Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Салманлылар һәр аяз сәгатьнең кадерен белә

    Район буенча 13862 гектарда көзге бодай, арыш, борчак җыеп алынган. Уракка төшкәннән бирле барлыгы 38 мең тонна бөртек суктырылды. Бу җыеп алынасы игеннәрнең 30 проценты. Әлегә район басуларында 84 комбайн эшли. Республикада ашлыкның чыгышы гектарына уртача 20,3 центнер тәшкил итсә, безнең басуларда уңдырышлылык 26,7 центнерга җитә. Ә "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Үзәк...

    Бүген игенчене бары тик бер нәрсә - тир түгеп үстергән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу мәсьәләсе борчый. Бу аңлашыла да: көн-төн яуган яңгырлар нәтиҗәсендә урып-җыю эшләрен тулы куәттә алып барып булмый. Шуңа күрә механизаторларыбыз кояш күренгән һәр сәгатьне файдаланырга тырыша. Бу турыда безгә отряд җитәкчесе Рамил Хафизов та әйтте.
    -Урак башланганнан бирле 440 гектарда көзге бодай суктырылды. Әле башланмаган 1300 гектар уҗым бодае, 180 гектар арпа, 40 гектар сабан бодае кырларыбыз бар. Ашлыкның чыгышы гектардан 34-35 центнер тәшкил итә. Елы бит корылыклы булды. Шунысы әйбәт, уҗым культуралары чәчеп дөрес эшләдек, оттырмадык. Һәр гектардан шуның кадәр уңыш алуда механизаторларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе күренә, - диде ул.
    Без булган басуда 3 "Нью-Холланд", 3 "Мега", 1 "Лексион" комбайннары эшли иде. Комбайнчылары да бит иң уңган, булдыклы, тырыш егетләр -Гатин Мансур, Севрикеев Юрий, Желтухин Игорь, Зәйнуллин Фирдүс, Гайнуллин Азат, Гыйматдинов Рәзил, Пеняев Юрий. Алар барысы да ашлык суктыра.
    Гатин Мансур "Лексион" комбайнында унынчы сезон уракта катнаша. Ул республиканың алдынгы комбайнчылары рәтендә.
    -1995 елдан бирле комбайнда эшлим. Башта "Северян" комбайнында, безнең якларга "Кызыл Шәрык" килгәч "Доминатор"да, ә 2004 елдан бирле "Лексион"да хезмәт куям. Берсүзсез шуны әйтә алам: без хәзер эшли торган комбайн кеше өчен диеп ясалган, - Мансур үзе эшләгән машинаны әнә шулай мактап алды.
    Аның эшеннән җитәкчеләре дә канәгать, мактап кына торалар үзен. Хезмәтенә мөнәсәбәте белән Карга егете башкаларга үрнәк.
    - Комбайнчыларыбыздан без бик канәгать. Көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итәбез. Җырлап кына эшләргә була да бит, яңгыр явып теңкәгә тия. Көн аяз торса, 200 гектар мәйданнан ашлык суктыра алыр идек,-ди отряд начальнигы Рамил Хафизов.
    Комбайннар суктырган саламны, артларыннан калмый, "Белорусь" тракторында Гайфуллин Рәмис төргәкләргә җыеп бара. Аның әйтүенчә, саламны Яңа Салман янәшәсендәге фермаларга ташыйлар. Рәмис тә хуҗалыкның уңган механизаторларыннан берсе. "Мин 10 ел инде штурвал артында", -ди ул. Язгы чәчүдә, рәт араларын эшкәртүдә хезмәт куйган. Язгы кыр эшләре вакытында 10 көн Яшел Үзән районында эшләп, андагы механизаторларга булышкан. "Хезмәт шартлары әйбәт, эшләгән өчен хакын түлиләр. Менә соңгы айда 18 мең сум акча алдым", - дип өстәде Рәмис.
    Бушаган кырларны шунда ук эшкәртә баралар. Дамир Зыятдинов 200 гектар мәйданны К-700 тракторында сукалып өлгергән.
    Отрядның башка хезмәт участокларында да эш билгеләнгән план буенча бара. 300 баш мөгезле эре терлек өчен 1200 тонна сенаж салынган, 100 тонна салам хәзерләп өлгергәннәр. Узган елда терлекләрне кышлату чорында саламга кытлык кичергәннәр. Шуңа күрә быел аның ике еллык запасын булдырырга ниятлиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: