Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының барлык авылларында да мул яңгырлар явып узды

    фото novostivolgodonska.ru сайтыннан Районыбызның барлык авылларында да мул яңгырлар явып узды. Исәбен алып баручылар, җирләребез 72 көн дәвамында сусап яңгыр көтте, диләр. 12 июньдә яңгыр районның берничә авылы халкын гына сөендерсә, 13 һәм 14 июньдә тыныч кына, сеңдереп кенә яуган яңгырлар бөтен район территориясендә булды. Әле аннан соң да болытлар...

    фото novostivolgodonska.ru сайтыннан

    Районыбызның барлык авылларында да мул яңгырлар явып узды. Исәбен алып баручылар, җирләребез 72 көн дәвамында сусап яңгыр көтте, диләр.

    12 июньдә яңгыр районның берничә авылы халкын гына сөендерсә, 13 һәм 14 июньдә тыныч кына, сеңдереп кенә яуган яңгырлар бөтен район территориясендә булды. Әле аннан соң да болытлар кабат-кабат килеп җиргә дымны өсти тордылар.

    Яңгырны барыннан да ныграк авыл хуҗалыгында, җирдә эшләүчеләр көтте. Чуаш Борнае авылыннан фермер Юрий Тяминовның сөенече йөзенә чыккан:

    -Без гаҗиз булып, тилмереп көткән яңгырлар инде бу. Минем яз чәчелгән арпа мәйданы өчен бераз соңласа да, бәрәңге, яшелчәләр җылы яңгырга рәхәтләнде. Озак яумый торгач җил-давылы, бозы була торган иде. Безгә хәере белән тыныч-шатлыклы яңгырлар килде. Мин яңа гына иртә өлгерә торган кәбестәдән ике "КамАЗ" уңыш алып Казанга озаттым. Кәбестәгә бераз өлгерергә вакыт та бар иде дә. Сорау зур булганда озата торыйк, дидек. Менә бу яңгырлар да безнең кәбестә, бәрәңге уңышын арттырыр

    .

    Илнур Кәлимуллин, "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы җитәкчесе:

    -Яңгырларның бөтен нәрсәгә файдасы зур булыр. Көзге бодайның, арышның башаклары тула торган чор җитте. Дым аларга бигрәк тә кирәк иде. Шулай ук сабан культуралары да дымга сусап утыра иде. Алары да хәлләнеп, күтәрелеп китәр. Безнең филиалда маллар саны күп булгач, терлек азыгын мулдан хәзерлибез. Яңгыр терлек азыгының, кукурузның иң үсә торган чорында яуды әле. Хәзер без күпьеллык үләнне сенажга алабыз. Басуга ашлама кертеп, икенче кабат масса алу өмете барлыкка килде. Шулай ук катнаш бөртек чәчелгән кырларга ашлама кертеп массасын ишәйтә алабыз. Халыкның да чәчкән бәрәңгесенә, яшелчәсенә файдасы зур бу яңгырларның. Ә көтүлекләрдә яшеллек күзгә күренеп күтәрелер.

    Фәргать... , район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты:

    -Озак, бик озак көттергән яңгыр, шөкер, ниһаять яуды. Бүген аның игеннәр өчен, терлек азыгы өчен файдасы бәхәссез. Безнең район өчен бигрәк тә. Чөнки без гаять зур күләмдә кукуруз һәм көнбагыш игүгә яраклашып киләбез. Бездә кукуруз бөртеклесе белән бергә 12 мең гектарда, көнбагыш 16 мең гектарда игелә. Ә әлеге культуралар өчен иң нык үсеш чоры иде бу көннәр. Хәзер матур гына күтәрелеп китәрләр. Бәрәңге өчен дә шифасы зур булды яңгырның. Дөрес, сабан культуралары өчен яңгыр соңлый төште, алар уңыш белән бик шатландыра алмас. Ә менә көзге бодай, арыш, тритикале әле башак тула торган чорда иде.

    Хуҗалыкларга көзге чәчүгә җирләрне эшкәртү өчен дә дым җиңеллек бирә. Югыйсә басулар бернинди агрегат белән эшкәртә алмаслык хәлдә катып киткәннәр иде. Хәзер безнең бурыч - күбрәк мәйданнарны сугаруга күчерү. "Хузангай" кооперативы алты сугару барабаны сатып алып, шуны көн-төн бөртек өчен кукурузга сиптерүдә эшләтә. Алар бу юнәлештә тагын да җайланмалар сатып алырга һәм сугару мәйданнарын 5 мең гектарга җиткерергә ниятлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: