Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җырлап ачыла күңел

    Өлкән яшьтәгеләрнең "Балкыш" үзешчән сәнгать фестивале быел икенче тапкыр үткәрелә, шуңадыр, сәхнәгә чыгып, җырга, нәфис сүз сөйләүгә һәвәслеген күрсәткән ветераннарыбыз бу юлы үзләрен күпкә ышанычлырак, кыюрак тоттылар. Шул ук вакытта бик нык дулкынланулары да сизелде.

    Үзешчәннәрне бәяләү өчен дәрәҗәле жюри сайланган иде, алар һәр чыгышка ике яклап бәя куйдылар - башкару осталыкларын да, сәхнә киемнәренең килешлелеген дә исәпкә алдылар. Конкурс положениесе фестивальне җиде номинация буенча үткәрүне күз алдында тотса да, безнекеләр нигездә ялгыз җырлау, шигырь сөйләү белән чикләнделәр, шулай ук берничә вокаль ансамбль чыгыш ясады. Биючеләр, хор коллективлары, оригиналь жанр осталары булмау гала-концертны бераз ярлыландырды, билгеле.
    Әмма шунысы сөендерде: җырчылар борынгы матур, моңлы җырларны бөтен күңелләрен биреп, мөлаем эчкерсезлек белән башкардылар.
    Концертны башлап җибәргән Шаһидә Мөхәммәтҗанованың "Мин җырлыймын җырларымны халкым тыңласын өчен" дигән сүзләрен бөтен чыгышларга лейтмотив итеп куярга булыр иде. Ул әле соңгы куплетны җарлаганда "Балкыш" фестивале өчен җитәкчеләргә рәхмәт", - дип өстәп куярга да онытмады.
    Чынлап та, әлеге фестиваль лаеклы ялдагы өлкәннәрне яшәртеп җибәрә бугай. Әнә, сәхнәдә алар бөтенләй бүтән кешегә әйләнә. Яңа Чаллыдан 85 яшьлек Исхаков Мингата абыйны микрофон каршына җитәкләп алып чыксалар да, аккордеонын итәгенә куеп, күреген тартып җибәрүгә җанланып, үзгәреп китте ул, озын-нәзек гармунчы бармаклары да аккордеон телләре буйлап бик җитез йөгерештеләр. Рәхмәт аңа, ул тамашачыларны бик сөендерде.
    Нәкъ шундый гаҗәпләнүле сөенеч хисләрен Әхмәт авылыннан Фәридә апа Таҗиеваны тыңлаганда да кичереп утырдык. Ул үзенең иркен, моңлы, көчле тавышы белән "Кыр казлары артыннан" җырын башкарды. "Сулыш алганы да сизелми, бигрәк оста җырлый", - диештеләр тамашачылар.
    Концерт бик хисле булды. Бусы нәрсә дигән сүзме? Әйтик, Югары Кәчидән Михаил Толстов чик буенда хезмәт итүче егетнең әнисен ничек сагынуын тасвирлаган җырны башкарганда тамакка төер тыгылса, Хузангайдан Александр Стрежнев "Икмәк -барысына да баш" дип сузганда туган ил, газиз җир хакында уйланып, патриотик хисләр кичердек. Ташбилгедән Кәримова Мәйсәрә җырлаганда ятим бала әрнүләрен йөрәк аша үткәреп әрнедек.
    Өлкәннәр концертында халык җырларының яисә авторлары онытылып, сүз-көйләре халыкныкы булып беткән җырларның күп яңгыравы табигый, билгеле. Аларның яшьлеге ил тарихының авыр чорына туры килгән, әмма шушы җырлар халкыбызны юаткан да, түземлек, сабырлык та биргән, сирәк эләгүче ял сәгатьләрендә канатландырып та җибәргән. Әйтик, Базарлы Матак үзешчәннәре Ситдыйков Әнвәр башкаруында "Олы юлның тузаны", Зыятдинова Мәүлия җырлаган "Хуш авылым!", Яңа Чаллыдан Вәлиева Дания апаның сагыш тулы тавыш белән "Сагынуларны сөйләр идем, җил дә исми шул якка",- дип җырлаулары, Иске Салманнан Йосыпов Ринат үзе гармун уйнап башкарган "Сибелә чәчем" җыры бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.
    Әхмәт авылы талантларга бай икән: кечерәк гәүдәле, түп-түгәрәк йөзле, алсу яулыклы Зәйнуллина Әминә апаның "Идел буе тал-тирәк" җырын сузып-сузып җырлавын, Таҗиева Әкълимә апаның картлык турында шаяртулы шигырен, гомере иртә өзелгән кызы Гөлүсәгә багышлаган бәетен бик яратып тыңладык. Тамашачылар Югары Әлморзадан Шаяхмәтова Рафидә, Чуаш Кичүеннән Сөнгатуллина Румия һәм Түбән Әлкидән Галәветдинова Асия апалар чыгышларын һәрвакыттагыча алкышларга күмделәр, Иске Салманнан Нургалиева Рузалиянең аерылышу сагышын чагылдырган җырын да яраттылар.
    Нишләптер, чуаш үзешчәннәре активлыгы сизелмәде гала-концертта. Без программада чуашча бер генә җыр ишеттек - ап-ак оекбаш өстеннән чалып бәйләп чабата кигән, кызыл-сары күлмәгенә чигүле-челтәрле ак алъяпкыч япкан, чигүле ак яулык бәйләгән Дарьина Зоя матур һәм оста итеп үз телендә җыр башкарды, сокландык без аңа. Ә менә "Шанграв" ансамбле ни өчендер русча җыр сайлаган бу юлы - популяр кинофильмнан "Смуглянка" җырын тыңлаттылар тамашачыга. Аларга гармунда Анатолий Миндрюков уйнады.
    Концертның аерым җырчылар (соло-вокал) чыгышларына Базарлы Матактан Надежда Гнеденкова үзенчә бик матур итеп нокта куйды. Аның җырлавын тыңлау җанга рәхәтлек бирә, күңелнең иң тирәндәге кылларына кагыла. Бу юлы да шулай булды - яратып һәм сокланып кул чаптык үзенә.
    Нәфис сүз номинациясендә катнашып, Үргәгардан Кыямов Илгиз өч шигырь, Каргадан Фәттахова Чулпания "Пионерка Гөлчәчәккә хат"ны, авылдашы Хәсәнҗанова Кадрия үзе иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, ә шулай ук Каргадан булган Гафиятуллина Наилә мөнәҗәт әйтте.
    Вокаль ансамбльләр бишәү булып, Югары Матактан "Авыл хатыннары" ("Сельчанки") ансамбленең реквизитлар белән баетылган чыгышы аеруча кызыклы тоелды. Менә чынлап та инде, кич утырырга җыелганнар да түтиләр, җеп эрләгән, йон теткән арада бик күңелле итеп такмак әйтешәләр. Әле бит авазларны да үзенчәлекле башкаралар, кулларын да бик килештереп селтәп-болгап куялар. Кызык кына килеп чыккан бу номер!
    Хурададан "Ивушки" ансамбле Ангара турында бу елганың үзе кебек киң, мәгънәле җыр башкарды. Бераз кыюлык, батырлык кына өстисе килде җырчыларга. Борискинодан "Родник" ансамбле "кызларына" исә бу сыйфатлар тагын да күбрәк кирәктер, чөнки җыр ахырына тавышлары ныгып кына җитте әле.
    Базарлы Матактан "Сударушки" вокаль ансамбле күпләргә таныш, бу коллектив күптән оешып, остарып беткән инде. Алар ялга кайтып баручы казак турында җырны ике тавышка җырладылар хәтта.
    "Балкыш" фестиваленең район туры әнә шундый зур концерт белән тәмамланды. Соңыннан жюри үз сүзен әйтеп, җиңүчеләрне бүләкләде. Иң оста биш башкаручы Алексеевск бистәсендә үтәчәк зона ярышларына тәкъдим ителде. Уңышлар телик аларга, кыюлык телик. Өлкән яшьтә сәхнә тоту, җырлап, шигырь сөйләп тамашачыны үзеңә карата алу өчен зур сәләт тә, осталык та, кыюлык та кирәк бит.

    Теги: Песня
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: