Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Чуаш Кичүе” терлекчелек комплексында Италиянең “Кремонини групп” компаниясе җитәкчесе Луиджи Кремонини булып китте

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашудан соң, Италиянең "Кремонини групп" компаниясе җитәкчесе Луиджи Кремонини Татарстанның алты районында, шул исәптән безнең Әлки җирлегендә дә булды. Кунаклар "Чуаш Кичүе" терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән таныштылар. Аларны республиканый авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, "Кызыл Шәрык-Агро" инвесторы Айрат Хәйруллин...

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашудан соң, Италиянең "Кремонини групп" компаниясе җитәкчесе Луиджи Кремонини Татарстанның алты районында, шул исәптән безнең Әлки җирлегендә дә булды.
Кунаклар "Чуаш Кичүе" терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән таныштылар. Аларны республиканый авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, "Кызыл Шәрык-Агро" инвесторы Айрат Хәйруллин һәм башка җаваплы кешеләр озата йөрде. "Кремонини групп" - бөтен дөньяга мәгълүм, мөгезле эре терлек ите җитештерүче эре компания. "Чуаш Кичүе" терлекчелек комплексы эченә узгач кунакларга "Кызыл Шәрык" компаниясенең Әлки районына килеп башкарган эшләре, инвестор тарафыннан зур төзелешләргә, үсемчелек һәм терлекчелеккә керткән инвестицияләре хакында зур мониторда презентация тәкъдим ителде.
Аннан кунаклар комплекс эченә экскурсия ясадылар. Биредә аларга малларның туклану рационы, махсус боксларда тәрбияләнүче бозаулар, заманча механикалаштырылган һәм компьютерлаштырылган савым линияләре күрсәтелде.
Экскурсия вакытында Айрат Хәйруллин соңгы елларның корылыклы җәйләренә тукталды.
-Ни кызганыч, менә биш ел инде безне корылык интектерә. Ул авыл хуҗалыгы икътисадына тискәре йогынты ясый. Явым-төшемнәр булмау сәбәпле без күп табыш югалттык,-диде инвестор.
Европа кунагы исә экскурсиядән канәгать калуын әйтте.
-Малларыгыз көр, бар җирдә чисталык, тәртип. Европада шул кадәрле озын савым линияләре күргәнем юк иде әле,-диде ул.
А.Хәйруллин әлеге компания белән, ит сатуда хезмәттәшлек итәргә теләгәнен белдерде. Луиджи Кремонини бу сүзләргә:
-Тәкъдимегез безнең өчен кызыклы, алга таба бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырбыз,-диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев