Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исерекләр күбрәк кичен юлга чыга…

Район юлларында ни хәлләр бар? Моны үз күзебез белән күрү өчен без район ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте белән бергә рейдка чыгарга булдык. Алдан килешенгәнчә, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча пропаганда инспекторы Рамил Фәхриев белән аларның эш бинасы янында очраштык. Патруль машинасына утырып кузгалырга торган арада...

Район юлларында ни хәлләр бар? Моны үз күзебез белән күрү өчен без район ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте белән бергә рейдка чыгарга булдык. Алдан килешенгәнчә, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча пропаганда инспекторы Рамил Фәхриев белән аларның эш бинасы янында очраштык.
Патруль машинасына утырып кузгалырга торган арада яныбызга урта яшьләрдәге бер ир-ат килде. 500 сум штрафын вакытында түләргә "оныткан" икән. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны ике ай эчендә түләү таләп ителә. Абзый бу вакыт эчендә моны эшләргә мөмкинлек тапмаган. Ә бит авылыннан, хәтта өеннән чыкмыйча да түләргә дә була иде штрафны. Хәзер менә ерак авылдан җәмәгать судьясына җавап тотарга килгән. Штрафны вакытында түләмәгән өчен 500 сумга өстәп тагын 1000 сумны чыгарып салырга туры киләчәк аңа. Шулай гына котылып калуы яхшы, әле бит 15 тәүлеккә административ кулга алуга яисә 50 сәгать җәмәгать эшләренә хөкем ителергә дә мөмкин иде.
Район үзәгенең Крайнов урамы буйлап барганда юлга аркылы туктаган, авария утлары җем-җем иткән ике машинаны күреп алдык.
-Юл-транспорт вакыйгасына охшаган бу,-ди Рәис Сафин.
Дөрестән дә, "ВАЗ" автомобиле җәяүлегә юл бирергә туктагач, икенче бер машина ашыгып урамга борылып кергәндә аны бәрдереп узган икән. "Ашыккан" машинаның йөртүчесе үзе дә гаебен таный. Ремонтка хәзер кесәсеннән күпме акча чыгарып салырга туры киләчәк аңа. Кирәкле документлар, беркетмәләр тутырылгач, әлеге йөртүчеләр ЮХИДИ бүлекчәсенә юл тотты.
Рәис Сафин шоферлар белән тыныч, ипле сөйләшә, барын да яхшылап аңлата. Тәҗрибәсе зур булуы күренп тора, юл хәрәкәте иминлеге хезмәтендә 20 ел эшли бит инде ул. Хезмәтләре җаваплы да, авыр һәм тынычсыз да ЮХИДИ хезмәткәрләренең. Бәйрәмнәр дә, яллар да юк алар өчен. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә әнә тәүлек әйләнәсе юлларда иминлекне саклаганнар. Шөкер, районда бәйрәмнәр хәвефсез узды, аварияләр булмады.
-Транспорт йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә кагыйдәләрне үтәсәләр, юлда бер-берсенә игътибарлы, ихтирамлы булсалар, безгә дә җиңелерәк булыр иде,-ди Рәис Сафин. -Кагыйдәләрне үтәүнең иң беренче чиратта үзең өчен кирәк булуын һәркем аңласын иде.
-Автоинспектор хезмәтендә иң авыры нәрсә?
-Иң үзәккә үткәне - машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәве,- дип җавап бирә ЮХИДИ начальнигы.
…Вакыт көндезге 12 гә якынлаша. Без Базарлы Матакның Нурлат юлы борылышында торабыз. Менә Рәис Сафин бер "Жигули"ны туктата. Руль артындагы япь-яшь егет хәвефсезлек каешын эләктермәгән булып чыкты.
-Моңарчы бер дә каешны каптырмый йөргәнем юк иде. Бу беренче тапкыр гына, һәм менә килеп тә эләктем,-ди егет.
Нишлисең, закон бар кешегә дә бер. Яшь йөртүче дә юлын кулына мең сумлык штраф кәгазе тотып дәвам итте..
ЮХИДИ инспекторы күрсәтмәсе буенча юл читенә килеп туктаган бу җиңел машинаның йөртүчесе исә яшь кенә ханым икән. Ул 2 яшьлек баласын махсус креслога утыртмыйча гына әнисенә илтергә чыккан. Бу да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу. Әни кеше баласының иминлегенә кул селти дигән сүз. Дөрес, ул:
-Баланың креслосы бар, өйдә онытылып калган,-дип акланырга тырышты, әмма штрафтан котыла алмады. Ә штраф суммасы шактый саллы шул - 3 мең сум.
Без инспекторлар белән постта торган арада әле тагын әллә ничә машина туктатылып тикшерелде. Кагыйдә бозган берничә шоферга штрафлар салынды.
Рәис Сафин әйтүенчә, руль артындагыларның кайчагында ЮХИДИ хезмәткәрләренең машинаны туктатырга дигән таләбенә буйсынмыйча, тизлекне тагын да арттырып качарга маташу очраклары да була икән.
-Шундыйлар белән "куышлы" уйнарга да туры килгәли. Нигездә рульгә исерек килеш утыручылар шулай качарга маташа,-ди районның баш инспекторы.
Салмыш йөртүчеләр хакында сөйләшеп киттек. Узган 2013 елда районда айнык түгел хәлдә рульгә утырган 98 кеше ачыкланган. Алар барысы да ел ярымнан ике елгача "права"ларыннан мәхрүм ителгән.
Үткән елның 1 сентябреннән исерек шоферларга җәза тагын да кырысланды. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү белән беррәттән, алар хәзер 30 мең сум штрафка да тартыла.
Быел да инде район юлларында 2 исерек шофер тоткарланган. Дөрес, без рейдта булганда андыйлар очрамады. Рәис Равилевич әйтүенчә, салмыш йөртүчеләр юлда күбесенчә кичке һәм төнге сәгатьләрдә күренә икән.
-Үткән 2013 елда район юлларында 21 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Аварияләрдә 3 кеше һәлак булды, 25 кеше тән җәрәхәтләре алды,-дип сөйли ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.
Шунысы сөенечле, 2012 ел белән чагыштырганда районда юл һәлакәтләре азайган, аларда зыян күрүчеләр дә кимегән.
Гаишниклар белән берничә сәгать постта торган арада шактый ук өшетә, аякка да нык кына салкын үтә башлады. Ә бит инспекторлар җәйге кызу кояш астында да, яңгырда да, буранда, зыкы салкында да юлларда кизү торып иминлек саклыйлар. Әле аларга тәртип сакчылары гына түгел, психолог та, кайвакыт медик та булырга туры килә.
-Авариягә юлыккан кешеләргә еш кына беренче ярдәмне үзебез күрсәтәбез, аларны стресс халәтеннән чыгару өчен дә төрле чаралар күрәбез,-ди Рәис Сафин. -Гомумән, юлда төрле хәлләр була. Кайчагында рульдәге кешенең хәле авырая, йөрәк өянәге тота. Күп вакыт аларга беренче булып без ярдәмгә киләбез, тизрәк медикларны чакыртабыз я үзебез хастаханәгә илтәбез.
Гаишниклар янәшәсендә аз гына вакыт рейдта булып та юлдагы хәлләргә инде бүтәнчә карый башладым. Безгә, рульгә утырып юлга чыгучыларга, кагыйдәләрне бозуның ахыры бик начар бетү ихтималын гел истә тотарга да соң… Юл инспекторлары белән саубуллашканда алар мине тагын да үзләре белән рейдларга алып чыгарга килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев