Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Абдул Салман авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск ачылды

    Абдул Салман авылыннан Бөек Ватан сугышына 51 ир-егет киткән. Шуларның бары 20 се генә туган ягына әйләнеп кайта алган. Бүген инде аларның берсе дә исән түгел. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 20 генә йортлы Абдул Салманда ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлары хөрмәтенә обелиск ачылды. Әлеге тантанага авылның бөтен Татарстанга сибелеп яшәүче...

    Абдул Салман авылыннан Бөек Ватан сугышына 51 ир-егет киткән. Шуларның бары 20 се генә туган ягына әйләнеп кайта алган. Бүген инде аларның берсе дә исән түгел. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 20 генә йортлы Абдул Салманда ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлары хөрмәтенә обелиск ачылды. Әлеге тантанага авылның бөтен Татарстанга сибелеп яшәүче якташлары җыелды.

    Мин авылга килеп төшкәндә мәчет янында хатын-кызлар мәш килеп өстәлләр әзерлиләр иде. Зур-зур казаннарда шулпа, пылау пешә, күмер самоварлары шаулап утыра. Бәйрәмгә кайткан берсе озын өстәлләргә сый-күчтәнәчен өсти тора. Мәчет манарасыннан тавыш көчәйткеч аша Коръән сурәләре яңгырый. Көне дә кояшлы, матур. Авыл уртасында читтән кайтучы машиналар күзгә күренеп ишәя бара. Халык бер-берсе белән күрешә, хәл-әхвәл сораша.

    Мин газетабызга даими язып торучы, күп авыл һәм нәселләрнең шәҗәрәләрен төзегән һәвәскәр тарихчы, бүген Түбән Камада яшәүче Мансур Ганиев белән сөйләшәм.

    -Абдул Салманда 70 нче еллар башында 57 йорт бар иде,-ди Мансур ага. -Хәзер менә ике дистәгә генә калды. Авылыбызның иң олы кешесе Садретдин Хәйретдинов 94 яшьтә. Бүген ул Түбән Камада балалары янында яши. Рауза апа Хәсәнова (кыз фамилиясе) исә авылда тора, аңа киләсе елда 90 тула.

    Мансур абыйның 2011 елда авылның шәҗәрәсен төзеп, чишмә буенда бар якташлары белән очрашу үткәргәне хәтердә. Ул вакытта әлеге бәйрәмне оештыруда Зөфәр Шәрипов күп ярдәм иткән иде.

    Менә бу обелискны ясатуда да Мансур абый иң четерекле эшне башкарган. Ул авылдан сугышка киткән һәр кешенең исемен документлар аша туплап, аларны мәрмәр такталарга уеп яздыру эшен үз өстенә алган. Ә инде финанс чыгымнарын икенче бер авылдашлары, заманында бик зур төзелеш оешмасын җитәкләгән Ильяс абый Хәбибуллин күтәргән. Ильяс абый үзе дә бәйрәмгә кайткан иде.

    Мансур абый белән аз гына сөйләшеп торган арада да әллә ничә авылдашы килеп күреште.

    -Бу безнең Азнакайда яшәүче якташыбыз. Ә болар Яр Чаллыдан җыйнау кайттылар. Менә алар Зәйдә, болары Түбән Камада яшиләр,-дип таныштыра барды әңгәмәдәшем.

    Реклама

    Менә бар халык обелиск тирәсенә җыелды. Авыл мулласы, әлеге чараны оештыручы Гомәр Сәлахов азан әйтте.

    -Без авылыбызда күптәннән инде шундый истәлек тактасы булдыру турында хыялландык. Ходайның рәхмәте белән, бүген бу көтеп алынган вакыйганың шаһитлары без,-диде ул.

    Гомәр абый әлеге обелискны төзүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде. Акчалата, хезмәте белән булышканнарның бу игелекле гамәлләре ил өчен көрәшкән якташларыбыз рухына дога булып ирешсен, дигән теләген белдерде.

    Вайыс Даутов, Мансур Ганиев, Ильяс Хәбибуллин да авылдашлары алдында чыгыш ясап, Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән, ил азатлыгы өчен башларын салган якташларының исемнәрен онытмау, хәтирәләрен кадерләп саклау зарурлыгына басым ясадылар. Мансур Ганиев һәм Мәрьям Ситдыйкова үзләре язган шигырьләрен дә укыдылар. Мансур ага үз чыгышында бик кызыклы саннар һәм мәгълүматлар китерде. Ул Беренче бөтендөнья сугышында, япон сугышында, хәтта төрекләр белән яуда катнашкан авылдашларының да исемнәрен барлаган.

    Абдул Салман халкын, кайткан кунакларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Җиңү бәйрәме белән котлады, обелиск төзеп каһарман авылдашларының исемнәрен мәңгеләштергән өчен рәхмәт әйтте.

    Менә обелиск өстендәге япма алынды. Бар халык андагы мәрмәр такталарга уеп язылган исемнәрне укый-барлый башлады. Гомәр ага Сәлахов әлеге истәлек такталары янына тагын бер исемлек - Әфган сугышында интернационал бурычын үтәгән алты авылдашларының исем-фамилияләрен дә эшләп куярга нияте барлыгын әйтте. Беруңайдан ул якташларына мөрәҗәгать итеп:

    -Заманында Абдул Салман районда иң чиста, төзек авыл иде. Хәзер кайбер йортларны чүп үлән, кычыткан баса. Зинһар кайткалап йөрегез, туган нигезегезне тәртиптә тотыгыз әле,-диде.

    Бәйрәмгә кайтучыларның кайберләренең нигезендә өйләре дә юк. Ә урамда көйләнгән зур табын артына һәммә кеше чакырылды. Ихластан аралашып, хәтирәләрне яңартып озын-озак утырдылар әле. Бер күрешү үзе бер гомер, дигән сүз хак шул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: