Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Актай урамына игътибар юк

Базарлы Матакның Актай урамында яшибез без. Элек биредә район җитәкчеләренең берсе гомер итә иде, шул елларда урамыбызга яхшы юл төзеп, асфальт җәйделәр. Әмма, еллар үтеп, юл җимерелде, тик төзәтүче күренми. Аптырыйбыз инде, әллә соң урамыбызда хәзерге вакытта гади халык кына калганга шулай микән, дибез. Ә бит без дә авыл, район...

Базарлы Матакның Актай урамында яшибез без. Элек биредә район җитәкчеләренең берсе гомер итә иде, шул елларда урамыбызга яхшы юл төзеп, асфальт җәйделәр. Әмма, еллар үтеп, юл җимерелде, тик төзәтүче күренми. Аптырыйбыз инде, әллә соң урамыбызда хәзерге вакытта гади халык кына калганга шулай микән, дибез. Ә бит без дә авыл, район үсешенә яшь яакта үз өлешебезне керттек - мин дә, Фаик абый, Фатыйма апа һәм башкалар да совхозда эшләдек. Хезмәтебез җиңелдән түгел иде бит.

Соравым шу: безнең урам юлын кайчан төзәтерләр икән? Юкса, мәктәп балалары да, картлар да бик азапланып үтә урамыбызны.

Николай Красильников,

пенсионер.

Николай Павловичның соравына Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин җавап бирде.

-Киләсе 2016 елда район үзәге урамнарындагы юлларны тәртипкә китерү буенча планнар зурдан - 12 урамны асфальт юллы итәрбез дип торабыз. Шул исәптән Актай урамын да төзекләндерәчәкбез. Әмма башта иртә яздан ук Маклашевкадагы су системасын эшләп бетерәсебез бар. У эшне ничек тә озакка сузмый гына төгәлләгәч, юлларны ремонтлый башлаячакбыз. Бу аңлашыла да: су системасын алыштыруны ахырга калдырсак, яңа юлларны җимерергә туры киләчәк бит. Бераз түзегез инде, Николай Павлович, киләсе елда Актай урамы гына түгел, башка урамнар да әйбәт юллы булачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев