Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Озын кышта азыклы булыйк

    Авыл халкы өчен тынгысыз көннәр - кызу печән өсте башланды. Эссе җәйнең бер аенда абзардагы малларың өчен еллык азык хәзерләр чак бу.

    Быелгы җәй халык күңелен шомландырып тора - иртә яздан бирле яңгыр төшкәне юк. Узганшимбәдә Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың 12 районында корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителүен белдерде. Шул авыр хәлдәге 12 район арасында да иң аянычлысы без - әлкилеләр икән. Бездә 24 апрельдән бирле бары 13 миллиметр күләмендә явым-төшем булган. Башка районнарда әлеге күрсәткеч 20 миллиметр һәм аннан артыграк. Министр гадәттән тыш хәл игълан ителүнең асылын аңлатты:
    -Җәмәгатьчелеккә вәзгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлатып, бар халыкны үскән кадәр үләннән азык хәзерләргә мобилизацияләү зарур,-диде.
    Чынлап та, быел шәхси хуҗалыкларга азык белән запасланып калу ансат булмас. Үлән елдагыдан тәбәнәк тә, сирәк тә. Әмма районда аланнар, үзәнлекләр, урман, елга буйларында печән хәзерләрлек урыннар әлегә күп.
    Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин авыл җирлекләре җитәкчеләренә кичекмәстән халыкка пай җирләрен бүлеп бирү бурычын куйды. Шулай ук җирлек башлыклары халыкка печән җирләрен чаптыру өчен шәхси тракторлар, чапкычлар табыштыру, эшләтүне дә оештырырга тиешләр.
    Бүген авыл халкының үзендә дә моточапкычлар бик күп. Алар сатуга әледән-әле кайтып тора. Бер танышым шул моточапкыч белән ел да үзенә печән хәзерли.
    -Сәгатенә 10 сутый җир чаптырам. Көне буе бер машиналык печәнне теземнәргә егам,-ди.
    Кыскасы, мондый кызу печән өстендә һәр кеше үз җаен эзли.
    Якшәмбе көнне Әхмәт авылына кайтып килдем. Авыл башында яшәүче Вәсилә апалар капка төбендә 4-5 җиңел автомобиль. Әниләре, дәү әниләренә ярдәмгә ял көнендә печән хәзерләшергә кайтканнар. Күршеләребез кызларына печән өешергә киттеләр. Урамда тыр-быр печән олаулары белән трактор, машиналар чаба. Авылда печән өсте тулы куәткә кузгалган икән.
    Быел пай җирләре өчен печән алырмын дип өметләнергә юк. Чөнки, җирләрегез "Кызыл Шәрык-Агро" да икән - быел алар үз терлекләренә дә кышкыга азыкны авырлык белән хәзерләрләр, минемчә. Аннары, җир пайларын тапшыру килешүендә үк "форс-мажор" пункты бар, ягъни җирне арендага алучы табигый шартлар нәтиҗәсендә аңардан тиешле уңышны ала алмаса, зур югалтулар кичерсә, андый елны дивиденд түләми кала ала.
    Күңелләргә бераз юаныч биреп, бер-ике көн яңгыр яуды. Аны сибәләде дисәң дә дөресрәк булыр. Тик бу яңгыр тынычланырга җирлек була алмый шул. Бу үлем түшәгендә ятучыга бер сәдәф витамин биргән кебек кенә. Җир катламының түбән өлеше белән өске өлешен коры җир аера. Бу үсемлекләр үсешендә тоткарлык тудыра торган факт.
    Районыбыз халкы елның-елында шәхси хуҗалыктагы терлекләре өчен үз көче, тырышлыгы белән азык хәзерләп килде. Гадәттә мондый кызу печән өстендә читтә яшәүче ул-кызлар, туган-тумачалар да ярдәмгә кайта. Ни генә булмасын, районда табигый печәнлекләрдән һәр хуҗалыкка үзенә кирәк кадәр азык хәзерләргә мөмкин. Бүген шуны кайгыртып яшәгән авыл халкы кышын биш бәясенә печән эзләү көненә калмый ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: