Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде

Узган атнада район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Әлеге чарада республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Спас, Алексеевск районнарыннан баш агрономнар, инженерлар катнашты. Министр урынбасары җитәкчелегендәге комиссия җәрәбә белән сайлап алынган "Хузангай" кооперативында, "Үзәк Әлки" филиалының "Тахтала", "Ташбилге"отрядларында, "Көнчыгыш Әлки" филиалының "Алпар", "Үргәгар", "Көньяк Әлки"...

Узган атнада район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Әлеге чарада республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Спас, Алексеевск районнарыннан баш агрономнар, инженерлар катнашты.

Министр урынбасары җитәкчелегендәге комиссия җәрәбә белән сайлап алынган "Хузангай" кооперативында, "Үзәк Әлки" филиалының "Тахтала", "Ташбилге"отрядларында, "Көнчыгыш Әлки" филиалының "Алпар", "Үргәгар", "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядында, "Яшь көч", "Тяминов" хуҗалыкларында булды.

Быелгы яз соңлады, димәк, кыр эшләрендә аеруча өлгерлек, оперативлык таләп ителәчәк. Шуны истә тотып, бу мөһим кампаниягә игенчеләребез үтә җаваплылык белән әзерләнә. Тикшерү комиссиясе булган хуҗалыклар үзләренең язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә нигездә әзер булуларын күрсәттеләр. Авыл хуҗалыгы техникасы - тырмалар, культиваторлар, чәнчкеләр тулысынча ремонтланган һәм агрегатлаштырып куелган. Таләпчән комиссия техника торышына, аеруча кайбер хуҗалыкларда агрегатларның дөрес көйләнмәгән булуына игътибарны юнәлтте.

Басу эшләрендә катнашасы техника һәм трактор паркының торышы, әзерлеге генә түгел, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше, үсемлекчелеккә кагылышлы эш кагазьләре дә "энә күзеннән" үткәрелде.

Район буенча тулаем әзерлеккә 40 баллы бәяләү системасы буенча 37 балл бирелде. Тикшерелгән сигез хуҗалык арасында иң югары әзерлекле дип хузангайлылар (39 балл) табылды. "Тахтала" һәм "Юхмачы" отрядлары механизаторларының әзерлеге 38 балл белән бәяләнде.

"Хузангай" кооперативы җитәкчесе Евгений Чугунов быелгы язгы кыр эшләрен җиңеп чыгар өчен бар нәрсәнең җитәрлек булуын әйтә. Биредә техникасы да төзекләндерелгән, чәчүлек орлык һәм минераль ашламаларны да җитәрлек күләмдә булдырганнар. Чугуновның сүзе нигезле булуын тикшерү комиссиясе дә раслады.

Комиссия рәисе Ришат Хәбипов йомгак ясап:

-Әлкилеләр бүген басуга чыгарга әзер. Алдагы кыр эшләрен бәла-казаларсыз гына башкарып чыгыгыз,-дип үз теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев