Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларның җәйге яллары файдалы үтсен

Балаларның җәйге ялын оештыру турында олылар яздан ук кайгырта башлаган иде инде. Һәм менә каникуллар килеп тә җитте. Алда өч айлык күңелле җәй, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең соңгысы белән килешеп бетәсе килми, аларга баласының иң озын ялларын файдалы итеп үткәрүе мөһим. -Җәй - ял...

Балаларның җәйге ялын оештыру турында олылар яздан ук кайгырта башлаган иде инде. Һәм менә каникуллар килеп тә җитте. Алда өч айлык күңелле җәй, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең соңгысы белән килешеп бетәсе килми, аларга баласының иң озын ялларын файдалы итеп үткәрүе мөһим.

-Җәй - ял гына түгел, балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң әйбәт вакыт бит. Моның өчен бездә "Яшь иминнәр" лагеры бар. Анда балаларны физик яктан үстерү, ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик яхшы шартлар тудырдылар. Саф урман һавасы үзе үк шифалы. Моңа өстәп, көндәлек режим, тулы кыйммәтле туклану, физкультура һәм спорт, төрле тәрбия чаралары…

Болар барысы да мәктәп яшендәге баланың психологик, физик һәм рухи халәтен яхшыртуга юнәлтелгән, ди балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина.

Мәктәпләрдә лагерьлар инде эшли башлады, 24 мәктәптә ике сменалы лагерьдә 580 бала ял итәчәк. Ә "Яшь имәннәр" лагеры 240 баланы кабул итәчәк. Биредә беренче смена 9 июньдә эшли башлый. Лагерь балаларны кабул итү өчен тулысынча әзер, анда таләп ителгән гигиена шартлары булдырылга, корпусларга косметик ремонт ясалган, балалар белән эшләячәк кадрлар әзер.

Биредә бер баланы 1 көн ял иттерү өчен 648 сум акча тоту каралган. Юлламаның тулы бәясе 13608 сум, әмма ата-аналар аның 2041 сумын гына түләргә тиеш. Бала 21 көн буена әйбәтләп ял иткән, тиешенчә тукланган өчен зур сумма түгел бу (медицина хезмәткәрләре профсоюзы исә әлеге чыгымнарны үз өстенә алган). Мәктәп яны лагерьлары да дәүләткә шактый кыйммәткә төшә: 18 көнлек сменаның бәясе 2363 сум, әмма ата-аналар өчен ул бушлай.

-Бу лагерьларда ялны шулай ук күңелле һәм файдалы итәргә тырышабыз. Педагоглар балаларны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итәләр, төрле уеннар оештыралар. Төрле экскурсияләр туган ягыбызны өйрәнергә ярдәм итәчәк. Балаларны Татарстанның тарихи урыннарына алып барачакбыз,-ди Әнисә Әнәс кызы.

Шулай итеп, 1381 укучы өчен җәйге ялларны лагерьләрдә үткәрү мөмкинлеге бар. Бу барлык укучыларның 63 проценты дигән сүз. Ләкин бит өч ай буе уйнап - ял итеп кенә дә булмый. Моны тәрбиячеләр дә аңлый, шуңа күрә балаларга өстәмә белем бирүче берләшмәләр дә эшләп торачак, төрле секция- түгәрәкләр җәй көннәрен файдалы итеп үткәрүгә үз өлешләрен кертәчәк.

Һәм, сүзне тәмамлап, куркынычсызлык мәсьәләсен искәртәсе килә. Бала бала инде, аның тормыш тәҗрибәсе юк, ул күп вакыт нәрсәне эшләргә ярамаганны белми. Малай-кызларыбызны төрле бәладан, бәхетсезлектән саклау, беренче чиратта, ата-ана бурычы. Җәй хәвефсез үтсен, нәниләребез бәлага тармасын, шуңа да аларны бер дә игътибарсыз калдырмыйк. Ямьле җәй балаларга шатлык кына китерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев