Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чистай шәһәрендә “Бердәм Россия” нең эчке партия сайлаулары узды (+ФОТО)

Чистай шәһәрендә "Бердәм Россия" нең эчке партия сайлаулары (алдан сайлау) узды. Анда Әлки, Аксубай, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарыннан делегатлар катнашты. Әлеге праймериз республикада унсигезенче һәм төгәлләүчесе иде. Бу чарада 20 кандидат чыгыш ясады. Алар һәркайсы 5 минутлык режимда үзләре белән таныштырдылар һәм "Бердәм Россия" партиясе аша Татарстан...

Чистай шәһәрендә "Бердәм Россия" нең эчке партия сайлаулары (алдан сайлау) узды. Анда Әлки, Аксубай, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарыннан делегатлар катнашты.

Әлеге праймериз республикада унсигезенче һәм төгәлләүчесе иде. Бу чарада 20 кандидат чыгыш ясады. Алар һәркайсы 5 минутлык режимда үзләре белән таныштырдылар һәм "Бердәм Россия" партиясе аша Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайланган очракта үз алларына нинди максатлар, бурычлар куюларын бәян иттеләр. Чыгыш ясаучылар сайлаучылар сорауларына да җавап бирделәр.

Аннан алты районның 167 сайлаучысы бюллетеньнәргә кертелгән кандидатлар өчен тавыш бирделәр.

Республикада иң күп тавыш җыйган кандидатларның быел сентябрь аенда Татарстан Дәүләт Советына булачак сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе аша депутат булып сайлану мөмкинлеге бар.

фото www.newsru.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев