Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәхет яши биш балалы бу өйдә

Бу өйдә көн дәвамында иң еш әйтелә-ишетелә торган сүз - әни. Чөнки әниләр икәү монда, һәм аларга үз итеп, иң матур сүз белән эндәшүчеләр - балалар да аз түгел. Сүзем Карга авылында яшәүче Мансур һәм Гөлсинә Гатиннар гаиләсе турында.

…Үткән җәйнең иң кызу көннәре иде. Карга авыл җирлегенә ниндидер мәгълүмат сорап шылтыраткан идем, миңа бик шатланып хәбәр җиткерделәр: балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Гөлсинә игезәк малайлар тапкан бит! Аның инде ике кызы, бер улы бар икән, һәм менә Ходай берьюлы ике "егет" бүләк иткән үзләренә.
-Мондый хәлнең авылыбызда бик күптәннән булганы юк иде инде. Барыбыз да сөендек Мансур белән Гөлсинә өчен. Билгеле, биш баланы үстереп, аякка бастыру аларга ансат булмас. Әмма һәр сабый үз ризыгы белән туа диләр бит. Аннары, Гатиннар - бик тырыш, эшчән кешеләр, гаиләләрен җитеш яшәтү өчен бөтенесен эшләячәкләр,-диде авыл җирлеге советы секретаре Мәдинә Вәлиева ул вакытта.
Сабыйларга, изге Рамазан аенда дөньяга килгәнгәдер, Ислам һәм Рамазан дип исем бирәләр. Әмма нәниләр әле тиз генә әти йортына кайта алмыйлар - берсе кило ярымлык, икенчесе аннан йөз генә граммга авыррак булып туган малайларны табиблар авырлыклары нормага туры килерлек булганчы хастаханәдә тоталар. Өйдәге әтиләре, апа-абыйлары һәм дәү әниләре генә түгел, авылдашлары да игезәкләрнең тизрәк Каргага кайтып җитүен көтеп ала.

Акыллы хатын ирен мактар
…Гаилә өчен сөенечле дә, мәшәкатьле һәм борчулы да ул көннәр артта калды. Ислам белән Рамазанга яшь тә өч ай инде хәзер. Малайларны күрергә, биш балалы әнинең үзе белән әйбәтләп танышырга дип Каргага юл тоттык. Авылның түбәнге өлешендә, киң, иркен урамда кызыл кирпечтән бик матур итеп төзелгән ике катлы өйдә яшиләр икән алар. Гөлсинә ачык елмаеп каршы алды. Ишекне ачып өйгә керүгә ирексездән елмаеп куйдым һәм бу гаиләдән киткәнче авызым ерык торды. Каршыбызга ике тамчы су кебек охшаш нәни генә малайлар йөгерешеп чыктылар да, иң "тәмле" бармакларын чупылдата-чупылдата, бик тә кызыксынган карашларын безгә төбәделәр. Бу манзара шулкадәр гаҗәеп, шулкадәр сөйкемле! Өйнең зур бүлмәсенә үттек. Анда әле тагын ике бала - 6 нчы сыйныфта укучы Гүзәл һәм 4 яшьлек Нияз тыныч кына уйнап утыралар иде. Балаларның дәү әниләре Нәзирә апа белән дә танышып, тиз арада уртак тел таптык. Балаларның шуклыкларына, вакыт-вакыт "эләгешеп" алуларына, елап җибәрүләренә әледән-әле бүленеп Гөлсинә белән аның үзе, балалары, тормыш иптәше, гомумән, тормыш-көнкүрешләре турында сөйләштек.
-Без икебез дә бу авылдан. Шулай бер кичтә Мансур мине клубтан озата кайтты. Аннары өч ел озатышып йөрдек тә, өйләнешергә булдык,-дип гаиләсе тарихын сөйли башлады Гөлсинә һәм ире Мансурны мактап алды: - Ел әйләнәсе комбайнда да, тракторда эшли әтиебез. Җәен урып-җыюда. Әле анысы хәзер дә бетмәгән - кукуруз уралар. Кышын тракторга утыра ул, терлекчелек комплексында эшли.
-Мөгаен, бик арып кайтадыр. Ә өйдә биш бала, шау-шу…-дим.
Балалар әтиләре кайтып керүгә муенына асылыналар инде. Нияз: "Әтием ат бул!" диюгә Мансур идәнгә чүгә, дүрт аякланып "ат була". Нияз белән игезәкләр этешә-төртешә әтиләренең аркасына менеп атланалар. Ә ул бер дә арыдым, дип зарланмый, кич буе балалар белән мәш килә. Үз газизләребез бит, шатлыклары да, авырлыклары да үзебез теләп алган,-дип әллә ирен, әллә малайларын мактап-яклап куя Гөлсинә.

Игезәкләр - көтелмәгән сөенеч
Дөресен генә әйткәндә, биш сабыйга әти-әни булырбыз дип уйламаганнар алар. Башта ике кызлары тугач, әти кеше малай кирәксенә. Ә аннары, һич көтмәгәндә, Гөлсинә үзенең игезәкләр белән авырлы икәнен белеп ала. Аптырап кала, билгеле, борчыла. Бик күпкә китә түгелме соң балалар, ничек үстереп бетерерсең? Бу урында ата кеше бер генә сүз әйтә: "Үсәрләр!"
-Ярый әле "яшьләр ипотекасы" буенча шушы өйне салып кергән идек. Иркендә яшибез, шунысы бик рәхәт,-ди Гөлсинә.
Билгеле, игезәкләр башта бик күп борчу китерәләр. Җиде айлык булып туалар бит, ичмасам, башта әнисеннән аерып берсен генә кайтаралар табиблар. Ике килолы кеп-кечкенә малайны әтисе белән дәү әнисе карый. "Ничек түздегез?"-дип сорыйм Нәзирә ападан. "Соң, түзмичә нишлисең? Сабый бит, балаңның баласы балдан татлы. Дөрес инде, шул яшемдә бәби карармын дип уйламаган да идем. Туры килде шул",-ди биш баланың дәү әнисе. Аларга Гөлсинәнең үз әнисе Газизә дә булыша, шулай итеп уртак көч белән карыйлар игезәкләрне.
Хәзер инде Ислам белән Рамазан тәпи йөриләр, дөресрәге, туктаусыз диярлек чабалар. Берсе яшь туларга бер атна кала йөреп китте, икенчесе корбан гаете көнне тәпиләгән. Алар икәү уйный беләләр инде, әле берсе кача, әле икенчесе. Җитешмәгән җирләре юк. Әтиләре "саклык чаралары" да күргән: икенче катка менә торган баскычка "баррикада" корганнар, телевизор каршында да такталардан ясалган "чик". Әмма сизелә, тиздән әтиләренең бу җайланмалары малайлар өчен чик булудан туктаячак, бигрәк шаяннар, тиктормаслар бит!
Кунак бүлмәсе ишегенең бер пыяласын ватып төшерергә өлгергәннәр инде.
-Көне буе алмаш-тилмәш карыйбыз үзләрен. Һич бер минутта күздән язарга ярамый,-ди дәү әниләре. Аның сүзен шунда ук раслап куйдылар малайлар: абыйлары дәү тупны аткан иде, ул нәниләрнең берсенә килеп тә тиде, тегесе егылып та китте, елап та җибәрде. Озак еламады тагын, сикереп торды да, муенына аскан "пустушка"ны авызына кабып куйды, берәр сулкылдап алды һәм уенын дәвам итте.
-Әй-е, сезнең барыгызга да җитәдер бу шаяннар!-дим Нәзирә апага.
-Әле ярый апалары бар. Энҗе белән Гүзәл караша үзләрен,-ди дәү әни.
Биш баланы ашату, киендерү, мәктәптәгеләрен кирәк-ярак белән тәэмин итү, мөгаен ансат түгелдер Гатиннарга. Гөлсинә һич кенә дә зарланмый үзе. Терлекне күпләп асрыйлар, сыерлары, сарыклары, хәтта тае белән атлары да бар. Әмма берүзе эшләүче Мансурның хезмәт хакын ничек җиткерәләрдер, ул кадәрен үзләре генә белә. Ичмасам, шундый ишле гаиләләргә дәүләт ярдәме дә әллә ни мактанырлык түгел.

«Рәхәтләрен картайгач күрербез»
-Хәзер ансат түгел инде анысы. Балалар үсеп җиткәч рәхәтләрен күрербез әле, Алла боерган булса. Әнә күрше апа әйтә, картайган көнеңдә "миңа монысы кирәк, тегесен алып бирегез" дип кушып кына утырырсың",-дип көлә Гөлсинә. Ә Нәзирә апа өстәп куя:
-Бала хәсрәте күрсәтмәсен Ходай. Мин менә бер баламны югалттым инде, җаным әрни. Ана өчен шуннан да олы хәсрәт юк. Әле менә самолет шартлап һәлак булганнарны жәлләп утырам. Барысы да яшьләр бит. Ата-аналарына нинди олы кайгы! Шундый авырлыкларны бирмәсен Ходай. Ә бала үстерү шатлык кына ул.
…Менә шундый ишле гаилә яши Каргада. "Бала тудымы, өйдән тәртип, тынлык, чисталык чыгып кача һәм Бәхет килеп урнаша", дигән кызыклы фикер бар. Ә Гатиннарның андый бәхетләре бишәү.
…Бу өйдә көне буе "Әни!" сүзе яңгырап тора. Мансур белән Гөлсинә Нәзирә апага шулай олылап дәшә, ә Гөлсинәгә "әни" дип өч баласы килеп сырыла. Бу сүзне әлегә Ислам белән Рамазан әйтә белми әле. Тиздән аларның да теле ачылыр һәм әни! диючеләр берьюлы икегә артыр. Шушы изге сүз яңгыраган өйдә ничек Бәхет яшәмәсен ди!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев