Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бердәм Россия”леләр сайлауга әзерләнә

фото forums.drom.ru сайтыннан "Бердәм Россия" партиясе район җирле бүлегенең 22нче конференциясендә сайлауларга әзерлек мәсьәләсе каралды. Анда партия җирле бүлегенең барлык 26 башлангыч бүлекчәсеннән вәкилләр катнашты. Конференция делегатлары Татарстан Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларын сайлау компаниясенә әзерлек чорында партия җирле бүлегенең бурычлары хакында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча партиянең җирле сәяси...

фото forums.drom.ru сайтыннан

"Бердәм Россия" партиясе район җирле бүлегенең 22нче конференциясендә сайлауларга әзерлек мәсьәләсе каралды.

Анда партия җирле бүлегенең барлык 26 башлангыч бүлекчәсеннән вәкилләр катнашты. Конференция делегатлары Татарстан Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларын сайлау компаниясенә әзерлек чорында партия җирле бүлегенең бурычлары хакында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча партиянең җирле сәяси советы әгъзасы Александр Никошин чыгыш ясады. Конференциядә шулай ук күп кенә оештыру мәсьәләләре каралды. "Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлегенең 22нче конференциясенә делегатлар итеп партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Салман башлангыч бүлекчәсе секретаре Фәнзилә Шәрәфиева сайландылар.

Конференция эше белән партиянең җирле бүлеге секретаре урынбасары Мария Платонова җитәкчелек итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев