Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Геройлар истәлеге аллеясы булачак

Базарлы Матак үзәгендә Геройлар истәлеге аллеясы төзелә башлады. Ул Азат итүче солдат һәйкәле белән Әфганстанда һәм башка сугышчан конфликтларда катнашкан якташлар мемориаль үзәге территориясен берләштереп ясалачак. Дөрес, әлеге төзелеш эшләре документларда "реконструкция" дигән исем астында йөри. Геройлар истәлеге аллеясы төзелешенә республика хөкүмәте 2 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирәчәк....

Базарлы Матак үзәгендә Геройлар истәлеге аллеясы төзелә башлады.

Ул Азат итүче солдат һәйкәле белән Әфганстанда һәм башка сугышчан конфликтларда катнашкан якташлар мемориаль үзәге территориясен берләштереп ясалачак. Дөрес, әлеге төзелеш эшләре документларда "реконструкция" дигән исем астында йөри.

Геройлар истәлеге аллеясы төзелешенә республика хөкүмәте 2 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирәчәк.

Район башкарма комитетының капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камалова әйтүенчә, яңа аллеяда матур брусчаткадан җәяүлеләр сукмагы ясалачак, утыргычлар, яктырткыч фонарьлар куелачак. Әлеге территорияне тимердән эшләнгән койма белән әйләндереп алу күздә тотыла. Шулай ук Әфганстанда һәм бүтән сугышчан конфликтларда катнашкан якташлар мемориаль үзәге дә ремонтланып яңартылачак.

Реконструкция эшләрен "Артстрой" төзелеш берләшмәсе башкара. Андагы төзүчеләрнең күбесе - районыбыз егетләре. Алар төзелеш эшләрен ел ахырына тәмамларга ниятлиләр. Ә инде яз-җәй айларында Геройлар истәлеге аллеясы чәчәкләргә күмелеп утырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев