Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кагыйдә үтәү инспекторга түгел, үз хәвефсезлегең өчен кирәк

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыгарга җыенгач ук юл-патруль службасы өлкән инспекторы Рафис Хатыйпов бүген юлларда балалар иминлегенә аеруча әһәмият бирүләрен искәртеп куйды. -"Игътибар - балалар!" профилактика операциясе бара бит. Без балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә бигрәк тә игътибар итәбез. Автомобильләрдә балаларның махсус креслоларда йөртелүен дә күз уңында тотабыз,-диде. Өлкән инспектор...

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыгарга җыенгач ук юл-патруль службасы өлкән инспекторы Рафис Хатыйпов бүген юлларда балалар иминлегенә аеруча әһәмият бирүләрен искәртеп куйды.
-"Игътибар - балалар!" профилактика операциясе бара бит. Без балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә бигрәк тә игътибар итәбез. Автомобильләрдә балаларның махсус креслоларда йөртелүен дә күз уңында тотабыз,-диде.
Өлкән инспектор Рафис Хатыйпов һәм ЮХИДИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы Рәмзил Вәлиуллин белән рейдка кузгалдык. Тукталышыбыз Сихтермә-Хузангай авылы янында булды. Иң беренче туктаткан "ВАЗ" автомобилендә өч яшьлек малай арткы утыргычта креслосыз-нисез бара иде. Инспекторлар кисәтү ясагач, рульдә утыручы әти кеше аклана башлады.
-Баланың креслосы бар ла. Тиз генә күрше авылга барып кайтырга дип ашыгып юлга чыктык та, бала утыргычын алырга ук онытылган,-дип, берьюлга гына кичерүләрен, штраф язмауларын сорый башлады.
-Шуны аңлагыз сез: баланы машинада махсус җайланмада йөртү безнең өчен түгел, кечкенә улыгыз өчен кирәк бит,-дип төшендерергә тырышты Рәмзил Вәлиуллин. -Аның хәвефсезлеген кайгыртмыйсызмыни? Ничек инде юлга чыкканда бала креслосын онытып калдырасыз?
Әти кеше гаебен таныгандай булды. Өч мең сум штраф та түләгәч, баласын машинада махсус креслога утыртып кына юлга алып чыгарга кирәклеген бүтән онытмас инде.
-Юлда балалар иминлеге турында сүз алып барабыз икән, ата-аналарга да бу мәсьәләгә гел игътибарлы булырга кирәклеген искәртәсе килә,-ди Рәмзил Вәлиуллин. -Балаларны юл хәвефсезлеге кагыйдәләренә алар өйрәтергә тиеш. Еш кына малайлар-кызлар саклык турында уйлап та карамыйча автомобиль трассасында велосипедта, мотоциклда йөриләр. Узган ел Казанда шундый хәл булды. Әтисе 13 яшь тулуы белән котлап улына скутер алып бирә. Малай аңа утырып чыгып китә дә йөк машинасына бәрелеп һәлак була. Шулай итеп шатлыклы көн ачы хәсрәткә әйләнә. Мондый фаҗига чыкмасын өчен балаларга игътибарны киметмәскә кирәк.
ЮХИДИ инспекторлары штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклауга да зур әһәмият бирәләр. Юлда туктатылган һәр машина йөртүчене алар мәгълүматлар базасы буенча бурычлы түгелме икәнлеген тикшерделәр. Андыйлар ачыкланмады.
-Шоферлар хәзер нигездә штрафларын билгеләнгән срокта, ягъни ике ай эчендә түләп барырга тырышалар,-ди инспекторлар. -Бу вакыт эчендә түләмәсәң, әҗәтеңне икеләтелгән күләмдә бирергә туры киләчәк бит.
Районыбызда хәзер түләнмәгән штрафлары 10 меңнән артып киткән 17 кеше исәпләнә икән.
Рейд вакытында тизлеген арттырып "чабучы" ике машина йөртүче туктатылды. Алар икесе дә штраф кәгазенә "ия булды". Дөрес, салмыш шоферлар очрамады. Әмма, инспекторлар әйтүенчә, кызмача хәлдә рульгә утыручылар кимеми икән.
-Үткән атнада алкоголь кулланган килеш машина белән идарә итүче дүрт йөртүче тоткарланды,-- ди Рафис Хатыйпов.
Ел ярым-ике елга кадәр "права"дан мәхрүм ителү, 30 мең сум штраф түләү янаганын белә торып, нигә исерек килеш рульгә утыралар соң? "Бу юлыга эләкмәм әле, дип уйлаган идем",-диләр икән сәрхүш шоферларның күбесе.
Ә менә район халкының уяулыгы, хокукый белемлелеге арта төшкән. Авыл урамында исерек шоферның машинада йөрүен күрсәләр, күпләр шунда ук ЮХИДИ бүлекчәсенә хәбәр итәләр икән.
-Соңгы вакытта Борискино, Чуаш Кичүе, Алпар, Иске Салман, Төгәлбәй, Түбән Кәчи авылларыннан шундый сигналлар алдык. Әлеге хәбәрләр расланды да,-ди инспекторлар. -Кешеләрнең мондый уяулыгы һәм принципиальлеге өчен рәхмәт кенә әйтәбез. Исерек шофер үзенә генә түгел, бүтәннәргә дә куркыныч тудыра бит. Аны мөмкин кадәр тизрәк "зарарсызландыру" яхшы.
Быелның биш аенда районда биш юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аварияләрдә бер кеше үлгән, җиде кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел шушы чорда тугыз авария булып, анда ике кешенең гомере өзелгән, җиде кеше имгәнгән.
Былтыр исерек көе рульгә утыручылар дүрт авария ясаса, быел шундый бер очрак теркәлгән.
Быел ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 1411 кешегә штраф салганнар (былтыр - 1339). Штрафларның гомуми суммасы 1 миллион 177 мең сум тәшкил итә.
Быел 15 кеше транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен правасыннан колак каккан һәм зур күләмдә штраф түләргә мәҗбүр булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев