Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында сөт тапшыручылар слеты булып үтте

    Беренче карашка, шәхси хуҗалыкларында сыер асраучылар елдан-ел кими төсле. Ә менә сөт хәзерләү күләме арта бара! Үз йортларын терлек-туарсыз, иң мөһиме - сыерсыз күз алдына китерә алмаучылар елның беренче яртысында 3886 тонна сөт сатып, 65 миллион 294 мең сум акча эшләп алганнар. Бу җөмләгә дә өндәү куясы килә, чөнки сөнең...

    Беренче карашка, шәхси хуҗалыкларында сыер асраучылар елдан-ел кими төсле. Ә менә сөт хәзерләү күләме арта бара! Үз йортларын терлек-туарсыз, иң мөһиме - сыерсыз күз алдына китерә алмаучылар елның беренче яртысында 3886 тонна сөт сатып, 65 миллион 294 мең сум акча эшләп алганнар. Бу җөмләгә дә өндәү куясы килә, чөнки сөнең сатып алу бәясе гаять түбән булып калган чорда мондый күрсәткечне батырлыкка тиңләрсең.

    Сыер асрау ансат эш түгел. Шуңа да авылның сыерлы хуҗалыкларына дәүләт игътибарлы, ярдәмле, ә хуҗалары макталып тора. Безнең районда да яраталар аларны: авыл җыеннарыннан алып район советы сессиясе утырышларына кадәр чакырып мактыйлар, елына ике тапкыр сөт җитештерүче, тапшыручы һәм җыючыларның слетын үткәрәләр. 2016 елның беренче яртысы нәтиҗәләренә багышланган слет җомга көнне уздырылды.

    Җәйге көн елдай озын булса да, эш-мәшәкате күп аның, бигрәк тә терлек асраган авыл кешесенең. Шуны аңлап булса кирәк, слетны озакка сузмадылар. Башта район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, җыелган халыкны сәламләп, ярты еллык нәтиҗәләр турында сөйләде.

    -Узган елның шушы чоры күрсәткечләрен 10 процентка арттырып, сезнең тырышлык белән һәр сыердан 1422 кг сөт хәзерләүгә керештек. Былтыргы белән чагыштырганда 342 тоннага күбрәк сөт реализацияләнде. Сөт җитештерү - күмәк хезмәт ул. Шуңа да армый-талмый эшләгәнегез өчен рәхмәт сезгә,-диде җитәкче.

    Район буенча халыктан җыелган сөтнең 8,2-7,9 проценты - Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Салман һәм Иске Чаллы җирлекләре өлеше. Алпар, Ташбилге, Иске Салман да алардан азга гына калыша. Гомуми күрсәткечләре түбәнрәк булса да, Югары Колчурино, Апак, Борискино һәм Иске Хурада җирлекләре дә тырышкан, алдагы ел белән чагыштырганда сөт җыюны сизелерлек арттырганнар.

    -Күреп торасыз, җәй быел да коры, мактарлык яңгырлар юк диярлек. Мондый шартларда сөт җитештерү дә ансат түгел. Әмма, беренче яртыеллык нәтиҗәләргә таянып, ел ахырына кадәр 8 мең тонна сөт хәзерләүне үти алырбыз дип ышанам,- диде Роберт Гадиев.

    Реклама

    Әйе, терлекчелек - авыр хезмәт, аның белән шөгыльләнүчене тәүлек буена үзенә бәйләп куя да, ялкауланырга ирек бирми ул. Моны аңлап, дәүләт авыл хезмәтчәннәренә төрлечә ярдәм итә. Әйтик, шәхси хуҗалыкларда ферма төзү өчен сыерлар санына карап 100-200 мең сумлык субсидия бирелә. Былтыр бездә 16 хуҗалык 200 әр мең сум ярдәм алган. Быел тагын шундый 9 хуҗалыкка субсидия бирелгән. Теләүчеләр тагын да артып киткәнлектән, Авыл хуҗалыгы министрлыгына лимитны 29 хуҗалыкка кадәр арттыруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

    Сыерларны ясалма орлыкландыру пунктлары да сөт җитештерүне арттыруга үз өлешләрен кертәләр. "Бүгенге сыерларны элеккегеләре белән чагыштыра торган түгел. Нәселле терлекләр алар. Бозаулары да эре, сөтне дә күбрәк бирәләр,"- дигән иде бер танышым. Аның сүзләре ясалма орлыкландыру операторлары эшчәнлегенә халык куйган югары бәя бит инде.

    Слетта алдынгыларга мактау грамоталары, бүләк бирделәр (анысы конвертларга салынган иде). Сө тапшыручылар да макталды, аны җыеп, кабул итү пунктларына илтүчеләр дә. Каргадан Газыйм Гатин, Ташбилгедән Әлфия Нуруллина, Иске Хурададан Юрий Гордеев, Түбән Әлкидән Фәннур Сәлахов, Апактан Рузия Заһидуллина, Борискинодан Валентина Казакова, Иске Тахталадан Альбина Яковлева ярты елда 19900-9200 кг сөт тапшырганнар. Чиябаштан Хәнифә Гайнуллина, Үргагардан Энҗе Фәттахова, Бибай Чаллысыннан Рәзинә Гыйниятуллина алардан азга гына калышалар. Сөт җыючылар - Иске Камкадан Рәфис Гатауллин, Ташбилгедән Рафик Хисмәтов, Кошкидан Анатолий Горшунов, терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары Роберт Хәмәтшин, Надежда Рыжкова, Евгений Леонтьев, Рамилә Нотфуллина, Румия Ситдикова да игътибарсыз калмады. Шәхси эшмәкәр "Шәйхетдинов" предприятиесе лаборанты Диана Кәримованы да онытмадылар. Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, район башлыгы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Виталий Ярославлев тапшырды.

    Дөресен генә әйткәндә, слетта сөт җитештерүчеләрнең үзләреннән дә берәр сүз ишетербез дип уйлаган идем. Әмма, әллә зарланырга сәбәп булмады, әллә бик ашыктылар, сүз сорап трибунага беркем дә чыкмады. Шулай шул, җәйге кызу вакытта күбрәк эшләп калырга, кышлату чорына азык запасы тупларга ашыга терлек асраучы. Әле бит алда зур бурыч та тора - ел тәмамланганчы сөт хәзерләүне 8 мең тоннага җиткерергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: