Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында диабет белән 248 кеше авырый

    Быел Бөтендөнья сәламәтлек көне шикәр диабеты проблемаларына багышлана һәм "Диабетны җиңик!" дивизы астында уза. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, шикәр диабеты бик күп илләрдә кискен арта, хәтта эпидемия төсен ала бара. Район үзәк хастаханәсендә шикәр диабеты белән чирләүче 248 кеше исәптә тора, аларның 5е - балалар. 2015 елда әлеге...

    Быел Бөтендөнья сәламәтлек көне шикәр диабеты проблемаларына багышлана һәм "Диабетны җиңик!" дивизы астында уза.

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, шикәр диабеты бик күп илләрдә кискен арта, хәтта эпидемия төсен ала бара.

    Район үзәк хастаханәсендә шикәр диабеты белән чирләүче 248 кеше исәптә тора, аларның 5е - балалар. 2015 елда әлеге чир белән 26 кеше исәпкә алынды.

    Диабетның шулай киң таралуына халыкның олыгаюы һәм дөрес тукланмау (чипсы, фастфуд, газлы баллы эчемлекләрне күп куллану), зарарлы гадәтләр, аз хәрәкәтләнү, стресслар белән характерланучы яшәү рәвеше алып бару йогынты ясый.

    Шикәр диабеты белән чирләгәндә организм кандагы глюкоза (шикәр) күләмен контрольдә тота алмый. Глюкоза - организмдагы төп энергия чыганагы. Без көн саен куллана торган күп ашамлыклар глюкозагача таркалалар. Ул канга күчә һәм организмның барлык күзәнәкләре, тукымалары өчен энергия чыганагы булып тора. Әгәр организм глюкозаны үзләштерә алмаса, канда аның күләме нормадан югары күтәрелә һәм глюкоза бәвелдә дә барлыкка килә.

    Канда глюкозаның күләме организмның инсулин эшләп чыгару һәм файдалану сәләтенә бәйле. Инсулин - ашказаны асты бизе эшләп чыгара торган гормон. Ул организмга глюкозаны үзләштерергә һәм канда глюкоза күләмен нормада тотарга ярдәм итә.

    Шикәр диабеты берничә типта була. Беренче тип - организмда инсулин эшләп чыгарылмый яисә ул бик аз була. Икенче тип - инсулинга бәйлелек -диабетның иң киң таралган формасы. Ул күбесенчә 40 яшьтән узган кешеләрдә очрый. Соңгы вакытта яшьрәкләр арасында да әлеге чирнең артуы күзәтелә.

    Шикәр диабетының билгеләре нинди соң? Төп симптомнар - ару тойгысы, тән тиресенең коры булуы, кычытуы, күз күрүенең начараюы, ачлык тойгысы көчәю, сусау, ябыгу.

    40 яшьтән узган кешеләрдә, гәүдә авырлыгы тиешледән артык булганда, артериаль кан басымы күтәрелгәндә, стрессларга еш дучар булганда шикәр диабеты белән чирләү ихтималы арта. Шулай ук туганнарыгызның диабет белән чирләгән булуы, хатын-кызларның дүрт килодан зуррак авырлыктагы бала табуы диабетка шик тудыра.

    Шикәр диабеты - бик мәкерле чир. Аны кеше үзендә байтак вакыт сизмәскә дә мөмкин. Авыруның катлаулануын көтмәгез, беренче билгеләре күренү белән табибка мөрәҗәгать итегез. Авыру билгеләре булмаса да, каныгызда глюкоза күләмен контрольдә тотыгыз.

    Венера Садыйкова,

    район үзәк хастаханәсенең медицина

    профилактикасы кабинеты шәфкать туташы.

    Шикәр диабеты канны глюкозага тикшерү юлы белән ачыклана. Һәр кеше үзенең кандагы шикәр күләмен белә ала. Моның өчен кан анализы тапшыру да җитә. Әлеге анализны район үзәк хастаханәсе поликлиникасында сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә (ач карынга!) тапшырырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: