Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матакта Геройлар паркы төзеләчәк

Республикада үткәрелгән халык социаль проектлары конкурсында безнең район тәкъдим иткән бер проект лауреат исеменә лаек булды. Әлеге проект белән якыннанрак танышыйк әле. Базарлы Матак авылының Яшьләр урамы очында ташландык мәйдан бар. Анда күп еллар чүп-чар өемнәре, чакор-чокырлар гына бар иде. Әле, җитмәсә, җир астына искитмәле зур цистерналар да күмелгән булган....


Республикада үткәрелгән халык социаль проектлары конкурсында безнең район тәкъдим иткән бер проект лауреат исеменә лаек булды. Әлеге проект белән якыннанрак танышыйк әле.

Базарлы Матак авылының Яшьләр урамы очында ташландык мәйдан бар. Анда күп еллар чүп-чар өемнәре, чакор-чокырлар гына бар иде. Әле, җитмәсә, җир астына искитмәле зур цистерналар да күмелгән булган.

Район үзәгендә шундый бушлыкны тоту бер дә килешми, билгеле. Шуңа күрә бу урында ял паркы төзергә кирәк, дигән фикер әйтелә.

Үткән елда инде шактый күләмле эш тә башкарыла: чүп-чарны җыештырып түгәләр, җир астындагы цистерналарны казып алып, чокырларны җир белән тигезлиләр, бушлыкны койма белән ике яктан тотып та алалар. Һәм шушы урында Геройлар паркы төзергә, дигән карар кабул ителә. Безнең район тарихы бик бай бит, әлкилеләр арасында данлы кешеләр, сугыш батырлары, хезмәт уңганнары бик күп. Әлки җире илебезгә 6 Советлар Союзы Героен һәм 5 Социалистик Хезмәт Героен биргән. Соңгы 2-3 дистә елда җәмгыятебездә бик күп нәрсә үзгәрде, совет чоры тарихын бозып аңлатырга, онныттырырга, каралтып күрсәтергә теләүчеләр дә булды. Әмма болганчык су барыбер тонган кебек, хәзер ул заманга акрынлап объектив караш кайта башлады. Шунысы бәхәссез: үткәнебезне дә, герой ватандашларыбызны да онытырга тиеш түгелбез.

Менә лауреат-проект та шундый эчтәлекле, тәрбияви юнәлешле булырга тиеш. Биредә геройлар истәлегенә һәйкәл куелачак. Ул илебез, киләчәгебез хакына фидакарьләрчә сугышкан яисә эшләгән якташларыбыз турында онытылмаслык истәлек булыр дип уйланыла.

Һәм, билгеле инде, парк авылдагылар өчен ял итү, аралашу урынына да әйләнәчәк. Чөнки паркта бик матур агач-куаклар үсеп утырачак, ул чәчәк түтәлләре, ямь-яшел чирәмле газон белән бизәләчәк. Паркта балаларга уен мәйданчыгы, беседкалар, эскәмияләр, җәяүлеләр сукмаклары булдырылачак. Кыскасы, проект бик кызыклы, аны тормышка ашыру өчен 3 миллион сумга якын акча кирәк. Һәм проектның республика бәйгесендә лауреат исеме алуы 580 мең сум тирәсе грант средстволары бирә. Тагын шунысы да бар: конкурста катнашып, грант отканлыктан, бу проектны ел ахырына кадәр тормышка ашырырга да тиеш без. Монда инде авыл халкының да хезмәте, активлыгы сорала.

Проектта булачак парк бик матур. Әгәр ул барлыкка килсә, район үзәгенә тагын бер күркәм бизәк өстәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев