Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чуаш Кичүе мәктәбендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә

Мәктәпләр ремонтлауга кагылышлы республика программасы буенча быел районда Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләренә капиталь ремонт ясала. Чуаш Кичүе мәктәбен Рәшит Мөхәммәтшин җитәкләгән "Строитель и К" оешмасы төзүчеләре ремонтлый. Алар төзекләндерү эшләренә февральдә үк керештеләр. Беренче эш итеп төзүчеләр ике каттагы зур-зур тәрәзәрне алмаштырдылар. Барлыгы 94 тәрәзә өч кат пыялалы,...

Мәктәпләр ремонтлауга кагылышлы республика программасы буенча быел районда Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләренә капиталь ремонт ясала.
Чуаш Кичүе мәктәбен Рәшит Мөхәммәтшин җитәкләгән "Строитель и К" оешмасы төзүчеләре ремонтлый. Алар төзекләндерү эшләренә февральдә үк керештеләр. Беренче эш итеп төзүчеләр ике каттагы зур-зур тәрәзәрне алмаштырдылар. Барлыгы 94 тәрәзә өч кат пыялалы, микроклимат тудыручы яңа тәрәзәләргә алыштырып куелды. Микроклимат ничек тудырыла соң? Тәрәзәнең тоткасын билгеле бер юнәлешкә борып куйгач, класс бүлмәләренә саф һава керә башлый.
Бүген инде мәктәпнең барлык сыйныфларына яңа ишекләр куелган, җылыту системасы, электр чыбыклары тулысынча яңартылган. Мәктәп тирәли ныклы отмостка төзелгән, канализация системасы да хәзер ышанычлы. Төзүчеләр бүген сыйныф бүлмәләрен штукатурлау, буяу белән шөгыльләнәләр.
Без мастер Фаиз Билалов белән һәр бүлмәне карап, нәрсәләр эшләнгән, тагын нәрсәләр эшләнергә кирәклеген тикшереп чыктык. Кайбер бүлмәләр инде тулысынча әзер. Аларны Чуаш Кичүе мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре җыештыра. Төзүчеләр бу коллективка бик рәхмәтле, җыештыру, чүп-чарны төяп чыгару кебек эшләрне әйткәнне дә көтмичә башкаралар, күпме вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирәләр, диләр алар.
Чуаш Кичүе мәктәбен ремонтлауга кагылышлы эшләрне 80 процентка якыны төгәлләнеп килә. Мондый темп белән эшләсәләр, төзүчеләр ремонтны бер айдан төгәлли дә алачаклар.
Мәктәп түбәсе күптән түгел үткән давылдан зыян күргән, шуннан соң төзүчеләр аны яңадан япканнар, ышанычлы булсын өчен өстәмә терәкләр дә куйганнар. Санузелларны узган елда ук урнаштыру да вакыт һәм акчаны янга калдыру мөмкинлеге биргән. Без спорт залын да карап чыктык. Ул инде тулысынча диярлек ясалган. Ашханә эшчеләре дә яңа җиһазлардан файдалана башлаганнар. Көне-көне белән алар биредә эшләүче 20шәр кешене ашаталар. Тиздән ашханәнең стеналарына плиткалар ябыштыра башлаячаклар.
Мәктәптәге электр системасын ремонтлауга кагылышлы эшләрне Фәргать Камалов җитәкчелегендәге "Энерготехсервис" җәмгыяте эшчеләре башкарган. Су, җылылык системасын "Строитель и К" эшчесе Равил Вәлиев оста итеп очлап чыккан. Тәрәзәләрне Илсур Гәрәев бригадасы тиз һәм сыйфатлы итеп урнаштырган. Шулай ук төзүчеләр Олег Аксенов, Алексей Скворцов, Петр Бухаров һәм аларның иптәшләре дә төзекләндерү эшләренә зур өлеш керткәннәр.
Хәзер инде Чуаш Кичүе мәктәбе бик матур. Зур-зур тәрәзәләре кояшка карап балкып тора. Район җитәкчеләре мәктәпне сайдинг белән тышлату җаен эзлиләр. Ул чакта инде мәктәп курчак өе кебек булачак.
Чуаш Кичүе мәктәбе бинасы 1987 елда файдалануга тапшырылган булган. Ул 320 урынга исәпләп төзелгән. Ул елларда район белән Нәҗип Бакиров җитәкчелек итә иде. Ул Әлки җирендә күп кенә мәктәпләр, клуб биналары, күперләр, авыл хуҗалыгы объектлары, юллар төзеткән кеше. Бу биналарның күпчеле әле дә безгә хезмәт итә. 90 еллык тарихы булган Чуаш Кичүе мәктәбе дә шул исемлектә. Гомумән, мәктәп булдыклы директорлардан, көчле укытучылардан һәрчак уңды. Коллектив белән Мөнип абый Мисбахов, Ринат Фатыйхов, Гөлҗиһан Мөбарәкшина җитәкчелек иткән елларны әле дә ихтирам белән искә алалар укучылар һәм ата-аналар.
Бүген Чуаш Кичүе мәктәбен Фәния Зәйдуллина җитәкли. Укыту-тәрбия эшләрен эзлекле алып бару белән берлектә мәктәп яны участогын да нәтиҗәле эшләтә ул. Җылылык системасын сүтеп, яңага алыштыргач, тимер торбаларны кулланып мәктәп бакчасын тотып алганнар. Биредә үстерелгән помидор, борыч, кыяр үсентеләрен район халкы да бик теләп сатып ала. Хәзер инде бакчада яшелчә, җиләк-җимеш өлгереп килә. Остазлары җитәкчелегендә укучылар шунда эшләп йөри. Яңа уку елын ремонтланган, яңартылган мәктәптә башлыйсыларына алар бүгеннән сөенәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев