Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Елына күрә уңыш әйбәт

30 июльгә булган оператив мәгълүматларга караганда, район басуларында урып-җыю эшләренең 26 проценты инде тәмам. Бөртеклеләр 14209 гектарда теземнәргә салынды. Шуның 8271 гектарында, ягъни 39 проценты - көзге бодай, 1578 гектарында борчак (35 процент), 2359 гектарда арыш (40 процент) суктырылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, елына күрә һәр гектардан...

Урып-җыю эшләре белән бергә районда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Барлыгы 72917 тонна сенаж салынды, 12894 тонна печән, 3071 тонна салам запасы булдырылды.
"Кызыл Шәрык-Агро" филиаллары терлек азыгы хәзерләүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Әлегә "Көнчыгыш Әлки" филиалында 600 тонна печән, 13500 тонна сенаж, 950 тонна салам хәзерләнгән. "Үзәк Әлки" филиалында 1100 тонна печән, 22000 тонна сенаж, 2300 тонна салам, "Көньяк Әлки" филиалында 400 тонна печән, 27490 тонна сенаж, 1100 тонна салам хәзерләп өлгергәннәр. Урак тәмамлангач, ""Кызыл Шәрык-Агро" механизаторлары кукурузны силоска салырга планлаштыралар. Силоска тапатыласы кукуруз мәйданы да шактый - 6475 гектар тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев