Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында ике кечкенә авылда яңа клублар төзелде

    Бибай Чаллысы һәм Яңа Әнҗерә авылларында яңа клуб биналары төзелеп бетте. Әлеге авылларның икесендә дә индивидуаль проект буенча 50 урынга исәпләнгән кирпеч биналар салынды. Яңа Әнҗерәдәге клуб тулысынча Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең спонсорлык ярдәме белән төзелде һәм җиһазлана. Инде клубларны газлаштыру, тирә-юньнәрен төзекләндерү-матурлау эшләре башкарыла. Район мәдәният бүлеге...

    Бибай Чаллысы һәм Яңа Әнҗерә авылларында яңа клуб биналары төзелеп бетте.

    Әлеге авылларның икесендә дә индивидуаль проект буенча 50 урынга исәпләнгән кирпеч биналар салынды. Яңа Әнҗерәдәге клуб тулысынча Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең спонсорлык ярдәме белән төзелде һәм җиһазлана. Инде клубларны газлаштыру, тирә-юньнәрен төзекләндерү-матурлау эшләре башкарыла. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, шушы арада Бибай Чаллысы клубы өчен бик күп җиһазлар - тамаша залына урындыклар, шкафлар, грим өстәлләре, көзгеләр, трибуна, элгечләр, шулай ук экран, проектор, ноутбук кайтарылган. Хәзер клуб каршындагы бакча тирәсен тотып алалар, чәчәкләр утырталар. Ике авылда да клублар күп функцияле үзәк ролен үти -аларда китапханә пунктлары да урын алачак. Ә Яңа Әнҗерәдә ФАП та шунда урнашыр дип күздә тотыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: