Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 2030 елга кадәр халыкның акчалата керемнәрен һәр кешегә уртача 21 мең сумга җитәчәк

    Соңгы елларда районыбыз икътисады зур үсештә. Бер генә мисалга тукталыйк. Районда былтыр 5 миллиард сумнан артыклык тулаем территориаль продукция алынды. 2014 ел белән чыгыштырганда үсеш 2,7 процент тәшкил итте. Район икътисадында авыл хуҗалыгы төп юнәлеш булып тора. Шуңа да игенчелектә һәм терлекчелектәге хезмәт нәтиҗәләре төп күрсәткечләрне тәэмин итә. Басулардан мул...

    Соңгы елларда районыбыз икътисады зур үсештә. Бер генә мисалга тукталыйк. Районда былтыр 5 миллиард сумнан артыклык тулаем территориаль продукция алынды. 2014 ел белән чыгыштырганда үсеш 2,7 процент тәшкил итте.

    Район икътисадында авыл хуҗалыгы төп юнәлеш булып тора. Шуңа да игенчелектә һәм терлекчелектәге хезмәт нәтиҗәләре төп күрсәткечләрне тәэмин итә.

    Басулардан мул уңыш алу өчен бүген гаять зур эшләр башкарыла. Шулай ук сөт җитештерү тармагы да тотрыклы үсештә. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 33 мең 863 баш мөгезле эре терлек булса, шуларның 8239 ы - савым сыерлары. Ит өчен 10 мең баштан артык дуңгыз асрала, 320 баш ат исәпләнә.

    Без республикада сөт җитештерү буенча алдынгы дүрт район исемлегендә. Елның беренче яртысында терлекчеләребез 24,4 мең тонна сөт савып алдылар. Ел башыннан 7330 бозау, 7 меңгә якын дуңгыз үрчеме алганбыз. Ит сату алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 108 процент тәшкил итте.

    Әлки республика муниципаль берәмлекләре арасындагы социаль- икътисадый үсеш рейтингында 43 нче урыннан 22 нчегә күтәрелде. Әле бу безнең өчен чик түгел.

    Татарстан Республикасы исә, Россия Федерациясе субъектлары арасында тулаем региональ продукция күләме буенча алтынчы урынны алып, лидерлар исемлегенә керде. Авыл хуҗалыгына инвестицияләр кертү буенча республика Россиядә -дүртенче, ә җитештерү сәнәгате һәм төзелешләр буенча бишенче урыннарда.

    Республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә инвестицияләргә аерым урын бирелә. Аларның күләме соңгы биш елда 2,5 трлн. сумнан артып китте. Санкт-Петербургта узган икътисадый форумда Татарстан Россия субъектларының инвестиция климаты милли рейтингында 1 нче номер дип аталды. Бу хакта Президент Владимир Путин үзе әйтте. Ул республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган икътисадый сәясәткә югары бәя бирде.

    Реклама

    Районыбыз мисалына әйләнеп кайтсак, 2030 елга кадәр районның социаль-икътисадый үсеше планнары нигезендә, авыл хуҗалыгыннан тулаем керемне 9,5 миллиард сумга җиткерү күздә тотыла. (2015 елда 5194,5 миллион сум иде). Алдагы елларга район икътисадына 8 миллиард сум инвестиция җәлеп итү каралган. Халыкның акчалата керемнәрен һәр кешегә уртача 21 мең сумга җиткерү планлаштырыла. (2015 елда 13303 сум иде).

    Билгеле, район икътисадының үсеше халыкның яшәү һәм хезмәт шартларын уңайлырак итүгә дә йогынты ясамый калмас. Шуңа да әлкилеләрнең уртача гомер озынлыгы 2030 елга 75 яшькә кадәр җитәр дигән нигезле ышаныч бар.

    Кече һәм урта эшмәкәрләребез үз эшләрен киңрәк җәелдереп, алардан район бюджетына керем алуны 2030 елга 3 тапкырга арттыруга ирешү бурыч итеп куела.

    Быел дүрт-биш авылда һәркайсы 500 әр баш мөгезле эре терлек асрауга исәпләнгән фермалар эшләп китәчәк. Димәк, дистәләгән райондашларыбызга хезмәт урыннары булачак. Ә киләсе елда мондый терлекчелек корпусларын тагын унга якын авылда ачу күздә тотыла.

    Билгеле, алдагы елларда район халкының сәламәтлеген кайгырту, социаль яклау чараларын киң куллану, торак төзелешен арттыру, гомумән, тормыш сыйфатын яхшырту төп бурыч булып тора. Район икътисадының елдан-ел тотрыклы үсеше әлеге социаль юнәлешләрне кайгырту өчен нигез булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: