Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында иртә культуралар чәчү төгәлләнде

    Районыбыз хуҗалыкларында бөртекле сабан культуралары 19 мең 100 гектарда, бөртек өчен кукуруз 9900 гектарда һәм көнбагыш 13 мең гектарда чәчелде. Шулай итеп игенчеләребез, яңгырлар явып торуга карамастан, сабан культуралары чәчүне бик вакытында төгәлләделәр. Басуларда эшләр бер-бер артлы өстәлә тора әле. Бүген механизаторлар чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәрдән, корткычлардан саклау өчен гербицидлар...

    Районыбыз хуҗалыкларында бөртекле сабан культуралары 19 мең 100 гектарда, бөртек өчен кукуруз 9900 гектарда һәм көнбагыш 13 мең гектарда чәчелде. Шулай итеп игенчеләребез, яңгырлар явып торуга карамастан, сабан культуралары чәчүне бик вакытында төгәлләделәр.

    Басуларда эшләр бер-бер артлы өстәлә тора әле. Бүген механизаторлар чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәрдән, корткычлардан саклау өчен гербицидлар кертү белән мәшгульләр. Шулай ук сабан культураларын яфрак аша тукландыру эшләре дәвам итә.

    Күп кенә хуҗалыкларда силос өчен кукуруз чәчүгә керештеләр. Яшел масса өчен кукуруз мәйданнары 5580 гектар биләячәк. "Хузангай" җәмгыяте тары чәчү өчен җирләр хәзерли. Ул әлеге ярма культурасын 300 гектарда үстерергә дип планлаштыра. 18 майдан "Кызыл Шәрык-Агро"ның кайбер отрядлары карабодай чәчә башлады. Әлеге кыйммәтле ярма районда 1300 гектарда үстереләчәк. Шулай ук 650 гектарда соя чәчәсебез кала.

    Реклама

    "Кызыл Шәрык-Агро"ның кайбер отрядлары планлаштырганнан тыш өстәмә чәчү өчен җирләр файдаланырга җыена. Әйтик, алар тагын 2 мең гектарда кукуруз өстәп чәчәргә керештеләр.

    Бу атна ахырында "Кызыл Шәрык-Агро"да сенаж хәзерләүгә төшәләр. Сенаж салу өчен бик матур күтәрелгән арыш басулары сайланган. Ә киләсе атнадан исә печән хәзерләү эшләре дә башланачак.

    Районның баш агрономы Фәргать Зәкиев язгы чәчүдән бушаган техниканы пар җирләрен эшкәртүгә юнәлтергә киңәш итә. Шулай ук көнбагыш, бөртек өчен кукуруз бик матур, бердәм тишелеп килә. Әле бу кырларда чүп үләннәргә каршы кулланылган гербицидтан элпә хасил булды, анда бернинди агрочара башкару ярамый. Әмма бик тиздән көнбагыш, кукурузның рәт араларын эшкәртү кебек мөһим агрочара башланырга тора. Бу эшкә дә техниканы алдан әзерләү зарур, ди Фәргать Зәкиев. Рәт араларын эшкәртү үсентеләр артык күтәрелгәнче, үзвакытында башкарылырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: