Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иң күп сөт сатучылар һәм сөт җыючыларның иң уңганнары район слетында хөрмәтләнде

    Үткән шимбәдә районда иң күп сөт тапшыручылар һәм сөт хәзерләүчеләр слеты булып узды. Хуҗалыгында асраган маллардан мул керем алучыларга мактау сүзләре яңгырады, бүләкләр өләшенде. «Халык кырылып сыер асрар иде» Авыл җирендә яшәүчеләр өстәмә керемне күбрәк сөт сатудан алалар. Соңгы елларда йортында сыер асраучыларга сөт тапшыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла....


    Үткән шимбәдә районда иң күп сөт тапшыручылар һәм сөт хәзерләүчеләр слеты булып узды. Хуҗалыгында асраган маллардан мул керем алучыларга мактау сүзләре яңгырады, бүләкләр өләшенде.

    «Халык кырылып сыер асрар иде»

    Авыл җирендә яшәүчеләр өстәмә керемне күбрәк сөт сатудан алалар. Соңгы елларда йортында сыер асраучыларга сөт тапшыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Алай гына да түгел, халык асраган малларыннан керемне дә күбрәк алсын, гомер-гомергә авыл кешесен сыйлы иткән сыердан аерылмасын дип тырышалар бездә. Нәкъ шул максатта райондагы һәр авылда халыктан сөт җыю оештырылды да.

    Бүген сөтнең бәяләре дә тел-теш тидерерлек түгел, минемчә. Соңгы вакытларда ике айның берендә сөт кабул итү бәяләре арта торды. Бүген инде сөтнең литрын 18-18,5 сумга сатып алалар. Димәк, халык соңгы вакытта тапшырган сөтнең һәр литры өчен 17 сумга чаклы керемгә исәп тота ала.
    Ирексездән ике ел элек кенә бер авылда булган сөйләшү искә төшә. Сүз сөтне кабул итү бәяләренең бик түбән булуы турында барды. Ул вакытта литры 5-6 сум иде бугай.
    -Литрына ун сум түләсәләр дә, авылда халык кырылып сыер асрар иде,-дигәннәр иде шунда авыл абый-апалары.
    Димәк, сөткә бүгенге бәяләрне начар дип әйтеп булмый.

    Алты мең тонна сөт сатканбыз

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов слетта катнашучыларны узган ел сөт сату нәтиҗәләре белән таныштырды.
    -Районыбыз былтыр беренче тапкыр шәхси хуҗалыклардан алты мең тоннадан артык сөт хәзерли алды. Бу алдагы елгыдан да 900 тоннага артык дигән сүз,-диде докладчы. -Гомумән, соңгы дүрт елда сөт хәзерләү елдан-ел үсә барды. Әйтик, 2010 елда ул - 3615 тонна, 2011 дә -4015, 2012 дә 5200 тонна иде.
    Соңгы дүрт елда бер сыердан ике тапкыр диярлек күбрәк сөт хәзерли башлаганбыз, димәк. Билгеле, бу күрсәткечләр артында - авылда яшәүче халыкның тырышлыгы, авыр хезмәте. Гомер-гомергә авыл кешесе бит ике урында хезмәт куя - хөкүмәт эшендә һәм йорты тулы терлекләре янында. Хәзер малларга азык хәзерләүдә техника күбрәк файдаланылса да, абзарда эш һаман сәнәк, көрәк белән башкарыла әле.
    Район слетына әнә шул тырыш, тормышларын үз көчләре белән бөтен иткән авыл уңганнары чакырылган иде. Үз хуҗалыкларыннан ел дәвамында бишәр мең литр, ун, егерме мең литр сөт тапшыручылар шактый икән бездә. Ә менә Әхмәт авылыннан Әсхәт Билданов - 36 мең 200, Иске Салманнан Нәбиулла Насыйбуллин 33 мең 432 килограммга кадәр сөт сатуга ирешкәннәр. Югары Әлкидән Данис Сәлахов гаиләсе 22 мең 500 килограмм сөт саткан. Әлеге шәхси хуҗалыклар сөт сатудан ел дәвамында 300 меңнән ярты миллион сумга чаклы акча эшли алганнар. Гомумән, район халкы былтыр сөт тапшырып 82 миллион сумнан артык керем алган.

    Сөтне акчага алыштыручылар

    Һава торышының нинди булуына карамастан, һәр көнне авыллардан сөтне җыеп кабул итү пунктларына илтүче уңганнар да хөрмәтләнде слетта. Районда сөтне иң күп хәзерләүче - Салман авылыннан Руслан Хәмидуллин. Руслан былтыр 620 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә тапшырган. Билгеле, аңа бу гаҗәеп зур күләмдәге хезмәтне башкаруда бөтен гаиләсе булышкан. Чуаш Кичүеннән Ришат Нуруллин халыктан 371 тонна сөт җыюга ирешкән. Ташбилгедән Рафик Хисмәтов 320 тонна продукция хәзерли алган. Сөт җыюда уңышлы эшләгән иң алдынгылар сәхнәгә чакырылып Мактау грамоталары белән бүләкләнде, акчалата бүләкләргә ия булды.

    Сыерның нәселлесен асра

    Хәтерлисездер - өч-дүрт еллар элек авылларда үткән җыеннарда халык сыер көтүләрендә үгезләр булмауга зарлана иде. Бу чынлап та бик җитди мәсьәлә - асраган сыерың кысыр калсын инде. Менә шул вакыт район җитәкчелеге һәр авыл җирлегендә терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары ачу бурычын куйды да. Бүген инде авылларда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша алынган җиһазлар белән 25 ясалма орлыкландыру пункты эшли.
    Ясалма орлыкландыру ул халыкны акрынлап токымлы, күп сөт бирергә сәләтле сыерлар белән тәэмин итү мөмкинлеге. Инде авыл халкында ясалма орлыкландырудан туган бозаулар тана булып килә. Алар 5-6 мең килограммга чаклы сөт бирүгә сәләтле сыер булып өлгерәчәк, ди белгечләр. Ә менә шул сыердан янә ясалма орлыкландыру юлы белән алынган бозау елына 7-8 мең литр сөт бирерлек сыер булачак. Халыкта бит "җиде сыер асрама, симез сыер асра" дигән әйтем булган. Кыскасы, нәселле бер сөтбикә 3-4 гади сыерны алыштырырга сәләтле. Слетта иң нәтиҗәле эшләүче ясалма орлыкландыру технологлары да макталды. Алар арасында Иске Матактан Евгений Леонтьев бар. Ул үз участогындагы барлык сыерларны да диярлек ясалма орлыкландыруга ирешкән. Евгений Петрович күп кенә хезмәттәшләренә әлеге җаваплы һөнәрне үзләштерүдә ярдәм итте.
    Ташбилгедән Румия Ситдыйкова, Алпардан Илшат Фәттахов та үзләре хезмәт күрсәткән авыллардагы барлык сыерларны да ясалма орлыкландырган. Әхмәттән Миләүшә Мөкәмиева, Түбән Әлкидән Роберт Хәмәтшин, Базарлы Матактан Светлана Ярославлева ел дәвамында 200 гә кадәр сыерны ясалма орлыкландыру юлы белән буазландырганнар.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе слетны зур әзерлек һәм оешканлык белән үткәрде. Монда шулай ук иң күп сөт хәзерләүгә ирешкән Салман авыл җирлеге (җитәкчесе Наил Шәрапов), бер сыерга исәпләгәндә иң югары продукция хәзерләгән Иске Камка авыл җирлеге (Фәргать Акберов), алдагы ел белән чагыштырганда сөт җыюда зур үсеш ясаган Иске Кората авыл җирлеге (Сергей Новиков), сыерларның баш санын арттыра алган Иске Алпар авыл җирлеге (Ринат Шәйхетдинов) һәм үз территорияләрендәге маллар өчен иң күп азык хәзерләтүгә ирешкән Карга авыл җирлеге (башлыгы Рамил Минһаҗев) башкарма комитетлары мактауга лаек булдылар. Алдынгылар хөрмәтенә районыбыз сәнгать осталары җырлар яңгыраттылар.

    Саву аппаратлары таратылачак

    Районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин залда утыручы алдынгылар хезмәтен югары бәяләде.
    -Былтыр район халкы 6 мең тоннадан артык сөт сатуга иреште. Бу хәйран зур күрсәткеч. Шул хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә,-диде ул. -Районыбыз беренче тапкыр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 3 миллиард сумлык чикне узды. Бүген терлекчеләребез һәр көнне 100 тоннадан артык сөт савып эшкәртүчеләргә озаталар.
    Аннан Фердинат Мидхәтович үз хуҗалыгында өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры асраган һәр хуҗалыкка бушлай саву аппаратлары биреләчәгенә ышандырды. Бүген районда шундый 300 дән артык хуҗалык бар икән. Авыл җирлекләре аларның һәркайсына май аена чаклы саву аппаратлары алып тапшырачаклар. Бу бик зур ярдәм булачак, билгеле. Сөт сатудан керем бермә-бер арта барганда савым сыерларын күбрәк асраучылар тагын да ишәер әле бездә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: