Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Битараф кала алмыйбыз

Республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган айлык дәвам итә, ул бездә дә актив төстә үткәрелә. Район өчен наркотиклар куллану һәм тарату белән бәйле проблемалар актуальмы соң? Әйе, актуаль, чөнки бүгенге көндә проблема дөньяның һәр иле, һәр өлкәсе, һәр районы һәм, димәк, һәр кеше өчен актуаль.

Район үзәк хастаханәсе биргән мәгълүматлар буенча наркологта 7 кеше исәптә тора бүген. Ләкин хокук бозуның әлеге төре бик тә үзенчәлекле, статистикадан яшерен. Ә сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре раслаганча, һәр ачыкланган наркотик кулланучыга әлегә исәпкә алынмаган 10 наркоман туры килә.
Агымдагы елда наркотиклар кулланган 2 кеше Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында законнар җыелмасының 6.9 статьясы буенча җавапка тартылды. Ә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлки район бүлеге хезмәткәрләре кыргый киндер үскән урыннарны табып юкка чыгардылар (барлыгы 6 факт).
Беренче карашка, район буенча китерелгән саннар бик кечкенә кебек. Әмма үз-үзебезне тынычландырырга хокукыбыз юк: әгәр кисәтү эшләре алып бармасаң, бер наркоман язмышын бик күпләр кабатларга мөмкин. Билгеле, наркотик матдәләр куллана башласалар. Шуңа күрә, әгәр наркоманиянең таралуына юл куйсак, миллионлаган кешеләр, хәтта милләтләр, халыклар да киләчәксез язмышка дучар булырга мөмкин. Чөнки наркомания өчен милли, географик һәм башка төрле чикләр юк.
Күпме генә теләсәк тә, наркомания проблемаларыннан читтә калу һич мөмкин түгел. Наркотиклар коралсыз юкка чыгара, көч кулланмый, кан коймый гына үтерә, алар сугыш алып баруга вакыт, хезмәт һәм акча тотмый. Барысын да наркоманнар үзләре, үз куллары белән эшләячәк.
Наркотиклар - авыр хәлләрдән чыгу юлы түгел! Наркотиклар безнең яшьләребезне һәлак итә. Наркотиклар гаиләләребезне җимерә. Бу проблемадан читләшмәгез, кайгы гаиләгезгә кагылганны көтмәгез. Авыруны дәвалауга караганда кисәтү ансатрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев