Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ата елгасы аша яңа күпер

Сихтермә-Хузангай авылы янында Ата елгасы аша яңа күпер төзелә башлады. Тимер-бетон күпер төзелешен "Мостовик" җәмгыяте башкара.

Күпер төзелеше - гаять зур чыгымнар сорый торган корылма. Күперләр хәзер дистәләгән еллар хезмәт итәрлек итеп салына. Гомер-гомергә күпер кору, кое казу, буалар, башка сулыклар булдыру изге гамәл саналган. Сихтермә-Хузангай авылы янында әнә шул изге эшкә безгә яхшы таныш "Мостовик" егетләре керешкәннәр. Бу җәмгыять төзүчеләре районыбызда иң зурлардан булган - Алпар авылы янындагы Кече Чирмешән күперенә капиталь ремонт үткәргәннәр иде. Узган ел Урта Биктимер янындагы күперне капиталь ремонтлап чыктылар. Башкарган эшләре бик сыйфатлы һәм пөхтә.

Инде чират Сихтермә-Хузангай күперенә дә җиткән. Ата елгасы аша заманында вакытлыча йөреп тору өчен дип салынган күпер бар иде. Әле ул иске күпер төзелгәндә "Хузангай" кооперативының да шулай үсәсе билгеле булмады. Бүген инде "Хузангай" - 20 мең гектардан артык сөрү җирләре, зур производство базасы булган, елдан-ел куәтен арттыра барган хуҗалык. Монда егәрле К-701 тракторлары гына да өч дистәгә тула. Кыскасы, хуҗалыкта эш кайнап тора.

Авылга асфальт юл килә. Ә менә күпер бер автомобиль үтәрлек кенә тар, кечкенә. Көчле язгы ташуда тирә-юне су белән юылып, күпергә үтеп булмау куркынычы да бар иде.

Ниһаять, Ата елгасы аша озынлыгы 30 метрга якын, смета бәясе 29 миллион 715 мең сум торган тимер-бетон күпер салына башлады. Бу күпер катлаулы конструкцияле корылма булачак.

"Мостовик"лыларның язылмаган бер яхшы кагыйдәләре бар - алар теге яки бу күпер төзелешенә, ремонтына керешкәнче бик әйбәтләп вакытлыча йөреп тору юлы ясыйлар. Ата елгасы аша да көз айларында куәтле тракторлар башта шундый юл салдылар. Ул кичү төзүчеләргә дә комачауламый, йөрүчеләргә дә куркынычсыз хәрәкәт итәргә җайлы итеп эшләнгән. Һәм узган елның 6 декабрендә төзүчеләр күпер салу эшенә керештеләр.

Биредә мастер Алексей Ещев җитәкчелегендәге бик оста күпер төзүчеләр хезмәт куя. Әйтик, эшчеләр Владимир Борзов, Алмаз Шәрапов, арматура-измәчеләр Владимир Кудосов, Вячеслав Рыжков, монтажчы Расих Хәйруллин үз хезмәтләренең чын осталары.

Монда кышкы айларда да эш тукталмый. Субайлар ясау дәвам итә. Алексей Ещев әйтүенчә, бирегә кышкы чор өчен эшләнгән махсус измәләр китерелә икән.

Гомумән, эш бернинди тоткарлыксыз дәвам итә. Билгеле, хезмәт барышында килеп туган кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә "Хузангай" кооперативы да ярдәмгә килә.

Күпер график нигезендә быел 15 ноябрьгә төзелеп бетеп файдалануга тапшырылырга тиеш. "Мостовик"лылар әлеге бурычны сыйфатлы һәм вакытында башкарырбыз дип ышандыралар.

сезнең фикер

Евгений Чугунов, "Хузангай кооперативы рәисе:

-Ата елгасы аша салынучы күпер безгә бик кирәк иде. Иске күпердән бит тракторлар тагылма агрегатлар белән чыгып йөри алмый азапланалар иде. Кырга эшкә барганда зур әйләнечләр ясарга туры килде. Урак җиткәч бөртек суктыру комбайннары белән шул ук бәла кабатланды. Инде яңа күпер безнең эшне оештыруда биниһая җиңеллек бирер дип шатланып торабыз.

Александр Крылов, «Хузангай» кооперативы механизаторы:

-Авыл күпере ул безнең күптәнге проблема инде. Язгы-көзге пычракларда күпергә кереп-чыгып булмый интектек. Асфальт юл килә дә күпергә җитәрәк тар гына җайсыз участокка әйләнә. Җиңел машиналар белән күпергә керә алмыйча, күтәрткән юл астына төшеп китүләр дә булды инде. Ниһаять яңа күпер салына дип бик куанабыз.

Зинаида Ярославлева, пенсионер:

-Мин инде өлкән яшьтә. Яңа күпер төзелешен күргәнем юк, кешеләрдән генә ишеттем. Андагы агач күперне яхшы хәтерлим. Аны һәр елны ремонтлап, карап торалар иде. Ул еллар өчен ярагандыр инде агач күпер дә. Хәзер бит техника заманы. Күперләрнең дә ныгы, чыдамлысы кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев