Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында авыл хуҗалыгын исәпкә алу эшләренең 21 проценты төгәлләнде

    1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Шул чорда сан алучыларга райондагы 8082 шәхси ярдәмче хуҗалыкта һәм 92 крестьян (фермер) хуҗалыгында булып исәпкә алу эшләрен башкарырга кирәк булачак. Бүгенгә районда авыл хуҗалыгын исәпкә алу эшләренең 21 проценты башкарылган. Сан алу бездә графиктан алда...

    1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Шул чорда сан алучыларга райондагы 8082 шәхси ярдәмче хуҗалыкта һәм 92 крестьян (фермер) хуҗалыгында булып исәпкә алу эшләрен башкарырга кирәк булачак.
    Бүгенгә районда авыл хуҗалыгын исәпкә алу эшләренең 21 проценты башкарылган. Сан алу бездә графиктан алда бара.
    Кичә без Ташбилгедә авыл хуҗалыгын исәпкә алуның барышы белән танышып кайттык. Бер сан алучыга 460 объектта булып чыгарга кирәк икән. Бу авылда 168 шәхси хуҗалыкта, 3 крестьян (фермер) хуҗалыгында исәпкә алу үткәрәсе. Сан алучы итеп ике авыл җирлегенә (Ташбилге һәм Борискино) бер кеше -Валентина Арнакова билгеләнгән. Ә Ташбилгедә аңа бу эшне башкаруда ярдәмче итеп Рәүзия Хөснетдинова беркетелгән.
    Рәүзия ханым һәр көнне унлап йортта булырга тырыша. Бер өйдә сан алуга якынча 35-40 минут вакыт китә икән.
    Ташбилге бик төзек, таза хуҗалыклы авыл. Биредә 137 йортта кеше яши. Исәпкә алганда буш йортлар да теркәлү үтәргә тиеш.
    Рәүзия Хөснетдинова белән без дә авылның Яңа урамындагы Гөлфирә Гатауллиналар хуҗалыгында булдык. Гөлфирә белән Азатның яшәгән йортлары төзек, нык, чиста. Алар алты баш савым сыеры, алты баш симертүдәге үгез асрыйлар. Былтыр терлек абзарлары төзүгә 200 мең сум республика субсидиясе алганнар. Шул акчага таштан зур итеп каралты-сарайлар төзегәннәр. Ел ахырына кадәр савым сыерларын сигез башка җиткерергә икән ниятләре.
    Сан алучы Рәүзия Хөснетдинова иң элек бу йортта ничә кеше исәптә торуы белән кызыксынды. Биредә Гөлфирә ханымның биш баласы (икесе өйләнгән) теркәлгән. Өч улы да армия хезмәтендә булып кайтканнар. Хәзер районда эшлиләр. Ике улы юл төзелешендә, берсе "Кызыл Шәрык-Агро"да. Йорт хуҗасы Азат та шунда механизатор.
    Аннан сан алучы җир кишәрлегенең мәйданын белешә, малларның баш санын терки. Шуннан бакчага чыгабыз. Хуҗаларның инде теплицада помидорлары кызарган. Зур-зур булып кәбестәләре өлгергән. Суган, кишер, чөгендерләре дә ишле гаиләгә җитәрлек күп итеп чәчелгән. Теркәгәндә бәрәңге бакчасының, яшелчәләрнең, җиләк-җимеш агачларының күпме мәйдан биләгәне исәпкә алынды.
    Шулай ук гаилә җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең кая тотылуы хакындагы мәгълүматлар да кирәк. Гөлфирә ханым сөтнең үз хаҗәтләреннән артканын сата. Бу арада көн саен 30 литрдан артык сөт тапшыралар икән.
    Теркәлүгә тагын байтак сораулар кергән әле. Әйтик, йортта техника бармы, газ, су, интернет үткәрелгәнме… Аларын да Рәүзия ханым төгәл итеп тутырды.
    Сан алучыны халык ничек каршылый соң?
    -Кайсы йортка керсәң дә, бик ачык каршы алалар. Сорауларга төгәл итеп җавап бирергә тырышалар,-ди Рәүзия Хөснетдинова.
    Авыл хуҗалыгын исәпкә алу шул ук халык мәнфәгатьләрен күздә тотып та эшләнә бит. Авыл хуҗалыгына этәргеч бирү, халыкның тормышын яхшырту өчен дәүләт нинди чаралар күрергә тиешлеген тәгаенләү өчен дә авылның бүгенге торышын төгәл белү зарур. Димәк, ташбилгелеләр моны яхшы аңлый.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: