Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр дүртенче әлкиле өлкән кеше санала

Безнең районда хәзерге вакытта 4787 кеше лаеклы ялда. Ягъни шуның кадәр хатын-кыз һәм ир-ат, 55 я 60 яшен тутырып, пенсиягә чыккан һәм өлкән яшьтәгеләр категориясенә күчкән дигән сүз.

Моны яхшы да, начар да дип әйтеп булмый, статистика мәгълүматлары гына бу саннар. Чөнки 55 яшен тутырган бер генә ханым да әле үзен әби дип атарга ашыкмый, 60 яшьлек ир-атларның да күпчелеге, яшен онытып, эшләп йөрүен дәвам итә, актив тормыш алып бара. Киресенчә дә була хәтта: лаеклы ял яшенә җиткәч, кешенең тормышка, көнкүрешенә карашы үзгәрә, аның буш вакыты арта, бик күп вазыйфалардан үзен азат тоеп, "яшь пенсионер" бөтенләй башкача яши, яңа тормыш рәвеше сайлый.
Моңа халыкның гомер озынлыгы арту да ярдәм итә. Менә берничә генә сан: өлкәннәр арасында 80 яшьтән узучылар 880 кеше. Аларның 49ы инде 90 яшьне дә җиңел генә узып киткән! Бик матур, сөенечле күрсәткеч бу. Димәк, өлкәннәребезнең тормышы нигездә көйле, яшәү өчен җайлы, туклану да әйбәт дигән сүз.
Бу җәһәттән олы яшьтәгеләрнең нинди пенсия алуына да күз салып үтик. РФ Пенсия фондының район идарәсе белгечләре әйтүенчә, уртача пенсия бездә 8396 сум тәшкил итә. Азмы бу, күпме? Кемдер җиткерә, әле балаларына, оныкларына да өлеш чыгара. Ә кайберәүләр, бигрәк тә ялгызлар өчен аз, билгеле. Һәрхәлдә, чит ил пенсионерлары кебек сәяхәт итеп, дөнья күреп йөрү турында хыялланырлык түгел. Әле бит 59 пенсионерыбыз иң кечкенә - 4870 сумлык пенсия алып яши!
Картлык шатлык түгел, дисәләр дә, өлкәнлекнең дә күңелле яклары бар: балалар үсеп җитеп, үз-үзләрен тәэмин итәләр, кунакка кайтканда үз балаларын алып кайтып, онык сөю шатлыгы бүләк итәләр. Яннарында я авылда балалары булган әби-бабайларга да рәхәт - кайгыртучысы, ярдәмчесе бар, дигән сүз.
Әйе, өлкәннәрнең һәркайсы үзенчә яши. Ялгызлар да, авырулар да бар араларында. Картлык яшьлеккә таяна, шуны онытырга ярамый. 1 октябрь - Өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсе янәшәбездәге әби-бабайларга игътибарлы, ярдәмчел була белсәк иде. Өлкән буын турында кайгырта белү җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә үскән, өлгергән булуын, кешеләрнең мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге дәрәҗәсен күрсәтүче билге бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев