Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында туберкулез белән авыручылар саны уртача республика күрсәткеченнән югарырак

    Туберкулез - бик куркыныч чир.

    Элек ул дәвалап булмый торган авыру саналган һәм ел саен миллионлаган кешенең гомерен өзгән. Бүген мәҗбүри вакцина профилактикасы һәм нәтиҗәле препаратлар куллану бу авыр чирне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Әмма әле дә туберкулез өзлегүләреннән дөньяда елына 20 меңнән артык кеше үлә.

    Узган 2016 елда районда 10 кешедә туберкулез табылды. Сигез очракта ул профилактик тикшерүләр вакытында ачыкланса, ике кеше хастаханәгә үзләре мөрәҗәгать итте. Районда туберкулез белән авыручылар саны 100 мең кешегә исәпләгәндә 51,4 тәшкил итә (республикада -36,9).

    Профилактика прививкалары милли календаре нигезендә балага тудыру бүлегендә үк туберкулезга каршы БЦЖ вакцинасы ясала. Тире астына кертелүче вакцинаның сәламәтлек өчен бернинди куркынычы юк. Аның нәтиҗәсендә организмда туберкулез микобактериясенә каршы иммунитет барлыкка килә. Прививка ясалган бала микобактерияләр белән очрашканда я бөтенләй авыру йоктырмый, яисә инфекцияне җиңел формада үткәрә. Шуңа күрә, туберкулезга каршы иммунитетка контрольлек итү һәм беренчел инфекция йоктыру вакытын ачыклау өчен балаларга ел саен Манту реакциясе үткәрелә. Манту пробасы шулай ук зыянсыз. БЦЖ прививкасыннан соң барлыкка килгән иммунитет уртача биш ел саклана. Кабат вакциналау хәзер җиде яшьтә үткәрелә.

    Туберкулез белән аз керемле, авыр тормышлы кешеләр чирли, дигән фикер яши. Әмма, илебездә һәм дөньяда эпидемиология хәле имин булмау сәбәпле, тормыш дәрәҗәсенең ниндилегенә карамастан, бу авыру белән теләсә кем очрашырга мөмкин. Инфекцияне күптән түгел йоктыру, шикәр диабеты, иммуносупрессив препаратлар белән дәвалану, ВИЧ инфекциясе, наркотиклар, алкоголь куллану, тәмәке тарту, начар туклану, бер урында халыкның тыгыз, күп яшәве һәм чирлеләр белән еш аралашу туберкулез белән авырып китүгә китерүче факторлар булып тора. Статистика күрсәткәнчә, бүген җитеш тормышта яшәүчеләр арасында туберкулез белән чирләүнең артуы күзәтелә. Аның белән күбрәк өлкән яшьтәгеләр авырый.

    Олы яшьтә туберкулез профилактикасы өчен ел саен диспансер тикшерүе үткәрү һәм авыруны иртә срокларда ачыклау зарур. Туберкулезны иртә стадиядә ачыклау максатында олыларга ким дигәндә елына бер тапкыр (профессиягә, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә) флюорография тикшерүе үтәргә кирәк.

    Туберкулезга шик уятырга тиешле билгеләр менә мондый:

    -йөткерү яисә какырык белән ютәлләү, кан да булырга мөмкин,

    Реклама

    -тиз ару-талчыгу, хәлсезләнү,

    -аппетит начарлану, гәүдә авырлыгы кимү,

    -еш тирләү, бигрәк тә төннәрен,

    -тән температурасының 37-37,5 градускача күтәрелүе.

    Бу билгеләрнең берсе генә булса да өч атна дәвамында сакланса, кичекмәстән терапевтка мөрәҗәгать итү зарур. Туберкулезга шик туганда пациентка флюорография үтәргә, күкрәк читлегенә рентген ясарга һәм какырыкны анализга тапшырырга кирәк була. Барлык шикле очракларда пациентны өстәмә тикшерелү һәм дәвалану өчен туберкулез диспансерына җибәрәләр.

    Районда ел саен түләүле килешү нигезендә күчмә флюорография җайланмасы эшли. Үзвакытында туберкулезга тикшерелү бик мөһим. Вакытында ачыкласаң, бу авыр чирне дәвалап була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: