Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яхшы ният белән килүчеләргә йөзебез ачык

    Чит дәүләтләрдән, бигрәк тә элеккеге союздаш республикалардан Россия Федерациясенә ел саен мигрантлар ташкыны агыла. Кемдер тарихи ватанын, нәсел тамырларына башлангыч биргән якларны эзли. Кемдер үз илендә эшсезлектән аптырый. Кемдер күп акча эшләп баерга, гаиләсен хәерчелектән йолып алырга омтыла. Газиз җиреннән аерылып китәргә мәҗбүр итүче сәбәпләр күп төрле булса да, максат...

    Чит дәүләтләрдән, бигрәк тә элеккеге союздаш республикалардан Россия Федерациясенә ел саен мигрантлар ташкыны агыла. Кемдер тарихи ватанын, нәсел тамырларына башлангыч биргән якларны эзли. Кемдер үз илендә эшсезлектән аптырый. Кемдер күп акча эшләп баерга, гаиләсен хәерчелектән йолып алырга омтыла. Газиз җиреннән аерылып китәргә мәҗбүр итүче сәбәпләр күп төрле булса да, максат бер - Россия Федерациясендә эшле һәм тораклы, гражданлык статусына ия булу.

    Соңгы елларда безнең районда да Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан республикаларыннан килүчеләр саны арта башлады. Алар безгә нинди уй- максат белән килә? Җирле халык ничек кабул итә аларны? Мигрантлар безнең гореф-гадәтләрне, традицияләрне кабул итәргә әзерме? Болар турында без Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе территориаль пунктының баш-белгеч-эксперты Наталья Фадеева белән сөйләштек.

    -Гадәттә чит ил гражданнары Яңа ел башында бездә яшәүче туганнарына киләләр. Аларның кайберсе вакытлыча яшәп торуга рөхсәт алып булмасмы, ди, кемдер эшкә урнашу максаты белән патент юнәтә. Ел башыннан бирле районга шундый 20 чит ил гражданины килде инде,-ди Наталья Викторовна.

    Аның әйтүенчә, вакытлыча яшәүгә рөхсәт квотасы быелга юк икән инде. Шулай да Россия Федерациясендә туган, әти-әнисе, баласы, тормыш иптәше РФ гражданины булган кешеләрнең документларын карар кабул итү өчен алып калалар икән.

    -Билгеле, чит ил гражданинының төп максаты - бездә эшләүгә рөхсәт алу. Монысы әллә ни авыр түгел, андый патент өчен ай саен 1216 сумлык салым гына түләп торырга кирәк. Шушы патент аңа Татарстанның теләсә кайсы җирендә эшләү мөмкинлеге бирә,-дип аңлата Наталья Викторовна.

    -Чит ил гражданнарының район авылларыннан өйләр сатып алулары, анда күпләп пропискага керүләре турында хәбәрләр ишетәбез. Алар дөреслеккә туры киләме? Мондый өйләрдә чынлап та кешеләр яшиме?-дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. Аның әйтүенчә авыллардагы буш өйләрне аларның хуҗалары теләсә кемгә сатып җибәрергә хокуклы икән. Әйтик, Алпар авылындагы ике өйне таҗик гаиләсе алган, башта гаиләнең олырак әгъзалары, аннары башка туганнары ул өйләрдә теркәлгән.

    -Ир туганнарының эшләргә рөхсәт язулары бар, алар Казандагы кафеларның берсендә пешекчеләр булып хезмәт куялар. Алпардагы йортларда да яшәүче туганнары бар. Бу гаиләдә өлкәннәргә хөрмәт, күрше-күләнгә ихтирам көчле, шуңадыр авыл халкы аларны шактый ансат кабул итте,-ди Наталья Викторовна.

    Аның әйтүенчә, Түбән Әлкигә Төркмәнстаннан, Салманга Таҗикстаннан кайтып урнашучылар бар. Ә гомумән алганда, районда тормыш башлаган (вакытлычы яшәүгә рөхсәте, даими яшәү урынына рөхсәте булган) кешеләр алай күп түгел - 108 генә икән.

    -Районда яшәргә дип кайтучылар белән әйбәтләп сөйләшәбез: сез чит илгә килдегез, биредә бүтән законнар, башка менталитет, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр дә бүтән. Җирле халыкка ихтирамлы булыгыз, аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итегез, дибез. Һәм нигездә алар шулай итә дә. Һәрхәлдә, җирле халык белән чит илләрдән килүчеләр арасында низаг, аңлашылмаучанлык туу очраклары булганы юк әле,-дип тынычландыра әңгәмәдәшем.

    Кызганычка каршы, барысы да алай ук шома түгел шул, кешеләрнең дә бит төрлесе була. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов әйтүенчә, районда яшәүче чит ил гражданнары арасында административ һәм җинаять закончалыгын бозу очраклары бар икән. Әйтик, Әрмәнстан республикасы гражданины тәгәрмәчләр урлаган. Аны җаваплылыкка тарту өчен эзлиләр - егет, җинаяте өчен җавап бирәсен сизүгә, район территориясеннән чыгып качкан.

    Күп дәүләтләр, шул исәптән Россия Федерациясе Конституциясе дә гражданинның яшәү урынын сайлау хокукын таный һәм яклый. Ачык күңел, матур ният белән күченеп килүчеләрне җирле халык та әйбәт каршы ала, яшәп китәргә, көнкүрешне җайларга булыша. Ил-җиребез дә, күңелебез дә иркен. Әмма шулай да…

    -Шулай да район халкына мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә: уяулык турында онытмагыз. Авылдагы буш өйгә кем килеп урнаша? Чит кешеләр үзләрен ничек тоталар? Хуҗасыз өйләр белән кемнәр кызыксына? Мондый очракта иң яхшысы - авыл җирлеге советына, район хакимиятенә, эчке эшләр бүлегенә хәбәр итү - Наталья Фадееваның бу киңәшенә һәр әлкиле колак салсын иде.

    фото go.mail.ru сайтыннан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: