Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Басуларда эш кайный

Хуҗалыкларда хәзер туңга сөрү һәм кукурузны яшел масса өчен уру бара.

Механизаторлар көче белән 1500 гектарда кукуруз җыеп алынып, 20 мең 252 тонна яшел масса азык базларына салынды. Туңга сөрү 26,1 мең гектарда башкарылды. Бу эшкәртеләсе барлык җирләрнең 43 проценты дигән сүз. "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында һәм "Хузангай" кооперативында самолетлар ярдәмендә көнбагыш басуларына десикация (көнбагыш тамырын киптерү максатында агрочара) үткәрелә. Мондый участокларда көнбагышны ашау өчен кулланырга ярамый. Чуаш Борнаенда "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгында 16 гектар мәйданда бәрәңге җыеп алынды. Бәрәңге уңышы әйбәт, гектардан 262 центнер чыга. Тагын әле 34 гектарда бәрәңге аласылары калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев