Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игеннәр яхшы булырга күренә

"Кызыл Шәрык-Агро" басуларында чәчелгән мәйданнарны кабул итү булды. "Восток Зернопродукт" ЯАҖ генераль директоры урынбасары Илдар Дәүләтшин җитәкчелегендәге комиссия, барлык отрядлар басуларында йөреп чыгып, чәчүлек мәйданнарының торышына бәя бирде, кимчелекләрне күрсәтте. Комиссия составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшкәртү буенча консультанты Фәргать Зәкиев, "Россельхозцентр"ның ТР буенча район бүлеге җитәкчесе...

Шөкер, әлегә барысы да әйбәт дияргә була. Уҗымнар кышны яхшы үткәргәннәр. Язын чәчелгән культуралар да яхшы тишелеп, хәтфәдәй кабарып үсеп киткәннәр. Бу, билгеле, җир эшкәртү технологиясенең төгәл үтәлүен дә күрсәтә. Басуларда әлегә дым җитә, әмма яңгырлар да бик кирәк инде.
"Үзәк Әлки" филиалы отрядлары кырларын караганда биредәге белгечләр һәм механизаторлар хезмәтенә уңай бәя бирелде. "Хлебодаровка", "Тахтала" отрядларында чәчелгән мәйданнарның торышы аеруча сөендерә. Комиссия әгъзалары «Хлебодаровка» басуларын аерым да мактап уздылар. Биредә шытымнар тигез һәм бердәм, чүп үләннәре юк дәрәҗәсендә. Хуҗалыкта беренче ел агроном булып эшләүче Сергей Байковның тырышлыгы нәтиҗәсе дә бу.
"Көнчыгыш Әлки" филиалының "Камка" отряды басуларына да комиссия әйбәт бәя бирде. Биредә яхшы уңышка өмет зурдан, игеннәр дә буйга нык үскән.
Бүген бик мөһим агрочаралар -чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәшү. Бу эшләрне вакытында башкармау аласы уңышны куркыныч астына куюга тәңгәл.
Сүз дә юк, басуларны үзвакытында минераль ашламалар белән тукландыру чәчүлекләрнең бар җирдә дә әйбәт күтәрелүенә ярдәм итте. Әнә "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" хуҗалыгында басуларның тиешенчә эшкәртелүе күзгә ташланып тора.
Чәчелгән мәйданнарның бүгенге торышын анализлап, агроном, белгечләрнең һәм механизаторларның тырыш, сыйфатлы хезмәте билгеләп үтелде. Белемле, оста агрономнан бик күп нәрсә тора шул, диде комиссия әгъзалары. Әмма җир белән хуҗаларча эшләмәүчеләр дә бар. Кайбер хуҗалыкларда кырлар культурасы таләпләре үтәлми. Бигрәк тә басу юлларына тиешле әһәмият бирелми.
Кайбер кырларда, гербицидлар кертелсә дә, чүп үләннәре инде баш төртеп килә. Димәк, химикатлар нормадан ким булган. Шуңа анда "яшел янгынга" каршы көрәшне яңадан үткәрү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев