Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңгы культуралар чәчү төгәлләнеп килә

Районыбыз игенчеләре 40 мең гектардан артык мәйданда сабан культураларын чәчтеләр. Тагын 9 мең гектарга якын басуда чәчү эшләре башкарасы калды. "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары бөртекле культуралар чәчүне төгәлләделәр. Хәзер биредә көнбагыш һәм терлек азыгы өчен кукуруз, рапс чәчү бара. "Кызыл Шәрык-Агро" басуларында бик куәтле булып күтәрелгән чүп үләннәренә каршы көрәш башланды....


Районыбыз игенчеләре 40 мең гектардан артык мәйданда сабан культураларын чәчтеләр. Тагын 9 мең гектарга якын басуда чәчү эшләре башкарасы калды. "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары бөртекле культуралар чәчүне төгәлләделәр. Хәзер биредә көнбагыш һәм терлек азыгы өчен кукуруз, рапс чәчү бара.

"Кызыл Шәрык-Агро" басуларында бик куәтле булып күтәрелгән чүп үләннәренә каршы көрәш башланды. Кызу көннәрдә кайбер төр корткычлар да активлык күрсәтә. Аларга каршы химик эшкәртү алып барыла.

Кырдагы эшләр печәнгә төшкәнче дәвам итәчәк. Бүген механизаторлар үсентеләр тишелеп чыкканчы һәм тишелгәннән соң тырмалау эшләре белән мәшгульләр. Бер ук вакытта печән хәзерләү техникасын да көйләп куярга кирәк.

Районда фермер хуҗалыклары, Алексеевск агрокөллияте филиалы, "Түбән Кәчи", "Яшь көч" кооперативлары да язгы культураларны чәчеп куйдылар. "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы, мәгълүм булганча, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә. Узган ел аның продукциясенә сорау бик зур булды. Юрий Тяминов быел да 50 гектар мәйданда бәрәңге чәчтергән. Әлеге басу тулысы белән сугаруга җайланган. Бу фермер хуҗалыгы шулай ук кәбестә, кишер, арпа да чәчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев