Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

20 июльдә Әлки районында референдум үткәрелә

фото pro-golitsyno.ru сайтыннан 20 июльдә районда референдум үткәрелә. Ул нинди максатларны күздә тотып уздырыла? Референдумда катнашучылар нинди сорауларга җавап бирергә тиешләр? Бу сорауларга ачыклык кертүен үтенеп, муниципаль район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Гариповага мөрәҗәгать иттек. -Җирле референдумнар үткәрү турындагы карарлар авыл җирлекләре советлары тарафыннан кабул ителгән иде. Алар бу...

фото pro-golitsyno.ru сайтыннан
20 июльдә районда референдум үткәрелә. Ул нинди максатларны күздә тотып уздырыла? Референдумда катнашучылар нинди сорауларга җавап бирергә тиешләр? Бу сорауларга ачыклык кертүен үтенеп, муниципаль район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Гариповага мөрәҗәгать иттек.
-Җирле референдумнар үткәрү турындагы карарлар авыл җирлекләре советлары тарафыннан кабул ителгән иде. Алар бу очракта "Россия Федерация гражданнарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында"гы федераль законга, башка законнарга таянып эш итәләр. Закон таләпләрен төгәл үтәү йөзеннән без референдум буласы турында "Әлки хәбәрләре" газетасында игълан бастырып чыгардык. Референдум хәбәр вакытлы матбугатта дөнья күреп 45 көн үткәч, ял көне якшәмбегә билгеләнә. Шулай итеп, авыл җирлекләрендә референдумнар 20 июльдә үтәчәк,-диде ул.
-Референдумда катнашучылар нинди сорауга җавап бирергә тиеш соң?
-Авыл җирлекләрендә сорау болай яңгырый: "Сез торак пунктта урам су тәэминаты системасын төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау өчен 2014 елда муниципаль берәмлектә яшәүче, балигъ яшьтәге һәр кешегә елына 180 сум күләмендә үзара йөкләнгән салым салуны кертүгә ризамы?". Базарлы Матак авыл җирлегендә яшәүчеләргә өстәмә сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә: "Сез Базарлы Матакның Имәнлек һәм Яшьләр урамында паркларны төзекләндерү өчен (җир эшләре, брусчатка, бордюрлар, чикләүләр, һәйкәл кую, тимер баганалар, эскәмия, чүп савытлары, уен комплекслары урнаштыру, яшелләндерү, куаклар утырту, яктырткычлар кую һәм боларга кирәкле материалларны сатып алу) 2014 елда һәр балигъ булган гражданинга елына 180 сум күләмендә үзара йөкләнгән салым салуны кертүгә ризамы?".
Әлкилеләр референдумда актив катнашырлар һәм бу сорауларга уңай җавап бирерләр дип ышанам. Чөнки көнкүрешебез мәсьәләләрен хәл итү зур чыгымнар сорый. Дәүләтнең халыктан җыелган һәр 1 сумга 4 сум өстәп акча бирүен әлкилеләр беләләрдер. Референдумда күпчелек уңай җавап бирсә, район авылларын су белән тәэмин итү, башка проблемаларны җайга салу күпкә җиңелрәк булачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев