Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Конференциядә укучыларны техник иҗатка тарту буенча сөйләштеләр

    Мәктәп бетергән яшьләр нигездә гуманитар юнәлешле югары уку йортларын сайлыйлар. Менә бер генә сан: 2013 уку елында район мәктәпләренең 11 нче сыйныфны 122 кеше тәмамлаган булса, аларның бары 4 се генә техник вузларга - төзелеш академиясенә укырга кергән. Инженер-механик булырга теләүчеләр бөтенләй табылмаган. Бу санны тугызынчылар бераз "төзәтә", билгеле: аларның...

    Мәктәп бетергән яшьләр нигездә гуманитар юнәлешле югары уку йортларын сайлыйлар. Менә бер генә сан: 2013 уку елында район мәктәпләренең 11 нче сыйныфны 122 кеше тәмамлаган булса, аларның бары 4 се генә техник вузларга - төзелеш академиясенә укырга кергән. Инженер-механик булырга теләүчеләр бөтенләй табылмаган.

    Бу санны тугызынчылар бераз "төзәтә", билгеле: аларның 47 се Алексеевск аграр көллияте филиалында укый, тагын дистәгә якын үсмер Казандагы энергетик, авиация, автотранспорт көллиятләрен сайлаган. Шулай да 400 гә якын чыгарылыш укучылары өчен бик аз бу. Соң, һәркем юрист та, бухгалтер булып бетсә, кем генә завод станоклары артына басар да, машина-самолетлар ясар икән? Тагын бер сорау - яшьләр күңеленә техника белән кызыксыну, үз кулларың белән файдалы әйбер ясау, яңа җайланмалар уйлап табу теләген кайчан һәм нинди ысуллар белән салырга?

    Үткәннәрне искә төшерик әле: совет мәктәбендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү төп бурычларның берсе итеп куелды. Дәресләрдән тыш техник иҗат түгәрәкләре дә һәр мәктәптә гөрләп эшли торды. Малайлар бу түгәрәкләрдә тимер һәм агач эшкәртү станоклары белән таныштылар, үз куллары белән нәрсәләрдер ясадылар, үсә төшкәч самолет, кораб кебек катлаулы макетлар җыярга өйрәнделәр. Хәзер боларның барысы да юк дәрәҗәсендә икән бит. Компьютерлаштыру белән мавыгып китеп, балаларны нәрсәдер иҗат итәргә, аны үз кулың белән ясарга өйрәтүне арткарак куйганбыз икән. Һәм күңелсез нәтиҗә -инженерлар әзерләүче вузлар абитуриентларга, заводлар эшчеләргә һәм мастерларга кытлык кичерә.

    -Бу илкүләм проблеманың чишелеше мәктәптән башлана. Хезмәт дәресләрендә, техник түгәрәкләрдә укучыларда эш күнекмәләре булдырырга, нәрсәдер уйлап табып ясауга омтылыш тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк,-дигән фикерне укучыларның фәнни-техник иҗатына багышланган район конференцияләрендә катнашучыларның һәрберсе диярлек әйтте.

    Бу чараны район мәгариф идарәсе һәм балалар иҗаты йорты бергәләп үткәрде. Башта район мәктәпләреннән килгән укучылар үзләре ясаган төрле җайланмаларны, макетларны күрсәттеләр. Алар арасында Борискино мәктәбеннән кыру станогын, Чуаш Кичүе мәктәбе укучылары ясаган самолет, Базарлы Матак мәктәбе укучысы Ариф Сабиров күрсәткән маяк һәм Иске Әнҗерә укучылары ясаган тегермән макетлары һәм башкалар бар иде. Билгеле, укучылар аларны укытучылары җитәкчелегендә ясаган. Әйтик, Юхмачы мәктәбе күргәзмәгә куйган җирдән металл эзләү җайланмасы бик катлаулы механизм, аны мәктәпнең "Йолдыз" клубына йөрүчеләр эзләнү эшләрендә кулланалар икән. Билгеле, моны укучылар үзләре генә ясый алмый. Яки менә Югары Әлморза мәктәбе остаханәсендә "туган" "мини-трактро-мобиль". Ул бөтен кешене шаккатырды.

    -Без аны имән борыслардан ясалган рамга утырттык. Арткы әйдәүче тәгәрмәчләре мотороллердан, арткы күпере "Нива" комбайныннан, дивгателе "Дружба" пычкысыннан. Кыскасы, кайдан нәрсә таптык, шуны кулландык,-дип аңлатты бу мәктәпнең технология укытучысы, үз эшенең фанаты Марс Нотфуллин. Аның әйтүенчә, укучылар белән бергәләп, велотренажер, карда йөрүче җайланма - велоснегоход һәм башка күп кенә механизмнарны уйлап табып ясыйлар һәм мөмкин булганча кулланалар да икән.

    Конференциянең икенче өлешендә мәктәпләрнең хезмәт укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алпар мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Исламия Хәсәншина балаларны кәгазь һәм катыргы белән эшләргә өйрәтүе турында сөйләде. Югары Колчурино укытучысы Өмидә Зинкина укучыларын, тегү, чигү, сәйлән кушып үрү, тозлы камырдан уенчыклар ясау, депукаж балчык һәм күн белән эшләү серләренә өйрәтә. Базарлы Матак гимназиясе укытучысы Әсхәт Сафиуллин авыл мәктәпләрендә электрон конструкторлыкка ничек өйрәтеп булуы турында фикерләрен җиткерде. Ә Юхмачы мәктәбеннән Андрей Романов техника белән кызыксындырып, укучыларның иҗади сәләтен ничек үстереп булуы хакында сөйләп үтте.

    Конференция эшенә йомгак ясап, район мәгариф идарәсе белгече Нурания Заһидуллина болай диде:

    -Күреп торыгыз, укучыларны техник иҗатка тарту юнәлешендә бик күп эшлисебез бар әле. Билгеле, авырлыклар җитәрлек. Мәктәпләрнең остаханәләре тиешенчә җиһазландырылмаган, кирәкле җайланмалар, эш кораллары, станоклар җитәрлек түгел. Чимал, материаллар сатып алуны финанслау каралмаган. Әмма шунысы да сизелә: бу мәсьәләгә дәүләткүләм әһәмият бирелә башлады. Димәк, алга таба үзгәрешләр булачак. Без дә үз эшебезне нәтиҗәле итү, укучыларыбызны кызыксындыру юлларын эзләргә һәм табарга тиешбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: