Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Хузангай” бөртеклеләр урагын төгәлләде

    "Хузангай" кооперативында бөртекле культуралар урагы тәмамланды. 15 августка хуҗалыкта бөртекле культуралар 11 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынды. Елның игенчелек өчен авыр-корылыклы килүенә карамастан, биредә барысы 26 мең 500 тонна иген җыеп алынды. Уртача уңыш һәр гектардан 24,1 центнер тәшкил итте. Аерым участокларда уңыш күпкә зуррак чыкты. Әйтик, Юксыл басуларында...

    "Хузангай" кооперативында бөртекле культуралар урагы тәмамланды. 15 августка хуҗалыкта бөртекле культуралар 11 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынды.

    Елның игенчелек өчен авыр-корылыклы килүенә карамастан, биредә барысы 26 мең 500 тонна иген җыеп алынды. Уртача уңыш һәр гектардан 24,1 центнер тәшкил итте. Аерым участокларда уңыш күпкә зуррак чыкты. Әйтик, Юксыл басуларында арпаның һәр гектарыннан 38 центнер бөртек алынды.

    Хуҗалыкта урак темпы бик югары булды. Биредә игеннәрне теземнәргә салуда эшләгән 8 берәмлек "МагДон" комбайннарының өлеше зур булды. Ә суктыруда барысы 25 комбайн хезмәт куйды.

    "МагДон" да эшләүче Константин Чугунов урак башыннан 1570 гектарда, ә Александр Фомин 1510 гектарда игеннәрне теземнәргә егуга ирештеләр.

    Владимир Мукусев үзенең "Нью-Холланд" комбайнында 1794 тонна, Артем Зиньков "Торум" комбайныныда 1736 тонна бөртек суктырып алдылар.

    "Хузангай"ның уракта эшләгән комбайннары хәзер күрше районнарга ярдәмгә киткән. Бигрәк тә "МагДон"нарга сорау зур икән. Әйтик, Нурлатта "МагДон" комбайннарында игеннәрне теземнәргә салган өчен бөртекләтә түләргә килешкәннәр.

    18 августта "Хузангай" кооперативында көзге чәчүгә төштеләр. Биредә алтышар чәчкеч таккан алты агрегат чәчүдә катнаша. Хузангайлылар көзге чәчүне 10 көн - ике атна эчендә башкарып чыгарга ниятлиләр.


    Авыл хуҗалыгында иң тынгысыз көннәр бүген. Әле игеннәрне урып-җыю төгәлләнмәгән, инде көзге чәчү башланды. Терлек азыгы хәзерләү, малларны кышкы абзарларга күчерү - бар эш бергә өелгән чор шул.

    Урып-җыю эшләре

    Районда 37 мең 792 гектарда игеннәр үстерелгән булса, 18 августка шуның 27 мең 223 гектарында уңыш җыеп алынды. Бу планга карата 72 процент дигән сүз. Әлеге мәйданнардан 63 мең 332 тонна бөртек җыеп алып амбарларга озатылган. Уңыш һәр гектардан уртача 23,3 центнер чыгып килә.

    15 августка "Хузангай" кооперативы игенчеләре урып-җыюны төгәлләгән булса, 18 августка "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы бөртеклеләр уңышын тулысы белән җыеп алуга ирештеләр.

    Шулай ук "Үзәк Әлки" филиалында урак кызу темпларда бара. Биредә атна ахырына бөртеклеләрне җыеп бетерергә уйлыйлар. Ә менә "Көнчыгыш Әлки" хуҗалыкларына темпны шактый гына арттырасы бар. Биредә урып-җыю барлык мәйданнарның яртысыннан аз гына күбрәгендә башкарылган.

    Үткән шимбәдә Татарстан Президенты катнашында узган видеокиңәшмәдә Әлки районы игенчеләре уракта алда барулары белән макталдылар. "Хузангай" кооперативы хезмәтчәннәре аерым да аталды, башкаларга үрнәк итеп куелды.

    Көзге чәчү

    Шул ук видеокиңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге чәчү эшләренә игътибарны арттыруны сораган иде. Министр уҗым культураларын чәчүне барлык мәйданнарның 40 процентыннан да кимрәк башкармау бурычын куйды.

    Районда көзге чәчүне 27 мең 300 гектарда башкаруны планлаштыралар. Бүгенгә ул 2 мең гектарда эшләнде. Соңгы көннәрдә чәчү темпы бермә-бер артыр дип көтелә. "Кызыл Шәрык-Агро" һәм "Хузангай" кооперативларында һәр көнне басуларга 32 чәчү агрегаты чыгачак. Алдагы ике-өч көндә арыш чәчү төгәлләү күздә тотыла. Ул быел 1 мең 800 гектарда булыр. Ә көзге бодай 24 мең 500 гектарда чәчеләчәк.

    Быел игенчеләр, белгечләр тритикале культурасын язын чәчеп үстерделәр. Өлгереше әйбәт күренә. Шуңа тритикалены сабан культурасы итеп чәчү планлаштырыла.

    Сукалауга өстенлек бирелсен

    Районда гомер-гомергә урып-җыю эшләре төгәлләнгән җирләрдә туңга сөрү башкарылды. Инвесторлар килгәч җирне дискаторлар белән эшкәртүгә өстенлек бирә башладылар. Дөрес, бу икътисадый яктан арзангарак төшә, җир эшкәртү дә тизрәк башкарыла. Әмма соңгы биш елдагы корылык шуны күрсәтте - дым запасы тирән эшкәртелгән, ягъни сукаланган басуларда күбрәк туплана икән. Коры елларда уңыш та сукаланган җирләрдән күбрәк алынды.

    Узган видеокиңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов та әлеге мәсьәләгә аерым тукталды. Ул авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә дискаторлар белән бик мавыкмыйча, күбрәк сукалауга игътибар бирергә киңәш итте.

    Районда 9 мең гектарга якын мәйданда җирләр эшкәртелде. Безгә бу эшне 62 мең 500 гектарда башкарасы. Белгечләр иртә туңга сөрелгән җирләрдә уңышның 5 центнерга чаклы күбрәк чыгасын да исбатлаганнар. Күп хуҗалыкларда көн дәвамында чәчүдә эшләгән техниканы, сука тагып, алмашчы тракторчы туңга сөрүгә алып чыга

    Кышлатуны да кайгыртасы

    Терлекләрне җәйләүләрдән кышлатуга күчерергә дә озак калмады. Димәк, бүген абзарларны ремонтлау көн үзәгендәге мәсьәлә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов кичекмәстән терлекләр асраласы биналарның ишек-тәрәзәләрен, идән-түшәмнәрен карап, төзәтеп чыгу бурычын куйды. Бездә быел өстәмә терлекчелек биналары да ремонтлана. Аларда эшләр республика программасы нигезендә алып барыла. Дөрес, анда әле ремонт темпын арттыру сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: