Әлки районында сыерлардан 102,5 млн сумлык сөт хәзерләнгән

Агымдагы елның тугыз аенда шәхси хуҗалыклардан 6169 тонна сөт хәзерләнде. Шулай итеп, йортында сыер асраган һәм гаиләсе кирәгеннән арткан сөтне тапшырган хуҗалар 102 миллион 549 мең сум акча эшләп алды. Бу күрсәткечләр - авыл җирлекләре тарафыннан башкарылган зур эшнең нәтиҗәсе. Узган ел белән чагыштырганда 468 тоннага күбрәк сөт җыелды, ягъни...
Агымдагы елның тугыз аенда шәхси хуҗалыклардан 6169 тонна сөт хәзерләнде. Шулай итеп, йортында сыер асраган һәм гаиләсе кирәгеннән арткан сөтне тапшырган хуҗалар 102 миллион 549 мең сум акча эшләп алды.
Бу күрсәткечләр - авыл җирлекләре тарафыннан башкарылган зур эшнең нәтиҗәсе. Узган ел белән чагыштырганда 468 тоннага күбрәк сөт җыелды, ягъни шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыердан уртача 2253 килограмм югары сыйфатлы сөт тапшырылды. Район буенча хәзерләнгән сөтнең 45 проценты алты авыл җирлеге өлеше. Әйтик, Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүчеләрдән 527 тонна, Түбән Әлкидән 503 тонна, Иске Чаллы җирлегеннән 485 тонна, Салман җирлегендәге хуҗалыклардан 450 тонна, Иске Алпардан 440 һәм Ташбилге җирлегеннән 403 тонна сөт хәзерләнде. Мондый зур хезмәтне төрлечә хупларга, башкаларны шул үрнәктә иярергә чакырырга гына кала. Чөнки бу җирлекләрдә яшәүчеләр 6,5-8,7 миллион сум өстәмә керем алдылар, дигән сүз.
Алдынгылар арасына кермәсәләр дә, үзләренең узган елгы күрсәткечләрен сизелерлек арттырган җирлекләр дә бар. Әйтик, Түбән Колчурино җирлеге буенча алдагы ел белән чагыштырганда халыктан 48 процентка, Апак җирлеге буенча 40 процентка күбрәк сөт хәзерләнде.
Быелның сентябре сөт хәзерләүчеләр өчен уңай булмады, туктаусыз яуган яңгырлар сөт җыючылар эшен катлауландырды. Ә октябрь үзе үк савым кимегән, сыерлар ташлаткан чор. Шулай да эш дәвам итә, октябрьнең беренче декадасында шәхси хуҗалыклардан 216 тонна сөт хәзерләнде, ягъни 2015 ел күрсәткече 8 тоннага арттырылды. Димәк, мөмкинлекләр бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.7500
-
15 август 2022 - 10:49Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана 15 августта Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана.5900
-
13 август 2022 - 14:02«Ремтехсервис»тагы 22 еллык «Нью Холланд»лар буген дә уракта ваттырып эшлиләр 2000 нче елда районга сары төстә, Германия дә җитештерелгән беренче чит ил комбайннары кайтты. Бу ул вакыттагы “Дон” нар белән чагыштырганда җир белән күк аермасы сыман техника иде.19500
-
13 август 2022 - 11:53Әлки районында урып-җыю эшләренең барышы белән Марат Җәббаров танышты Районыбызда урып-җыю эшләренең барышы белән ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров танышты.17300
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдыларТатарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.18200
-
13 август 2022 - 07:42Әлки районында Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә уздыКүптән түгел районыбызда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә узды.21100
-
12 август 2022 - 10:19Раил Габдрахмановка илебез Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россия Герое исеме бирелде10 августта төнлә Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якташыбыз Раил Габдрахмановны тантаналы төстә каршы алдылар.26101
-
12 август 2022 - 15:44Әти-әниләр булган Әлки делегациясе Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты 11 августта Әлки районыннан араларында мәдәният йорты директоры урынбасары Динар Ринат улы Галимов һәм әти-әниләр булган делегация Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты.27800
-
12 август 2022 - 10:19Раил Габдрахмановка илебез Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россия Герое исеме бирелде 10 августта төнлә Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якташыбыз Раил Габдрахмановны тантаналы төстә каршы алдылар.26101
-
12 август 2022 - 08:14Әлки районы Базарлы Матак үзәгендәге күп фатирлы өйгә ремонт ясалды Базарлы Матак үзәгендәге (Советская урамы 3нче йорт) күп фатирлы өй ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде.25200
-
12 август 2022 - 14:07Әлки районы җитәкчесе алдынгы комбайнчыларны бүләкләде Кичә, 11 августта, иртә таңнан район башлыгы Александр Никошин уракта катнашучы механизаторлар янында булып, иң күп икмәк суктыручы комбайнчыларны бүләкләде.24700
-
12 август 2022 - 16:56“Востокзернопродукт”ның Көньяк-Көнчыгыш Әлки территориаль идарәсендә уракның кызган вакыты Соңгы көннәрдә отряд кырларында 16 комбайн берьюлы көзге бодайны турыдан-туры суктыруда эшли.22600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика