Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исереккә аклау юк

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин белән район юллары буйлап рейдка кузгалдык. -Тикшерү, кисәтүләргә карамастан, юлларыбызда исерек шоферлар кимеми,-дип сүз башлады Рәис Сафин. -Күрәсең, 30 мең сум штраф һәм праваңнан колак кагу да куркытмый? -Үткән елның шушы чорында 23 райондашыбыз руль артына салмыш хәлдә утырып эләксә, быелның өч аенда инде...

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин белән район юллары буйлап рейдка кузгалдык.
-Тикшерү, кисәтүләргә карамастан, юлларыбызда исерек шоферлар кимеми,-дип сүз башлады Рәис Сафин.
-Күрәсең, 30 мең сум штраф һәм праваңнан колак кагу да куркытмый?
-Үткән елның шушы чорында 23 райондашыбыз руль артына салмыш хәлдә утырып эләксә, быелның өч аенда инде 20 исерек йөртүче тоткарланды. Ә бит алар үзләренең генә түгел, бүтәннәр гомерен, исәнлеген дә куркыныч астына куялар.
Беренче тукталышыбыз Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемендәге гимназия янәшәсендә булды. Ясалма тигезсезлек, тизлекне сәгатенә 40 километрдан арттырмау, җәяүлеләр юлы билгеләре шактый ерактан күренеп торуга карамастан, 20 минут та узмагандыр, каты гына куып килүче өч машина туктатылды. Йөртүчеләрнең һәрберсенә 500 әр сумлык штраф кәгазьләре тапшырылды. Аны ике айдан да соңга калмыйча түләргә кирәклеген басым ясап әйтте ЮХИДИ бүлеге начальнигы.
Каршыга килүче "Ока" автомобиле инспектор тарафыннан туктатылгач, автомобиль хуҗасы бернинди кагыйдәне дә бозмавын раслый башлады. Ә документларын тикшерә башлагач, страховкасының бер ай чамасы вакыты чыккан булуы ачыкланды. Законда андыйларга карата 800 сум штраф каралган. "Ока" хуҗасы: "Карарга онытылган шул,"-дип җавап кайтарса да, бу сылтау гына иде. Страховка бит иң беренче чиратта ГАИ инспекторларына түгел, ә автомобиль хуҗасына кирәк.
Баласын машинада махсус кәнәфисез утыртып йөрүче хатын-кыз йөртүчегә 3 мең сум штраф салынды.
-Ел башыннан бирле балаларын махсус кәнәфигә утыртмаган өчен 11 ата-ана админстратив җаваплылыкка тартылды. Штрафлар күләме арткач, автомобиль хуҗалары акрынлап тәртипкә өйрәнә башлады анысы,-ди Рәис Сафин. -Соңгы вакытта мондый кагыйдә бозу очраклары кими төште. Кресло башка машинада калды, ике балам - берсенә утыргыч юк, дип акланырга тырышучылар, креслолары була торып та балаларын яннарында утыртып йөрүчеләр дә бар.
ГАИ хезмәткәре белән рейдыбызны дәвам итеп, район үзәгендә Крайнов һәм Кыр урамнары кисешкән чатта туктадык. Машинага утыруга Рәис Сафинның куркынычсызлык каешын эләктерүен күргәч:
-Сезгә кемнән куркырга, кыска гына арага барганда каешны тагып тору кирәкме соң?-дип сорап куйдым.
-Бу хезмәттә эшли башлаганнан бирле үземә моны таләп итеп куйдым. Нәкъ менә кирәк мизгелдә гомереңне саклап калырга бик ярдәм итә ул,-дип җавап бирде Рәис Равилович.
Вакыт кичке алтыларга якынлаша иде. Чираттагы машинаны туктаткач, беренче күзгә ташланганы 7 яшьлек кызның балалар креслосында утырмавы булды. Автомобиль кабинасыннан аракы исе килү дә инспекторда шик уятты. Алкотестр ярдәмендә тикшереп карасалар 54 яшьлек машина хуҗасының шактый гына исерткеч кулланганы ачыкланды (1,147 промилле).
-Кая бырышыгыз иде соң?-дип сорыйбыз.
-Оныгым белән кибеткә бару иде…
Беркетмә төзелде, машина штрафстоянкага озатылды. Аның иясенә хәзер 30 мең сум штраф түләүдән тыш, 1,5-2 елга "права"сыннан да колак кагарга туры киләчәк.
-Руль артына утырган әлеге ирнең ваемсызлыгын берни белән дә аңлатып булмый. Әгәр ул авария ясаса, әйтеп бетергесез хәсрәт китереп чыгарыр иде. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Чөнки исерткеч эчемлекләр кулланып һәлакәткә очраучыларның саны дистәләп кенә түгел, йөзәрләп исәпләнә,-ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы.-Гомер бер генә бирелә. Руль артына утырган һәркем юл хәрәкәтендә катнашучы башка автомобильләр, җәяүлеләр хакында да уйласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев