Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәдәният елында матди базабызны да ныгытырга исәп тотабыз, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина

    Кеше һәм җәмгыять тормышындагы теге я бу мәсьләләргә игътибар юнәлтү, бу өлкәдәге казанышларны күрсәтү, ә җитешсезлекләрне ачыклап, проблемаларны хәл итү өчен тулы бер елны багышлау гадәткә кереп китте. Без инде Гаилә, Спорт, Тарих, Экология елларын кичердек, ә менә 2014 елны Россия Президенты үз Указы белән Мәдәният елы дип игълан итте....

    Кеше һәм җәмгыять тормышындагы теге я бу мәсьләләргә игътибар юнәлтү, бу өлкәдәге казанышларны күрсәтү, ә җитешсезлекләрне ачыклап, проблемаларны хәл итү өчен тулы бер елны багышлау гадәткә кереп китте.

    Без инде Гаилә, Спорт, Тарих, Экология елларын кичердек, ә менә 2014 елны Россия Президенты үз Указы белән Мәдәният елы дип игълан итте.

    Мәдәният мәсьәләләренә игътибар арту сөендерә, билгеле. Чөнки тормышның матди ягын күпме генә кайгырсак та, икътисад ничек кенә уңышлы үссә дә, кеше күңеленә, аңына, җанына рухи азык та бик кирәк бит. Аннары, мәдәният - стартегик тармак түгел, дип аны финанслау да еш кына артка күчерелә килде, бу өлкәгә бирелгән суммалар башкалар белән һич чагыштырырлык түгел. Мәдәният елында боларга игътибар арттырдык, һәрхәлдә, бу өлкә хезмәткәрләре шуңа өметләнә булыр.

    Ә безне, җыр-бию, театр, концертлар яратучыларны, кино сөючеләрне быел нәрсәләр көтә соң? Районыбыз мәдәният хезмәткәрләрен нәрсәләр сөендерә, ә нәрсәләр борчый? Болар турында без район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина белән сөйләштек.

    -Үз елыбызга зур эшләр планлаштырдык, шуңа күрә әлкилеләрне күп кенә кызыклы чаралар, төрле бәйге-конкурслар, концерт-тамашалар көтә дип әйтә алам. Дөрес, әлегә Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан ниндидер киңәш-тәкъдимнәр җиткерелгәне юк. Әмма февральдә Казанда укулар булачак, алар Мәдәният елын лаеклы итеп үткәрүгә багышлана,-ди Рәсимә Әхәт кызы.

    Безнекеләр күрсәтмәләр көтеп утырмый анысы. Ноябрь аенда ук инде "Мәдәният - яктылык чыганагы" дигән фестиваль башлап җибәргәннәр, аның кысаларында авыл җирлекләре, төрле оешма-предприятиеләр үзешчәннәре концерт программасы әзерләп төрле авылларга баралар, ә иң осталары район сәхнәсенә күтәрелә. Билгеле, аларны әзерләүдә авыл клублары хезмәткәрләре башлап йөри. 24 апрельдә үзешчәннәрнең гала- концерты булачак, җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

    -Ел дәвамында райондашлар хозурына тәкъдим итәсе конкурсларны атап чыгыйм әле,-дип сүзен дәвам итә мәдәният бүлеге җитәкчесе.

    Февральдә "Ватаныбызның данлы уллары", "Рухи матурлык энҗесе, мартта "Һөнәрем - кешеләргә шатлык бүләк итү, майда "Уйнагыз, гармуннар", яшьләр эстрада конкурсы, "Йолдызлык", аннары "Чуаш чибәре", "Чуаш сандугачы", "Рус җыры 2014", "Татар җыры 2014" кебек бәйгеләр тамашачы өчен кызыклы, катнашучыларның осталыгын үстерүгә этәргеч булыр. Төрле бәйрәмнәр Сабантуй, Уяв, алдынгылар слеты кебек район чаралары да бездән башка үтмәячәк, әлбәттә.

    Мәдәният елы булгач, культура учреждениеләренең матди базасын ныгытуга да өлеш чыгарылырдыр. Хәзер үк инде район мәдәният йортында ремонт эшләре башланды, Юхмачыда булачак яңа клубның нигезен коруга керештеләр. Мәдәният бүлеге республика үткәргән конкурсларда катнашып, грантлар ота икән. Әле декабрьдә фольклор ансамбльләргә костюмнар тектерү өчен 185 мең сум акча отып алганнар, ә Хузангай музее 100 меңлек грантка ия булган, бу акчага оргтехника, телевизор сатып алганнар. "Быел грантлы конкурслар күбрәк булачак, үзебез шуларның 4-5 ен отарга өметләнәбез,"-ди мәдәният бүлеге җитәкчесе.

    Район мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүче иганәчеләр дә, сирәк булса да, табыла икән. Мисал өчен, Иске Әнҗерә клубын авылдашлары Азат … үз акчасына ремонтлый, әле декабрьдә генә сәхнәне киендерү өчен 125 мең сум акча биргән, бик матур пәрдәләр тектереп элгәннәр.

    Хурада клубын җиһазлауда "Хузангай" кооперативы җитәкчесе Евгений Чугунов гел ярдәм итә. Карга клубын әйткән дә юк инде, аның турында "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев кайгырта.

    -Шулай да авыл клубларының матди базасы ярлырак әле - музыкаль җиһазлар, инструментлар җитешми. Ә Салман, Түбән Колчурино, Иске Матак клублары төзекләндерүгә бик мохтаҗ,-дип проблемаларын да яшереп тормый Рәсимә ханым.

    Матди база бик мөһим, әлбәттә. Әмма һәр нәрсәне дә кадрлар хәл иткәнен онытмыйк. Махсус әзерлекле, югары белемле кадрлар белән район мәдәният йорты 75, ә авыл клублары 46 процентка гына тәэмин ителгән.

    …Мәдәният елының беренче ае инде тәмамланып та килә. Бу өлкә белгечләренә яңа иҗади ачышлар, ә безгә, тамашачыларга истә калырлык, күңелгә рухи азык бирерлек төрле кичә-бәйрәмнәр, конкурслар телисе килә.


    Зарипов Йосыф, С. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее директоры:

    Агымдагы ел безнең өчен икеләтә мәгънәле, сөенечле. Бердән, Мәдәният елы булса, икенчедән, 25 августта музеебыз ачылуга 10 ел тула. Бу мөһим датага кадәр музейдагы кайбер экспозицияләрне яңартачыкбыз. Татарстан Милли музее, Мәдәният министрлыгы, район җитәкчелеле һәм, әлбәттә әлкилеләр ярдәме белән гаиләләр шәҗәрәләренә, Базарлы Матак авыл тарихына багышланган экспозицияләр эшләнә, район территориясендәге шәһәрлек һәм курганнар турында мәгълүматларны музейга килүчеләргә күрсәтәсебез килә. Алар аша үтүче туристлар маршыруты эшләнәчәк. Кыскасы, музеебызны тагын да кызыклырак, байрак итү өчен тырышабыз. Әлегә кадәр ел саен бездә 5-6 мең кеше булса, алга таба тарих белән кызыксынып, музеебызга килүчеләр саны тагын да артыр дип ышанам.

    ----------------------------

    Безнең районда хәзерге вакытта 49 мәдәният йорты һәм авыл клубы эшли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: