Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Федерация вәкилләре белән очрашу

Чәршәмбе көнне районда Татарстан профсоюзлары федерациясе белгечләренең зур төркеме булып китте. Алар Базарлы Матактагы кайбер социаль учреждениеләрдә, аерым алганда" Алинә" спорт комплексында булдылар, ә аннары район профсоюзларының координация советы әгъзалары, профком рәисләре, оешма җитәкчеләре һәм баш бухгалтерлары, хезмәтне саклау, кадрлар буенча белгечләр, юридик хезмәт белгечләре белән очраштылар.

Очрашуны ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Владимир Кондратов башлап җибәрде.
-РФ Дәүләт Думасына депутатлар һәм РФ Президентын сайлаулар белән бәйле катлаулы чор кичердек - илнең алга таба үсеш юлын билгеләүдә катнаштык. Профсоюзлар читтә калмады бу мөһим эштән - Бөтенроссия халык фронты нигезләрен булдыруга зур өлеш керттеләр. Президент, хөкүмәт белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә социаль партнерлык системасы төзелде - диалог төзергә, бер-беребезне ишетергә өйрәндек. Шунысы сөендерә: Дәүләт Думасы эшчәнлегенең нигезен тәшкил итәчәк программаның асылы хезмәт кешесенә ихтирамны, хөрмәтне яңадан торгызу белән бәйле булачак,-диде ул. Владимир Петрович Россиядә хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәве, заманча югары технологияле эш урыннары булдырырга кирәклеге, бюджет тармакларында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүдәге кимчелекләр, минималь хезмәт хакын яшәү минимумы һәм куллану минимумы дәрәҗәсенә күтәрүнең зарурлыгы турында бик борчылып сөйләде, боларның Президентлыкка кандидатка наказ рәвешендә җиткерелүен әйтте.
-Татарстанда да хәлләр без теләгәнчә үк әйбәт түгел. Әйтик, уртача хезмәт хакы Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк. Хезмәтне саклауга тотылган чыгымнар буенча Идел буе районында без алтынчы урында! Бер хезмәткәргә нибары 6 мең сум тирәсе генә акча бирелгән,-диде ул. Аннары Татарстан профсоюзларының 90 еллыгына багышлап чыгарылган китапны күрсәтте һәм аны район башлыгы урынбасары Динар Хәкимовка бүләк итте.
Федерация бүлеге начальнигы урынбасары, хокукый хезмәт инспекторы Гүзәл Мингалиева 2012 елда хезмәт һәм мәшгульлеккә кагылышлы нинди законнар кабул ителүе көтелү турында сөйләп үтте.
-Җитәкченең хезмәтне саклау буенча җаваплылыгы арттырылачак - закон бозучыларга салына торган штрафларның күләме берничә тапкыр үсәчәк,-диде ул. -Шулай ук хезмәт кенәгәләре турында яңа закон кабул ителер дип көтәбез. Мондый кенәгәләр гамәлдән чыгарылыр мөгаен, чөнки хезмәткәр һәм эш бирүче арасында төзелгән килешү мөһимрәк булачак, төп документка әйләнәчәк. Шулай ук эшкә кабул итү һәм эштән чыгару турындагы приказлар, алдагы эш урыныннан рекомендацияләр мөһим булачак. Өзлексез эш стажына ихтыяҗ юк, ә пенсия билгеләү өчен иминият стажы мәгълүматлары РФ Пенсия фондында саклана. Һәрхәлдә болар турында закон агымдагы ел ахырына кабул ителер дип көтелә.
Шулай ук эшкә кабул иткәндә сынау вакыты һәм аның өчен түләү, эш сәгатеннән соң калып эшләгәннәргә түләү яки өстәмә ял бирү, читтән торып укучыларга өстәмә ял бирү, эш урыннарын аттестацияләү кебек мәсьәләләргә тукталды.
Хезмәтне саклау, эш урыннарын хәвефсез итү, сәнәгатьтә бәхетсезлек очраклары турында техник инспектор Николай Клевачов мәгълүмат бирде.
-Һәр өченче хезмәткәр канәгатьләнмәслек шартларда эшли. Хезмәт урыннарының бик азы гына аттестацияләнгән. Сезнең районда нибары 254 эш урыны гына аттестация үткән,-диде Николай Васильевич.
Очрашу барышында социаль партнерлык буенча әйдәүче белгеч Анастасия Ерохина (пенсия тәэминаты турында), район прокуроры Сергей Перфильев (хезмәт хаклары буенча бурычлар, хезмәтне саклау юнәлешендә прокуратураның эшчәнлеге хакында), федерациянең оештыру эшләре бүлеге начальнигы Әлфия Хәсәнова, баш бухгалтер Регина Якушина чыгыш ясадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, очрашуга нәтиҗә ясап, федерация вәкилләренең районга килүе профсоюзлар эшен җанландырып җибәрер дигән өмет белдерде.
Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Анастасия Смышляевага һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Сүәйдә Шакировага Мактау грамоталары тапшырылды. Бу аларның хезмәт кешесе хокукларын яклауга юнәлтелгән күпьеллык эшчәнлекләрен бәяләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"