Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кипкән үлән яндырып ут чыгара күрмәгез!

Исегезгә төшерәбез: 20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда торак йортларга һәм корылмаларга 50 метрдан якынрак арада кипкән чирәмне яндыру, учаклар ягу тыела. Елның-елында язгы-җәйге чорда кипкән үлән яндыру белән бәйле ут-күзнең кискен артуы күзәтелә. Узган ял көннәрендә генә дә районда чүп-чар һәм...

Исегезгә төшерәбез: 20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде.

Бу чорда торак йортларга һәм корылмаларга 50 метрдан якынрак арада кипкән чирәмне яндыру, учаклар ягу тыела.

Елның-елында язгы-җәйге чорда кипкән үлән яндыру белән бәйле ут-күзнең кискен артуы күзәтелә. Узган ял көннәрендә генә дә районда чүп-чар һәм кипкән үлән януның берничә очрагы хакында хәбәрләр булды. Мондый хәл Иске Салман, Яңа Салман, Апак авылларында күзәтелгән.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов район халкын янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Ут-күз чыга калса, кичекмәстән "01", "2-01-01", "112" телефон номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк.

Янгыннарга каршы махсус режим чорында штрафлар ике тапкыр арта. Гражданнар өчен алар - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга - 400 меңнән 500 мең сумга кадәр.

фото www.nsgorod.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев