Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Базарлы Матакның бик күп урамнарында яңа юллар төзелә

Ленин урамының үзәктән балалар бакчасына кадәр өлеше бик начар хәлдә иде. Мәктәпкә баручы балалар, сабыйларын бакчага илтүче әти-әниләр хәзер урам уртасына салынган тигез асфальттан атлый. Биредә әлегә асфальтның бер генә катламы салынган, тиздән икенче каты да түшәләчәк. Күп фатирлы йортлар урнашкан Тынычлык урамында да кызу эш бара. Әлеге йортларның барысы...

Ленин урамының үзәктән балалар бакчасына кадәр өлеше бик начар хәлдә иде.

Мәктәпкә баручы балалар, сабыйларын бакчага илтүче әти-әниләр хәзер урам уртасына салынган тигез асфальттан атлый. Биредә әлегә асфальтның бер генә катламы салынган, тиздән икенче каты да түшәләчәк.

Күп фатирлы йортлар урнашкан Тынычлык урамында да кызу эш бара. Әлеге йортларның барысы да асфальт юллар белән тоташтырылачак. Крайнов урамы да бу җәйдә тулысынча асфальтланып бетәчәк. Энгельс урамында юлга инде вак таш җәелгән, тиздән асфальты да түшәлер.

Ә Яңа урамында 21 х 23 метрлы мәйданны асфальтлау планлаштырыла. Пушкин урамының бер өлешенә асфальт җәю, ә икенче яртысына комлы гравий катнашмасы белән вак таш түшәү күздә тотыла.

Кызыл Армия, Мәктәп урамнары, Мәктәп урамы белән автомобиль юлын тоташтыручы тыкрык исә комлы гравий катнашмасы һәм вак таш җәеп төзекләндереләчәк.

Урамнарда юл салу техникасының һәм юл төзүчеләрнең иртәдән кичкәчә мәш килеп хезмәт куюы әлеге эшләрнең тиз һәм сыйфатлы башкарыласына ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев