыннан Кристина Малыгина Базарлы Матакка бала тудыру йортына рульдә үзе килгән Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да, бала тудыру йортына рульдә үзе киткән.16800
-
1 июль 2022 - 10:11Сихтермә-Хузангайда авыл исемен алмаштыру буенча ачык тыңлаулар үтте Петр Хузангай исемендәге музей-клубның актлар залы халык белән шыгрым тулган иде һәм һәркем үз фикерен белдерергә теләде.16000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика