Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика эстафетасы узды (+ФОТО)

Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика эстафетасы узды. Анда мәктәп укучылары, район авыллары, оешма-предприятиеләр вәкилләре - 200 гә якын кеше катнашты. Мәңгелек ут янына җыелган йөгерешчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин сәламләделәр, бәйгедә уңышлар теләделәр. Йөгерешчеләрнең күпчелеге...

Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика эстафетасы узды. Анда мәктәп укучылары, район авыллары, оешма-предприятиеләр вәкилләре - 200 гә якын кеше катнашты.

Мәңгелек ут янына җыелган йөгерешчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин сәламләделәр, бәйгедә уңышлар теләделәр.

Йөгерешчеләрнең күпчелеге укучылар иде. Алар арасында беренчелекне кызлардан Алена Самарина (Борискино) яулады. Валерия Дулатова (Чуаш Борнае) - икенче, Наталья Яковлева (Иске Тахтала) өченче булдылар.

Малайлар арасында Иске Матактан Семен Юмановка тиңнәр табылмады. Югары Колчуринодан Андрей Николаев һәм Борискинодан Виталий Казанов икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында Лилия Гәрәева (район мәдәният йорты) һәм Дмитрий Тулаев (Юхмачы) җиңү яуладылар.

Бәйгенең иң яшь йөгерешчесе дип Югары Колчуринодан беренче сыйныф укучысы Анастасия Краснова танылды. Ә иң олы яшьтәге йөгерешче исеменә Татар Шәпкәсеннән Николай Ефимов лаек булды. 60 яшьтә булуына карамастан, ул яшьләр кебек җитез йөгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев