Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Бердәм Россия” көне үткәрелде

Районда "Бердәм Россия" партиясе көне үткәрелде. Партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлар урынбасарлары, РФ Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе, башка республика оешма һәм учреждениеләре белгечләре, районга килеп, берьюлы берничә мәйданчыкта әлкилеләр белән очрашулар үткәрделәр. Алар "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан башкарыла торган эшләр, гамәлгә...

Районда "Бердәм Россия" партиясе көне үткәрелде. Партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлар урынбасарлары, РФ Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе, башка республика оешма һәм учреждениеләре белгечләре, районга килеп, берьюлы берничә мәйданчыкта әлкилеләр белән очрашулар үткәрделәр. Алар "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан башкарыла торган эшләр, гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләделәр, очрашуларда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре урынбасары, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Римма Ратникова, партиянең төбәк советы әгъзасы, Дәүләт Советы депутаты, партиягә ярдәм иҗтимагый төбәк фонды президенты, "Спасение" иминият медицина җәмгыяте" ЯАҖ генераль директоры Геннадий Глушков, ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, партия активы, авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар.

-Татарстан районнарында "Бердәм Россия" көннәрен үткәрү халык белән кара-каршы аралашу, төрле җитешсезлекләрне, проблемаларны ачыклап, ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып эшләнә,-дип башлады очрашуны район башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Фердинат Дәүләтшин.

Алда безне берсеннән-берсе әһәмиятле сәяси чаралар көтә: быелның сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. 2015 елда Татарстан Президентын, ә 2016 елда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйсыбыз бар. Һәм бу сайлаулар шактый катлаулы булачак, сәяси көрәш мәйданына әйләнәчәк. Римма Ратникова үз чыгышында моны күп тапкырлар ассызыклады.

-Татарстанда хәзергә 64 сәяси партия теркәлгән, Россиядә алар 77, һәм һәрберсенең диярлек сайлауларда катнашырга, депутатлыкка үз кандидатларын тәкъдим итәргә хокукы бар. Алар барысы да "Бердәм Россия"гә каршы булачак. Бу бер яктан яхшы да, демократия принципларына туры килә, чөнки парламент бер партияле була алмый,-диде ул.

Римма Атласовна "Бедәм Россия" партиясенең барлыкка килү тарихын, партиянең хәзер нинди эшчәнлек алып баруын сөйләде.

-Без, көчле партия, оешмаларыбыз да күп. Әмма тиешенчә эшләп бетермибез, ешрак сәяси эшкә түгел, республиканың көчле икътисадына таянабыз. Ә бит партиянең шул ук икътисадны үстерүгә юнәлтелгән күпме проекты гамәлдә, һәм алар әйбәт нәтиҗәләр бирәләр. Безгә үз эшләребезне күрсәтә белергә кирәк. Бурычыбыз - белемле, алдынгы идеялы әйбәт депутатлар сайлап, көчле парламент булдыру. Шуңа күрә сезнең ярдәмегезгә мохтаҗбыз,-дип тәмамлады ул чыгышын.

Геннадий Глушков партиягә ярдәм фонды эшчәнлеге, фонд средстволарын туплау һәм алардан файдалану тәртибе турында сөйләде.

-Сайлауларда җиңәчәкбез, анысына ышаныч зур. Әмма бу җиңүнең сыйфатлы булуы мөһим. "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәләре, һәр әгъзасы актив булсын, үзе дә ышансын һәм башкаларны да ышандыра белсен,-диде ул.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев бүген республикада гамәлгә ашырылучы 27 программаның барысының да партия канаты астында эшләвен әйтте. Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самаринага мөрәҗәгать итеп болай диде ул:

-Галина Викторовна, күрәм, сез бүген үкчәле туфлидан килгәнсез. Ә берничә ел элек авылыгызда итек белән генә йөрерлек иде бит. "Бердәм Россия" партиясе һәм республика хөкүмәте тырышлыгы белән шушы чорда безнең районда юллар төзүгә 1 миллиард 953 миллион сум акча бүлеп бирелде! Алдагы ике елда калган авылларны да юллы итәчәкбез. Минем ишекләр якташларыма һәрчак ачык. Без, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, кешеләрне тыңлый белергә, яратырга тиешбез. Шул чакта барысы да әйбәт булачак.

Мөхәррәм Ибәтов сайлау кампаниясен үткәрүнең юридик нечкәлекләренә тукталды, законнарны яхшылап өйрәнергә киңәш бирде.

-Без барлык программаларда катнашырга, алар ярдәмендә районыбызны үстерергә, әлкилеләрнең тормышын яхшыртырга тырышабыз. Сайлаулар алдыннан бүгенгедәй очрашу бик кирәк иде безгә. Партия җитәкчелегендә аларны югары дәрәҗәдә үткәрербез,-дип йомгаклады очрашуны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев