Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ИЛШАТКА ЯРДӘМ КИРӘК!

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, дигән бик тә гыйбрәтле, мәгънәле әйтем бар. Ягъни әле генә исән-имин яшәп торган кеше дә фаҗигагә тап булырга, кайгы-хәсрәткә тарырга, сәламәтлеген югалтырга, гомер җыйган йорт-җиреннән, бар малыннан колак кагарга мөмкин. Дөнья бу, һәм бер генә кеше дә мондый бәхетсезлекләрдән хали түгел.

Аня Салманы авылында гомер итүче Гобәйдуллиннар гаиләсен язмыш төрлечә сынап тора. Югыйсә, гаилә башлыгы Рәниф тә, аның тормыш иптәше дә тыйнак, сабыр, тырыш кешеләр, ризыкларын да, бар булган малларын да хәләл көч куеп, эшләп табучылар. Рәниф гомере буе терлекчелектә эшли, сау-сәламәт чагында хатыны да фермада хезмәт куйган. Йорт алып баралар, терлек асрыйлар. Киләчәккә өмет белән балалар табалар.
Әмма бу гаиләне бәхетсезлек дигән каракош сагалап торган икән. Матур булып үсеп килгән, кул арасына керә башлаган 7 яшьлек кызлары көтмәгәндә-уйламаганда авырып китә һәм онкологик чирдән вафат була. Бала хәсрәтеннән дә ачырагы юктыр кайгының! Тупырдап торган сабыеңны салкын гүрләргә сал инде!
Бу хәсрәт әйтерсең үзе артыннан башкаларны әйди: гаилә учагын саклаучы әни кеше дә каты авырый башлый, эштән китәргә мәҗбүр була. Ул хәзер өй мәшәкатьләрен генә башкара, ирен, улы белән кызын карап яши.
…Уллары Илшатка инде унтугыз яшь, ул агрокөллият филиалында башлангыч һөнәри белем алып йөри. Өченче курска күчкәч, җәен авылда ындыр табагында эшләп ала. Шул вакытта ук инде егет аягы авыртуга зарлана башлый. Көзен укуын дәвам иттерә, армиягә чакырылыш комиссиясен дә үтә әле ул - табиблар аны сәламәт, хәрби хезмәткә яраклы дип табалар. Әмма егетнең әрнү-сызланулары көчәя бара. Район үзәк хастаханәсендә аны бөер авыруыннан дәвалап карыйлар - нәтиҗә уңайга бармый. Шуннан инде Илшатны Казан табибларына күрсәтәләр. Алары исә егеткә өн алынырлык диагноз куялар - онкологик чир газаплый икән 19 яшьлек Илшатны.
-Улыбызга операция ясадылар, ул ике курс химик терапия алды, инде өченчесенә әзерләнә. Табиблар барлыгы биш курс билгеләделәр. Өметебезне өзмибез, япь-яшь килеш гомере өзелер дигән уйны башыбызга да кертмибез. Мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз, - ди ата, хәсрәтен эченә йотып.
Гаилә, улларының гомере өчен көрәшеп, бик күп чыгымнар тоткан, асраган терлекләре дә, җыйган маллары да кереп беткән, бурычка да баткан. Әмма Илшатны терелтү өчен әле тырышасы да тырышасы. Тик Гобәйдуллиннарның матди мөмкинлекләре бөтенләй саеккан, әниләре эшләми, ә Рәниф әле ноябрь өчен генә, анда да нибары 4 мең сум хезмәт хакы алган.
…Янәшәңдә михнәт чигүче, мохтаҗлык кичерүче бар икән, аңа ярдәм кулы суз - бу кешелеклелек кануны, теләсә кайсы диннең төп өндәмәсе. Бүген син кемгәдер булышсаң, иртәгә үзеңә кирәк булырга мөмкин бит ярдәм. Хөрмәтле райондашлар, Гобәйдуллиннар гаиләсе бүген безнең булышуыбызга мохтаҗ, гаилә башлыгы безнең мәрхәмәтебезгә өметләнә. Яшь якташыбыз Илшатның гомерен бергәләп саклап калыйк, чөнки аны савыктыру, кыйммәтле дарулар белән тәэмин итү, дөресен генә әйткәндә, тиешенчә ашату өчен дә күп акча кирәк бит. Бердәм булып аңа ярдәм итсәк (ил төкерсә күл булыр, дигән мәкальне дә онытмыйк!). Илшатка безнең күңелләр җылысы, изге теләкләребез барып ирешер, үзенә рухи көч, терелү өчен кирәкле энергия бирер иде.
«Ак Барс» банкы җәмгыятенең Әлки өстәмә офисында Гобәйдуллин Рәниф Галимҗан улына шәхси счет ачылды, № 42301810502338266504. Банк реквизитлары:
Получатель:
Алькеевский дополнительный офис
Чистопольский филиал ОАО "Ак Барс" Банк
ИНН 1653001805
КПП 160632002
БИК 049205805
К/с 30101810000000000805
Р/с 47422810702330920001.
Яисә Аня Салманында яшәүче бу гаиләгә турыдан-туры да булышырга була бит. Изгелек җирдә ятмас, биргән кул ярлыланмас, ярдәм итик Илшатка, якташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев