Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы прокуратурасында коррупция юнәлешендәге 24 закон бозу очрагы теркәлгән

    24 октябрьдә коррупциягә каршы тору эшләрен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов, быелның 9 аендагы эшчәнлеккә тукталып: -2016 елда бездә коррупция юнәлешендәге 24 закон бозу очрагы теркәлде. Былтыр шул чорда 138 факт исәпкә алынган иде. Әмма бу...

    24 октябрьдә коррупциягә каршы тору эшләрен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды.

    Район прокуроры Руслан Гыйзәтов, быелның 9 аендагы эшчәнлеккә тукталып:

    -2016 елда бездә коррупция юнәлешендәге 24 закон бозу очрагы теркәлде. Былтыр шул чорда 138 факт исәпкә алынган иде. Әмма бу әлеге юнәлештәге эшләр азайды дигән сүз түгел. Быел зур булмаган закон бозуларны коррупция характерындагыларга кертми башладык,-дип билгеләп үтте.

    Прокурор җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең һаман да бер үк төрле закон бозулары турында да әйтеп үтте. Моңа мисал да китерде. Райондагы бер мәктәп директорына штраф салынган булган. Ул аны үз кесәсеннән түлисе урынга, бюджет акчасы белән каплаган. Бюджеттан 10 мең сумны законсыз файдаланган уку йорты җитәкчесенә суд була, аны шартлы рәвештә хөкем итәләр.

    Ә бит прокурор җитәкчегә салынган штрафны бюджет средстволары хисабына түләргә ярамавы, моның җитди бозу булуы хакында как-кат әйтеп килде. Әмма хезмәт урыныныкын үз кесәсе белән бутаучылар һаман бар икән.

    Руслан Гыйзәтов әйтүенчә, аның өстәлендә тагын дүрт җитәкчегә карата коррупция юнәлеше буенча каралырга мөмкин булган эшләр ята икән әле.

    Райондагы тагын бер мәктәп директоры өстеннән прокуратурага шикаять хатлары килүе, тикшерү барышында алардагы күпчелек фактларның раслануы хакында да әйтеп үтте прокурор.

    Реклама

    Ул хатларга җавап бирү срокларын үтәмәүчеләргә карата да кырыс чаралар каралуын искәртеп үтте. Вазыйфаи затларга юлланган һәр мөрәҗәгатьнең, хатның карау һәм җавап бирү вакыты бар. Моны һәр учреждение, предприятие җитәкчесе, җаваплы белгечләре истә тотсын һәм тиешенчә үтәсен иде, ди Руслан Айратович.

    Ачык аукционнар үткәреп, дәүләт, муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар (эш, хезмәт күрсәтү) сатып алуда закон бозуларга юл куймау, коррупция очракларын булдырмау максатында ниләр эшләнүе турында район башкарма комитетыны җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Сергей Балакирев чыгыш ясады.

    -Ел башыннан бирле үткәрелгән ачык аукционнарда 30 миллион сумнан артык суммага сатып алулар рәсмиләштерелде. Берсендә дә закон бозуга юл куелмады,- диде ул.

    Район үзәк хастаханәсендә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү, медицина тикшерүләренең һәм диспансерлаштыруның сыйфаты хакында баш табиб урынбасары Эллада Плаксина сөйләп узды.

    Александр Никошин хастаханә эшчәнлеген яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Кешеләр, бигрәк тә ерак авыллардан килүчеләр, зур чиратларда торып вакытларын югалтмасыннар иде. Таныш-белешне табиб кабинетына чиратсыз кертү кебек очраклар халыкта бигрәк тә ризасызлык тудыра, мондый хәлләргә юл куелмасын, дигән теләген белдерде ул.

    -Хөкүмәт бүген халык сәламәтлеген саклауга бик күп средстволар юнәлтә. Бездә дә медицина учреждениеләре төзелеп тора, булганнарына бер дигән ремонт үткәрелә. Табиблар өчен күпме торак йортлар салдык. Медиклар үзләре дә мондый кайгыртуга лаеклы тырышлык белән эшләсеннәр, халык райнда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатыннан зарланмасын, ә канәгать булсын иде,- диде район башлыгы.

    Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Юсупов һәм район Иҗтимагый советы рәисе, Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова районда, аерым алганда, балалар учреждениеләрендә коррупциягә, ришвәтчелеккә каршы нинди чаралар алып барылуы хакында хәбәр иттеләр.

    Комиссия утырышында тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: