Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Социаль түләүләр арта гына. (“Колос” кинотеатрында очрашу) +ФОТО

фото dozornews.ru сайтыннан Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар, дин әһелләре, районның медицина һәм социаль хезмәтләр вәкилләре "Колос" кинотеатрында җыелды. Сүз биредә нигездә дәүләтебезнең социаль сәясәте, медицина хезмәте күрсәтү, пенсияләр, өстәмә түләүләр хакында барды. Казан кунакларына күп сораулар бирелде. Татарстан социаль юнәлешле сәясәт алып бара. Быелгы бюджетның да 65...

фото dozornews.ru сайтыннан

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар, дин әһелләре, районның медицина һәм социаль хезмәтләр вәкилләре "Колос" кинотеатрында җыелды. Сүз биредә нигездә дәүләтебезнең социаль сәясәте, медицина хезмәте күрсәтү, пенсияләр, өстәмә түләүләр хакында барды. Казан кунакларына күп сораулар бирелде.

Татарстан социаль юнәлешле сәясәт алып бара. Быелгы бюджетның да 65 проценты төрле социаль программаларга юнәлдерелә.

Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән өлкәннәрне бүген "сугыш чоры балалары" статусын булдыру һәм шуның нигезендә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсенең кайчан хәл ителәсе аеруча кызыксындыра. Очрашуда әлеге теманы район ветераннар оешмасы җитәкчесе Фаиз Шакиров һәм хезмәт ветераны Петр Шувалов күтәрделәр. Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева аңлатуынча, төбәкләр әлеге проблеманың федераль дәрәҗәдә хәл ителүен көтәләр. Татарстан Дәүләт Советы быел март аенда булган утырышында РФ Хөкүмәте рәисе һәм Дәүләт Думасына сугыш чоры балаларына дәүләт күләмендә статус бирү һәм социаль ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать кабул иткән.

Әмма норматив актлар кабул ителгән очракта да әллә ни матди ярдәмгә исәп тотып булмый, дип искәртте министр урынбасары. Ник дигәндә, пенсионерга социаль түләүләрнең кайсыдыр бер төрен генә бирү каралган. Ә республикада бүген нинди дә булса өстәмә түләү алмаучы бер генә пенсионер да юк икән.

Гомумән, социаль түләүләр һәм компенсацияләр алучылар саны елдан-ел арта бара, ди министр урынбасары. Санаторий-ял йортларына юлламалар белән тәэмин итүдә проблемалар бар барын. Әмма бу елдан башлап монда да уңай үзгәрешләр булырга тиеш, ә юлламаларга чиратның төгәл үтәлүенә ныклы контроль урнаштырылган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендәге сөендерерлек яңалыклар белән таныштырып үтте.

-Республикада бүген иң заманча җиһазлар, югары квалификацияле табиблар белән тәэмин ителгән 16 йөрәк-кан тамырлары үзәге эшли.

Алар иң катлаулы авыруларның да гомерен саклап калырга сәләтле. Район хастаханәләренең бурычы - авыруны 50 минут эчендә әлеге үзәккә китереп җиткерү. Шулай ук имгәнүләрне дәвалау үзәкләрендә дә авыруларга үзвакытында иң кирәкле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тудырылган,-ди Р. Җәләлдинов.

Министр урынбасары очрашуда катнашучыларның күп сорауларына да җавап бирде. Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюковның социаль пакет буенча кирәкле даруларны ала алмау хакындагы зарын тиз арада уңай хәл итүне ул районның баш табибына йөкләде. Ә участок хастаханәләрен саклап калу хакындагы сорауга мондый аңлатма бирде:

-Сездә эшләп торучы Юхмачы участок хастаханәсенә тимибез. Әмма участок хастаханәләре саны артмаячак. Авылда бүген яхшы юллар, җитәрлек күләмдә автомобильләр бар. Район үзәк хастаханәләрен заманча техника белән баетуга, дәвалау сыйфатын яхшыртуга средстволарны күбрәк юнәлтү отышлырак булачак диде ул.

Республика медицина-социаль экспертиза идарәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Пузанова һәм Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Имамов та әлкилеләр өчен күп файдалы мәгълүмат бирделәр.

-2015 елдан гамәлгә керәчәк яңа пенсия реформасы нигезендә берегезнең дә пенсияләре кимемәячәк, бары тик елдан-ел арта гына барачак,-дип ышандырды өлкәннәрне М.Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев