Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабантуйның иркен мәйданында һәркем үзе теләгәнчә күңел ачты (ФОТО)

Сабантуйның иркен мәйданында һәркем үзе теләгәнчә күңел ачты, чөнки мөмкинлекләр күп төрле иде. Менә трибуналардан ерак түгел балалар өчен аттракционнар, зур боҗрага киереп тарттырылган батутта кечкенәләр сикерешә (үзебез бала чакта әни күрмәгәндә энем белән караватта сикерүләребез искә төште). Янәшәдә һава тутырып ясалган биек тау. Шуннан шуып рәхәтләнде инде бала-чага! -Менә...

Сабантуйның иркен мәйданында һәркем үзе теләгәнчә күңел ачты, чөнки мөмкинлекләр күп төрле иде. Менә трибуналардан ерак түгел балалар өчен аттракционнар, зур боҗрага киереп тарттырылган батутта кечкенәләр сикерешә (үзебез бала чакта әни күрмәгәндә энем белән караватта сикерүләребез искә төште). Янәшәдә һава тутырып ясалган биек тау. Шуннан шуып рәхәтләнде инде бала-чага!

-Менә игезәкләремне кертеп җибәрдем әле, шуларны көтәм,-ди Иске Чаллыдан күп балалы әни Гүзәл Гатауллина.-Билетлары кыйммәт инде, 150шәр сум. Әйдә, сабантуй күңелле бәйрәм булып калсын хәтерләрендә.

Үзешчәннәр дә актив булды бәйрәмдә. Концерт сәхнәсе һич буш тормады - үзебезнең җыр сөючеләр дә, кайткан кунаклар да чыкты халыкка сәләтен күрсәтергә. Ә тамашачы мөккибән китеп тыңлады! Шунда мин бик ерактан - Канаданың Онтарио штатыннан кайткан кунаклар белән таныштым. Шамил әфәнде тамырлары белән Югары Әлкидән, ул аз сүзле, аның өчен дә, үз хисләрен дә хатыны Фәридә ханым сөйләп бирде:

-Нинди матур бәйрәм! Нинди күңелгә, җанга якын җырлар! Түзә алмадым, кушылып җырладым. Хисләрем күңелемнән ташып чыкты!-диде ул.

Күптән Канадада яшәсәләр дә, үз ягыбызны, милләттәшләрен, үз көй-җырларыбызны сагыналар икән. "Ел саен бездә дә үтә Сабантуй, барабыз, катнашабыз. Әмма татар илендәгегә җитәмени!"-диләр океан артыннан килгән кунаклар.

Сабантуй мең төрле кешене ние белән тартып китерә? Мөгаен, төрлелеге беләндер. Биредә һәркем эзләгәнен таба. Мәйдандагы уеннарны бик бирелеп карап утырган бабай белән таныштым.

-Яңа Баллыкүлдән мин, Хәсән Мотаһиров булам. Менә кайчак әйтәләр, элек Сабантуй күңеллерәк, кызыграк була дип. Мин ризалаша алмыйм андый фикер белән. Элек хәерче иде халык, бәйрәмнән күчтәнәч алыйм, дисәң, су буе чират иде. Хәзер һәркем матур киенгән. Кибетләрдә ни генә юк! Әле уеннарны күзәтәм дә, бигрәк яшьләребез, балалар актив, дим. Без оялчан идек. Шулай мәйданга чыгарга гел кызыга идем, әмма батырлыгым җитмәде,-дип серен ачты 76 яшьлк агай.

Татар, рус һәм чуаш өйләре тирәсендә дә күңелле иде - өя халык көйләренә типтереп биючеләр дә, милли ризыклардан авыл итәргә теләүчеләр дә, бу өйләрнең стеналарын бизәгән милли чигешләрне, челтәрләрне сокланып караучылар да булды.

Ә инде барысын күреп, аласы килгән әйберләреңне алып бетергәч, рәхим ит, туганнарың-дусларың белән табын кор.

-Быел өстәлләр-эскәмияләрне күп куйганнар, һәркемгә урын җитә. Матур эскәтерләр дә җәйгәннәр, төрле тәм-томны да күпләп пешергәннәр. Булдырганнар, рәхмәт,-диештеләр кайнар чәй эчеп, өчпочмак, гөбәдия, вак бәлеш белән сыйланучылар.

Шулай шул, бәйрәмне оештыруга бик күп көч куелган. Бөтен нәрсә, мөмкинлек бар, күңелеңне иркен тотып, бәйрәм ит, дус-туган белән аралаш, тамаша кыл... Барысы да кул сузымында. Шуңадыр, Сабантуй мәйданында мин бер күңелсез йөзле, төксе чырайлы кеше күрмәдем.

-Ел саен кайтам, дусларны күреп күреп, сагынуларны басам. Әле менә 30 елдан артык күрешмәгән классташым Замирны очраттым, Әлфия белән сөйләшеп тордым. Ярый әле безне туган ягыбызга чакырып торучы ямьле Сабантуебыз бар,-бу сүзләрне Ульяновскидан кайткан Азмуханова Луиза әйтте. Хак сүзләр. Дөньялар тыныч булсын да, дус-туганны очраштырган-күрештергән Сабантуй яшәсен!

Сабантуй бәйрәменнән тагы да күбрәк фотоларны vk.com сайтына кереп карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев