Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында популяр язучылар район кунаклары булып китте. ФОТО

    Тиздән булачак Татарстан халыклары съезды алдыннан республикада этномәдәни эстафета үткәрелде.

    Ул безнең районга да килеп җитте - бертөркем язучылар, Татарстан милли китапханәсе вәкилләре Түбән Әлкидә район китапханәчеләре, укучылар белән очрашып әңгәмә кордылар.

    Язучылар безнең өчен тансык халык. Шуңадыр да, мәктәптә аларны яратып, үз итеп каршы алдылар. Мәктәп коридорында кунаклар - Альбина Нурисламова, Марат Әмирханов, Альбина Әбсәләмованың китапларын да кертеп күргәзмә ясап куйганнар. Ә укучылар җыр-биюле концерт әзерләгәннәр.

    Кунаклар турында берничә сүз:

    Альбина Әбсәләмова - "Ак чәчәкләр", " Кызыл Йолдыз" кебек халык мәхәббәтен яулаган романнар авторы, татар классигы Габдрахман Әбсәләмовның оныгы. Һәм тирән талантлы язучы, шагыйрә, "Идел" журналының баш редакторы, шигъри җыентыклар авторы. Ул дәү әтисе турында китап язып бастырган. Альбина - актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара, дәү әтисенең иҗатын пропагандалау белән шөгыльләнә.

    Марат Әмирханов - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, соңгы елларда күбрәк тарихи романнар иҗат итә. Аның "И, кылган догам минем", "Мөкәррәмә", "Казан-йорт", "Тәхетсез патша" кебек әсәрләре популяр.

    Альбина Нурисламова да әле яшь булуына карамастан әдәбият сөючеләргә мәгълүм автор. Төрле басмаларда журналист булып эшләгән, "Школа жизни.Ру" интернет-проект авторы. Шунысын әйтеп үтим, Альбиналарның икесе дә рус телендә иҗат итәләр.

    Язучылар үз иҗатлары турында кыскача гына сөйләделәр. Альбина Нурисламова Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлеге хакында әйтеп үтте.

    -Татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен республикадан читтә яшәүче укучыга җиткерү өчен күп эш башкарыла. Бездә бик яхшы тәрҗемәчеләр күп, татарча әсәрләрне башка телләргә тәрҗемә итеп бөтен дөньяга танытасыбыз килә. Әле менә Рәзил Вәлиевның китабын бастырдык. Китапта нибары бер шигырь, әмма ул илледән артык телгә тәрҗемә итеп бирелә,-диде ул.

    Марат ага Әмирханов Әлки җиренең Татар әдәбиятына Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Бикә Рәхимова, Мөдәррис Вәлиев кебек язучылар бирүен исебезгә төшерде.

    -Мин Нәби аганы белә идем, Бикә белән бергә эшләдек, Шамил белән чын дуслар идек. Шуңа да сезнең районга килүемә бик шат мин,-диде ул. Үзенең татар тарихы белән кызыксынуын, шул темага романнар иҗат итүен әйтте:

    -Татар җиренең үткәне гыйбрәтле. Без бит дәүләтчелеген югалткан халык. Тарихны җиңүчеләр яза. Ә алар инде үзләре файдасына төрләндерә. Шуңа да тарихыбыз тулы түгел, буталчык, гарип,-дип көрсенеп куйды ул. Аннары укучыларга мөрәҗәгать итеп:

    -Балалар, компьютер-телефоннарыгыздан беразга гына булса да аерылып, китаплар укыгыз әле. Китаптан да тирәнрәк белем чыганагы юк,-дип киңәшен бирде.

    Реклама

    Альбина Әбсәләмова үз шигырьләрен укыды. Гаҗәеп рәхәт булды аны тыңлавы: балачагы, дәү әтисе, якын кешеләре турындагы шигырьләрен шундый оста итеп, күңелләргә үтеп керерлек җылылык белән безгә җиткерде ул. Балалар тынып калып тыңлады шигырьне.

    Кунаклар арасында Татарстан Милли китапханәчесе хезмәткәре Халидә Борһанова белән Ләйлә Сәфәрова да бар иде.

    -Кызганыч, хәзер яшьләр бик аз укый. Ә бит китап уку шундый ләззәтле шөгыль! Әбием миңа булачак иреңне китапханәдә күзлә, акыллы кешене шунда табарсың, дия иде. Китаптан яхшырак нәрсә әлегәчә уйлап табылмаган әле,-дип укучыларны китап белән дуслашырга өндәде Халидә ханым. Ә Ләйлә Сәфәрова китапханә эшчәнлеге, андагы күргәзмәләр турында сөйләде.

    Язучылар - тансык кунак, дигән идем. Шулай булгач, очрашуда катнашучылар аларны сорауга күмәр төсле иде. Кызганычка каршы, сорау бирүчеләр булмады. Бәлки, әдипләрнең рус телендә генә сөйләшүләре һәм иҗат итүләре дә күзгә күренмәс чик булгандыр. Шулай да тере язучылар белән аралашу бушка үтмәс, балалар күңеленә матур фикер салыр дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: